Логотип «Мәйдан» журналы

Чөгендер повидлосы

Бик күптән, сугыштан соңгы ачлык елларында булган иде бу хәл...

Көзге салкын яңгыр сибәләп торган бер көнне әни миңа акча тоттырды.
– Минсәгыйть, улым, кибеткә тоз кайткан икән, бар, алып кайт әле, – диде ул һәм мине кибеткә төшереп җибәрде.
Тоз, шырпы, сабын ише, ул вакыттагы җитешсез тормышка үтә кирәкле әйберләрне без сугыштан соңгы ике-өч елда да күрә алмадык. Ә әлеге елны, ниһаять, бу тауарлар кибеттә дә күренә башлаган иде.
Мин төшкән көнне исә авыл халкын тагын бер яңалык көткән булып чыкты: чөгендер повидлосы кайткан һәм кибетче Әсәдулла абзый килгән бер кешегә мактый-мактый шуны сата. Чөгендерне, шөкер, яхшы белә идем инде мин – аның үзен дә, яфрагын да аз ашамадык. Ә менә нәрсә ул повидло? Минем аның турында ишеткәнем дә юк. Ашый торган нәрсә булуын чамалыйм чамалавын. Чөгендерен ашагач, аның повидлосын да ашый торганнардыр инде...
Яңа әйбер дигәч тә, повидлоны алучы да әлләни күп түгел. Үтә хәерче авыл халкына акча табыштырулары ай-һай җиңел түгел иде ул елларны. Кибет үлчәве янында икеме-өчме хатын таптана. Алар артына мин дә килеп бастым. Юк, чөгендер повидлосы алу өчен түгел. Миңа бит әни акчаны бер кило тоз алырлык кына бирде. Әлбәттә, җае чыкса, мин дә авыз итеп карарга каршы түгел ул повидло дигәннәрен. Тик ничек? Һәм, гомумән, тәмле нәрсәме икән соң әле ул?
Минем шулай уйлаганны күңеле белән сизгән диярсең, алдымда гына басып торган Зәкия абыстай нәкъ шул сорауны бирде кибетчегә:
– Тәмлеме соң ул, Әсәдулла абзый?
Кибетче агач кисмәктән сыеграк умач камырына охшаган көрән төстәге әйберне зур агач калак очына элеп алды да, озын телен чыгарып аның өстенә салды. Аннары авыз эчендә әвәләп, йотып җибәрде.
– Тәмле, бик тәмле, – диде Әсәдулла абзый. Минем шул мизгелдә авыз суларым килде. Ах, кабып җибәрәсе иде шул повидлоны бармак башы чаклы гына булса да...
Чират Зәкия абыстайга җитте. Мин дә аның артыннан үлчәү янына ук шуыштым. Әсәдулла абзый Зәкия абыстай савытына повидло салганда нәкъ мин хыялланган бармак башы чаклы әлеге затлы ризыкның бер кисәге үлчәү артына леп итеп төшеп утырды. Миндә кинәт шул кисәкне алып авызга кабу теләге туды. Тик кибетче күрмәгән, ул бер якка борылган яки иелгән чакта. Сабырсызланып шул мизгелне көтә башладым. Ләкин соңга калдым: Зәкия абыстай сузылды да әлеге кисәкне алып авызына капты һәм: «Тәмле икән», – дип куйды. Үкенечтән минем күзләрдән яшь бәреп чыкты.
Зәкия абыстай повидло алып кибеттән чыгып киткәч, Әсәдулла абзыйга мин дә акчамны суздым.
– Сиңа да чөгендер повидлосымы? – диде ул күзлек астыннан сөзеп карап.
– Э-э, юк... Миңа – тоз! – дидем мин катгый итеп.
Өйгә кайту уңаенда сугышта югалып калган әтинең бертуган сеңлесе Нурания апаларга кердем, чөнки бер-ике көн генә элек аларга күрше авылдан әтинең дә, Нурания апаның да олы туганнары Сәрия абыстайның инде җитеп килә торган, мөлаем йөзле, ягымлы тавышлы кызы Айсөя апа килгән иде. Ул шулай һәр елны көзге яки кышкы айларда безнең авылга утырмага килә һәм чиратлап якын туганнарында кич утырып, кунып китә торган иде. Ниндидер бер сөйкемле сөяге бар сыман иде минем ике туганнан туганым Айсөя апаның һәм без аны барыбыз да ярата идек. Әни миңа: «Апаң кайчан безгә кунарга килер икән, белешеп чык әле», – дигән иде.
Өйдә Нурания, Айсөя апалар һәм Нурания апаның бердәнбер алты-җиде яшьлек кызы Гөлфия төче коймак белән бик тәмләп чәй эчеп утыралар иде. Керү белән мин аларга кибеттәге яңалыкны – анда чөгендер повидлосы сатуларын хәбәр иттем. Бу хәбәр аларга бик ошады, җанланып киттеләр.
