Логотип «Мәйдан» журналы

Чияне үз сутында әзерлибез

Кышын ул чәй янына да, пирог эчлеге, десертлар өчен дә бик шәп булачак.Беренче ысул.Чияне юып, суын саркытып, төшен алабыз. Стерильләштерелгән 0,7 литрлы банканың яртысына кадәр чия салгач, 1 аш кашыг...

Кышын ул чәй янына да, пирог эчлеге, десертлар өчен дә бик шәп булачак.chiya-uz-sutynda
Беренче ысул.
Чияне юып, суын саркытып, төшен алабыз. Стерильләштерелгән 0,7 литрлы банканың яртысына кадәр чия салгач, 1 аш кашыгы шикәр комы сибәбез. Тыгызлап, измичә генә тутырып бетергәндә өстенә янә бер кашык шикәр һәм сутын салабыз.
Капкачларын җиңелчә каплап, банкаларны сулы кәстрүлгә утыртабыз, утка куябыз. Кәстрүл төбенә чүпрәк җәяргә онытмыйбыз. Су кайнап чыкканнан соң, 15 минут стерильләштерәбез һәм, банкаларны алып, капкачын каплап куябыз. Болай эшләгәндә чия бераз "утыра", шуңа да бер банкадагысын башкаларына өстәп чыгарга исәп тотыгыз.
Икенче, күпкә җиңелрәк ысул.
1 килограмм чиягә 300 грамм шикәр алына. Төшләре алынган чияне шикәр белән бутап, берничә сәгатькә калдырырга. Аннары утка куеп, кайнатып чыгарырга һәм стериль банкаларга салырга. Капкачын каплап, бер тәүлеккә төреп куярга.

Фото: patee.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Chiyane-z-sutinda-zerlibez-400008/

Комментарийлар