Автобуска билетсыз утырдым. Була инде андый хәлләр.

36764

Шофер үземне бик ачык чырай белән каршы алды, кесәсеннән тәгәрмәч билет чыгарды да, юан бармаклары белән саный-саный, миңа дилбегә буе билет сузды:
— Мә, чатка хәтле диярсең.
Дурак түгел, аңладым. Тикшерүчеләргә шулай әйтергә тиеш инде, значит. Акчаны югыйсә шәһәргә кадәр түләдем.
Ярый, барабыз шулай. Теге билетлар учка да, кесәгә дә сыешлы түгел. Тотынып бара торган аркылы тимергә элеп куйдым үзләрен.
Бераз баргач, туктадык. Тикшерүче керде. Күзләре, ауга чыккан этнеке сыман, ялтырый. Автобус тулы «куян» диярсең. Чират миңа җитте.
— Әнә, мәйтәм, минекеләр. Пажалыста.
Кулына алды чыбыркы буе билетны. И саный, и саный. Үз башы гына җитмәде, шофердан сорый:
— Әй, карале, синең бу биш тиенлек билетларың хәзер ничә тиенлек соң?
— Ничә булсын инде. 50 тиенлек, — ди шофер, бу якка борылып карамыйча.
Тикшерүче, тагын саный-саный, миннән сорый:
— Кая хәтле барасың?
— Чатка хәтле.
— Кайсы чатка?
— Нигә, — мәйтәм, — чатлар шулхәтле күпмени сездә?
Кипкән балык шикелле бетешкән, ябык хатынның стакан төбе хәтле генә кечкенә чыраенда аптырау галәмәте чагылды. Үзе дә белми бит ничә чат бар икәнен.
— Чатлар күп, кайсында төшәсең? — ди бу.
Мин дә махы бирмим:
— Кайсына хәтле түләгән, шунда төшәрмен.
— Ә кайсына хәтле түләгән соң?
— Кайсына кирәк, шунысына хәтле. Бичара, тырыша-тырыша, тагын бер кат билетларны санап чыкты, биш тиенне иллегә әйләндерде, тапкырлады, бүлде, тәмам гаҗиз булды. Маңгаена тирләр бәреп чыкты мескеннең.
— Синең билетың бернинди чатка да туры килми. Унбиш чакрым баргач, төшеп калырсың… — диде.
— Ярар, — дидем.
Хохол әйтмешли: «А ту как же? Юл уртасында басып калыр өчен утырдым штули».
Киттек дәлше. Шофер мине янына чакырып алды да:
— Шәһәргә җитәрәк тагын бер тикшерү була, Драхманкол авылында утырдым, диярсең.
Ярар, мәйтәм, син дигәнчә булыр. Юл буе шул авыл исемен кабатлап бардым.

