Логотип «Мәйдан» журналы

Чкмерули - грузинча тавык кыздыру рецепты

Чкмерули - грузин халык ризыгы. Сарымсаклы-сөтле соуста кыздырылган тавык авызда эри торган була. Бу ризыкны кайнар һәм салкын килеш тә ашарга мөмкин.Ингредиентлар: тавык, 6 тырнак сарымсак, кинза яфр...

Чкмерули - грузин халык ризыгы. Сарымсаклы-сөтле соуста кыздырылган тавык авызда эри торган була. Бу ризыкны кайнар һәм салкын килеш тә ашарга мөмкин.



Ингредиентлар: тавык, 6 тырнак сарымсак, кинза яфраклары, петрушка, 500 мл сөт өсте, хмели-сунели тәмләткече, 200 мл су, тоз, борыч, 1 аш кашыгы үсемлек мае.
Тавыкның тиресен, майларын  алырга, 4 кисәккә бүләргә. Тавык ите кисәкләренә тоз һәм борыч сибәргә, үсемлек мае белән майларга.
Соус әзерлибез. Сарымсакны һәм яшеллекне турарга. Барысын бер савытка салып, өстенә сөт өсте, бераз су, тәмләткечләр, тоз-борыч салып болгатырга.
Тавык кисәкләрен кызган табага салырга. Ярымәзер булганчы кыздырырга. Өстенә соус салырга. 20-25 минутка 180 градуска кадәр кызган духовкага куярга

Автор: Дамира МАКСУТОВА

Фото: Дамира Максутова

https://intertat.tatar/ash-su/chkmeruli-/

Комментарийлар