– Ә-ә, алай булса, энем, бар әле, безгә дә алып кайт әле ул повидлоны, – диде Нурания апа һәм, түр башындагы бизәкләп ясалган сандыктан ярты кило повидло алырлык акча чыгарып, миңа сузды. Мин кабат кибеткә, бу юлы инде чаба-чаба төшеп киттем. Миндә бу яңа ризыкны татып кына түгел, хәтта ашап та карау өмете туды. Яраткан Нурания апам аяк ялына миңа да ашатмый калмас...
Повидлоны үлчәтеп, йөгерә-йөгерә тыным кысылып һәм еш-еш сулап, өч минуттан Нурания апаларга кайтып та җиттем. Әлбәттә, кайткан чакта яңа, сыналмаган ризыкны авыз итеп карарга да була иде миңа. Ләкин әни безне кеше әйберенә тимәскә, сорамыйча алмаска өйрәтеп үстерде. Ул һәрвакыт миңа да, миннән кечерәк балаларына да: «Урлашу, алдашу – зур гөнаһ, андый эшне кылган кеше намусын, вөҗданын югалта. Теге дөньяда да аның урыны тәмугта», – дия килде, һәм без кеше әйберенә тимичә, алдашмыйча-урлашмыйча үстек. Шулай булгач,мин кулымдагы савытка салган чөгендер повидлосына да тия алмадым, әлбәттә, намусым кушмады.
– Булды, апа, – дидем мин апаларымның гозерләрен шулай тиз үти алганыма үзем дә сөенеп.
Нурания белән Айсөя апалар повидлоны аш-су хәзерли торган якка, почмакка алып кереп киттеләр һәм шунда ыгы-зыгы килә башладылар. Шулчак мин табак-савыт шылтыравы арасында кечкенәдән яратып үскән апаларымның үзара шыпырт кына сөйләшкәннәрен ишетеп алдым. Юк, шыпырт дигәч тә, бик үк шыпырт та түгел, һәрхәлдә, мин бик яхшы ишетеп тордым.
– Күп салма, күп салма, зур авызы белән барысын да ашап бетерер, – ди Нурания апа.
– Анысын булдырыр. Авызы иске иләк хәтле, – диде Айсөя апа һәм, үзенең уңышлы чагыштыру табуыннан канәгатьләнеп, кеткелдәп көлеп җибәрде...
– Шалпа авыз... – диде дә, Нурания апа да рәхәтләнеп көлә башлады.
Әйтерсең лә, минем башка авыр таяк белән китереп суктылар. Тәнем эсселе-суыклы булып китте, башыма кан саугандай итте, аркам чымырдап куйды. Әллә нинди халәттә идем мин. Ачуым килдеме шунда. Юк, ачуым түгел, ә әле мин ул вакытта нәрсә икәнен аңлап та бетерә алмаган көчле бер хис – кимсенү, гарьләнү хисе ташып чыкты минем күңелдә.
Һәм нәрсә бу? Нишләп әлегә кадәр туганнар арасында иң якын күргән апаларым минем турыда шундый мыскыллы сүзләр әйттеләр? Минем бит аларга беркайчан да начарлык эшләгәнем юк. Аны мин әле эшли дә алмыйм, эшләргә дә җыенмыйм. Мин бит аларны бик яратам. Мин яратам, ә алар мине... Акрын гына ишекне ачтым да, аны шап итеп ябып, чыгып киттем. Арттан: «Кая барасың инде, энем, повидло ашап кит», – дип кычкырып калучы булмады. Гомердә булмаганча хәтерем калып, рәнҗеп, эт типкесендә сөйрәлеп кайтып киттем мин...
Сөмсерем коелып кайтуымны әни дә бик тиз сизде.
– Нәрсә булды? Айсөя апаң безгә киләме? – дип сорады ул сабырсызланып.
– Юк, – дидем мин кырт кисеп. Һәм кызып киттем. – Миңа аны чакырып кайтырга вакыт тимәде. Аннан соң... Ничә тиенемә кирәк соң әле ул безгә?
Мин үкереп елап җибәрдем һәм әнигә ничек һәм нәрсә булганны энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирдем. Әни бик пошаманга калып тыңлап утырганнан соң:
– Башыңны имә, улым! Үскән саен, мондый күңелсез хәлләргә тарымый булмассың, күнегерсең тормыштагы әшәкелекләргә. Мин андый хәлләрне аз күрмәдем. Тик син аңа карап күңелеңне төшермә, кешелегеңне югалтма! Й, тынычлан, – диде. Башкача сөйләп, аңлатып тормады.
II
Шушы вакыйгадан соң мин Нурания апаларга башка төшми, үткән-сүткәндә дә аларга керми башладым. Айсөя апаны да ул елны да, аннан соң да без үзебезгә утырмага чакырып маташмадык – мин каршы килдем. Дөресен генә әйткәндә, икейөзле апаларымны минем күрәсем дә килми башлады.