Юлда кайсы төште, кайсы менде. Шоферның сүзе рас булды. Туктаттылар. Тикшерүчеләр килеп керде. Күзләре ауга чыккан бүренеке кебек ялтырый, «куян» эзлиләр. Берсе шофер кырында калды, икенчесе тикшерә. Бусы бик ушлы булып чыкты. Биш тиенлек билетларның ничә тиенлек икәнен сорашып маташмады. Бик белдекле кыяфәттә күз йөртеп чыкты да:
— Кайда утырдыгыз? — диде. Отличник кебек кычкырып җавап бирдем:
— Драхманколда утырдым, — мәйтәм. Шуның белән вәссәлам, бетте-китте буласы иде. Юк бит, бер имгәге табылды:
— Юк, — ди. — Алдый ул. Драхманколда ул түгел, мин утырдым, — ди.
Кәҗә бәтиенеке кебек черелдек тавыш. Борылып карадым мин моңа, утыргыч артыннан пеләш башы белән ике күз ялтырый. Нәфрәтле карашын миңа төбәгән. Психбулнистан качкан диярсең. Мондыйлар белән сак булырга кирәк.
— Әйе, — дим тыныч кына. — Драхманколда без синең белән икәү утырдык бит инде. Мин әле сиңа керергә дә булыштым. Автобус баскычына буең җитмәде бит, — дим.
— Алдашма, брат, алдашма! Драхманколда синең кебек биссувисныйлар юк. Безнең халык чисный, — ди бу, пеләш башын утыргыч артыннан тагын да калкыта төшереп.
— Ярар инде, — мәйтәм, — абзый, синең ни эшең бар миндә? Драхманколда утыргач, нәрсә дим соң инде тагын. Тикшерүче иптәшләрне тоткарламыйк.
— Юу-ук инде. Син минем сүзне аста калдырма, брат. Драхманколда икәнсең, әйтеп бир алайса, кибеттә кем эшли? Кем аракы сата?
— Мәрьям, — дим.
Соң тагы, кем — нәрсә диим. Башыма нинди исем килде, шуны әйттем инде.
— Ха-ха-ха! Тотылдыңмы, брат? Түгел шул менә. Драхманкол кешесе түгел син. Спурлашма да.
— Соң, мин кунакка кайттым бит… Шул арада ничек белеп өлгерим, — дигән булдым.
Эчтә җеннәр котыра, сикереп торып берне ямыйсы иде. Тикшерүче дә эч пошырып басып тора шунда. Башка эш беткәнмени?! Пеләш баш урыныннан ук кузгалды, каршыма килеп басты:
— Шулаймыни? Син безнең авыл кунагымыни? — Кызганнан-кыза бара бу. Кечкенә күзләре машина фарасы кебек яна, ут чәчә, малай.
— Габдуллаларга килгән идем, — дим. һәр авылда Габдулла исемле кеше бар, бездә алар җидәү, кушаматлары белән генә аералар үзләрен. Драхманколда да бер булса да Габдулла исемле кеше булмый калмас. Ну, ялгышканмын.
— Никакуй Габдулла исемле кеше юк бездә, брат. Алдашма. Син Драхманколда утрымадың и всю! Чисный булырга кирәк! Йөзек кашы кебек асыл, чибәр кызны алдап торасың тагын. Аларның эшләре болай да авыр, нервынный. Сакларга кирәк кыз-хатынны.
Илле-илле биш яшьләрендәге «асыл чибәр кызның» йөзләре балкып китте чистый. Билет тикшерүчене әйтәм, авызы ерылды. Ямьсез булса да, йомшак күңелле икән үзе:
— И, ярар инде. Настроениегызны бозмыйм. Хәерле юл сезгә, — дип елмайды да чыгып китте. Бүтән тикшереп тә тормады, рәхмәт яугыры.
Шәһәргә килеп җиткәч, теге пеләш башлы лилипутны якасыннан алдым:
— Ну, мәйтәм, көзге черки, канымны суырдың бүген! Сиңа какуе дело? Драхманколда утырдыммы мин, башка җирдәме. Телеңне тешләп торсаң ни була?
— Теш юк шул, брат. Бик тешләр идем дә, — ди бу. — Дурак син, бигрәк наивный бәндә икәнсең. Минем дә ул Драхманколга аяк та басканым юк, — ди.
Шаккаттым, валлаһи!
— Соң алайса ник баш катырдың?
— Билетым юк иде минем. Гел шулай ыгы-зыгы куптарам да тикшерүдән котылып калам. Гомеремдә түләп йөргәнем юк. Җаен белсәң, акчасыз да яшәп була дөньяда!
Пеләш баш тешсез авызын ерып китеп барды. Ә мин дилбегә буе билетымны ачу белән җиргә бәрдем. Минем аркада ике кеше акча эшләде үзенә. И ту файда. Димәк, минем кебек ачык авызлар да кирәк бу дөньяга.

 

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА.
«Мәйдан» журналы архивыннан.

Комментарий язарга