Логотип «Мәйдан» журналы

Чияле суфле

ltvСургут шәһәреннән Гөлчәчәк ФӘТХУЛОВА үзе сынаган рецептын тәкъдим итә. Кирәк:- 3 йомырка агы;- 20 гр желатин өчен 100 мл су (бүлмә температурасында);- 70-100 гр куертылган сөт (сгущёнка);- 80 гр ат...

ltvСургут шәһәреннән Гөлчәчәк ФӘТХУЛОВА үзе сынаган рецептын тәкъдим итә.
desert
Кирәк:
- 3 йомырка агы;
- 20 гр желатин өчен 100 мл су (бүлмә температурасында);
- 70-100 гр куертылган сөт (сгущёнка);
- 80 гр атланмай;
- 50 гр шикәр комы;
- бер йогурт (“питьевой” түгел);
- бизәү өчен чия, шикәр оны.
Эш барышы:
Башта желатинны бүлмә температурасындагы су белән җебетәбез. Ул желе сыман булып күпергәч, болгатып алабыз. Моның өчен 25 минут чамасы вакыт кирәк була. Аннан соң парга куеп 2 аш кашыгы шикәр комы салабыз һәм катнашманы яхшылап болгатабыз. Эреп беткәч, алып, суытырга куябыз.
Желатин суынган арада, 3 йомырка агын шикәр комы кушып яхшылап күпертәбез. Шуңа куертылган сөт (сгущенка), йомшартылган атланмай, шикәр комы, бер йогурт салып, бер масса хасил булганчы миксер белән болгатабыз. Иң соңыннан суынган желатинны кушабыз һәм болгатуны дәвам итәбез. Силикон савытларга салып чыгып, 2 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. Өстенә чия, шикәр оны сибеп, йә булмаса башка сироп салып табынга бирәбез. Тәмле булсын!
 
 
http://akcharlak.com/article/chiyale-sufle-desert/

Комментарийлар