Барлык туганнар арасында дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы чиксез авырлыкларны иң кыен кичергәне безнең гаилә булгандыр. Әти сугышка китеп озак та үтмәде, хәбәрсез югалды. Фәкать гадел көче белән генә көн күргән, башкача булдыра алмаган кечкенә гәүдәле, әмма тырыш һәм уңган әнигә без-берсеннән икенчесе бәләкәй дүрт бала. Ач тордык, ялангач булдык. Ләкин бездән күпкә нык тормышлы туганнар безгә ярдәм кулы сузмадылар. Югыйсә, сугыш алдыннан, әле әти өйдә вакытта, алар парлап та, аерым-аерым да безгә еш киләләр, сый-хөрмәткә, якты йөзгә, тәмле сүзгә тиенеп китәләр иде. Нурания апаның да кыз чагында безгә килеп, аулак өйләр оештырып, кунып-төнеп ятканын еш хәтерлим. Тик әти китеп югалгач, тормышлар авырайгач, якын туганнарның безгә юллары төшми башлады, эзләре суынды. Кая инде ул булышу? Якын да итмәделәр...
Авыр, чиктән тыш авыр булды безгә. Ләкин капчык асып хәер сорашырга чыгып китмәдек. Ә бит авылыбызда андыйлар да күп булды. Безнең хәлебез дә аларныкыннан яхшырак булмагандыр. Тик безнең канда кайсыдыр бер ерак бабаларыбыз рухы – горурлык хисе, бирешмәүчәнлек, баш имәүчәнлек калган бугай. Йортым читән булса да, затым бүтән...
Туганнарыбызның безгә карата бик үк туганнарча булмаган мөнәсәбәтенең сәбәбен озак еллардан соң гына белдем. Юк кына, бөтенләй мәгънәсез вак сәбәп булган икән моңа.
Безнең әни, унике яшьтән атасыз-анасыз калып, ирдән ялгыз калган җиңгәсе канаты астында үскән. Белмим, нәрсә белән җәлеп иткәндер бу ятимә кыз, ләкин егет чагында әтиебезнең мәхәббәте аңа төшкән. Үз тырышлыклары белән көн күреп, хәлле тормыш белән яшәүче   кешеләр булганнар әтиләр. Әмма әтинең өйләнер алдыннан сайлап алганын хупламаганнар гаиләдә: ятимә, ярлы, бирнәсез... Бигрәк тә кайнанасы Бибигашүрә карчык каршы булган бу никахка. «Йортымда эзе дә булмасын ул йолкышның», – дигән ул улына. Ләкин үз сүзендә нык торучы әтинең теләгенә беркем дә каршы килә алмаган.
Бибигашүрә әбинең ятимә киленен яратмавы бәлки аз гына булса да әнидән дә булгандыр. Гаеп атта да, тәртәдә дә була, диләр бит. Чая, үткен телле, шул ук вакытта гадел, булдыклы, уңганлыгы белән аерылып торган, үзенә нык ышанган килен үзен теләсә кемнән кимсетергә бирмәгән, каршы әйткән. Ә каршы әйтүне кем яратсын?
Әллә әнә шуңамы, безгә – оныкларына да җылысын бирмичә, ярату-сөю хисен калдырмыйча китте Бибигашүрә әби бу фани дөньядан. Ә аның әниебезгә булган кире мөнәсәбәте исә үзенең кызларында мирас булып калды. Алар да, әнинең килендәше дә, барысы да берьяклы булып, килеп-килеп нигәдер битәрләделәр, орыштылар, өйрәттеләр әнине, тик хәленә генә керергә теләмәделәр. Югыйсә, әнинең алар каршында мыскал да гаебе юк иде бит.
Сөйкемсез киленнең балалары да, күрәмсең, сөйкемсез булды алар өчен...
III
Бик-бик еракта калган моңсу балачак елларыннан соң күп сулар акты. Кырыс тормыш мине алга олы максат куеп яшәргә өйрәтте. Белем алып, акрынлап баш калкыттым. Әгәр кайсыдыр бер вакытта нәрсәдер килеп чыкмый башласа, мин кабат кемнәрнеңдер мине кимсетүләрен, тормышның миңа күрсәткән ачы сабакларын, җәбер-золымнарын искә төшерә һәм үз-үземне боргычлый, чыбыркылый башлый идем: «Башыңны имә, бирешмә, тырыш, алга үрмәлә!». Әнә шулай кеше иттем мин үземне.
Ә теге чакта мине рәнҗеткән апаларымның тормыш күкләре, кызганычка каршы, бик үк аяз булмады. Башта Нурания апаның гүзәл кызы Гөлфия бөтенләй яшь килеш үпкә чире белән вафат булды, аннан соң Нурания апа үзе тау төшкәндә йөк төягән арба астында калып гарипләнде, тәмам кәкрәеп калды. Моның артыннан ук бер күзе шешеп чыкты, сукырайды. Айсөя апа да ниндидер терелмәс чиргә тарыды, гомер буе шуның белән газапланды. Әллә инде аларга минем рәнҗешем төштеме? Белмим. Мин үзем андый хәлнең булуына бик үк ышанып та бетмим. Әмма... Ниндидер бер илаһи көч бар диләр бит.
Инде чөгендер повидлосына килгәндә, мин аның тәме нинди булуын бүгенгә чаклы белми яшим. Насыйп булмады миңа аны татып карарга...

Комментарийлар