Логотип «Мәйдан» журналы

Бәйсез моң

Чистарынып бушанырга телим –Күңелемдә кенә калмасын....Таш келәткә ябып куйды язмышХөрлек сөйгән дала баласын.Яхшылыкка өмет-орлык салдыТар ярыктан кергән яктылык.Диварларны ватып кырга чыктымКиңлек с...

Чистарынып бушанырга телим –
Күңелемдә кенә калмасын.
...Таш келәткә ябып куйды язмыш
Хөрлек сөйгән дала баласын.
Яхшылыкка өмет-орлык салды
Тар ярыктан кергән яктылык.
Диварларны ватып кырга чыктым
Киңлек сулышына тартылып.
Чык чыңлавын таңда ишетерлек,
Һәм... күрерлек минем талантым.
...Бал кортлары кунсын, чәчәкләргә
Җанны сыгып, татлы бал яктым!
Гомрем буе бәйсез моңга ия
Матурлыкны шашып яраттым!
Тик... кызганыч шушы яратуның
Көлен генә җилдә тараттым.
Рәнҗемәче миңа, талантым...
 

Айрат СУФИЯНОВ


Фото: vk.com


«Мәйдан» №11, 2020 ел

Комментарийлар