Логотип «Мәйдан» журналы

Чия белән эремчекле ролл рецепты

«Едим дома» тапшыруын алып баручы Юлия Высоцкая чия белән эремчекне беленгә төреп ролл ясарга өйрәтте. Бу турыда телепрограмма сайтына сылтама белән «Интертат»та чыкты.Башта белен пешерегез. Камыр: 1...

«Едим дома» тапшыруын алып баручы Юлия Высоцкая чия белән эремчекне беленгә төреп ролл ясарга өйрәтте. Бу турыда телепрограмма сайтына сылтама белән «Интертат»та чыкты.eremchekle-roll
Башта белен пешерегез. Камыр: 1 йомырка, 2 аш кашыгы шикәр комын миксер белән болгатыгыз. 100 г он, 2 аш кашыгы какао, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, стакан ярым үсемлек мае һәм 250 мл су салыгыз. Шушы массаны бердәй куелыкта булганчы болгатыгыз.
Эчлек: 9 процентлы 300 г эремчек алыгыз, шуңа бер лимонның кабыгын к4ырып салыгыз (цедра). Ярты чәй кашыгы ванильле экстракт, 3 аш кашыгы шикәр оны, төшләре алынган 100 г чия кушыгыз. Шушы массасын болгатыгыз.
Коймак пешерегез дә эчлекне коймак уртасына салыгыз. Рулетлар ясап төрегез һәм бер-ике сәгатькә салкын урынга куеп торыгыз. Аннар өлешләп кисегез һәм эретелгән шоколад белән бизәгез.
 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар