Логотип «Мәйдан» журналы

Чишмә

Юл буенда чишмә бәреп чыкты,Каты токымнарны аралап.Ташлар арасыннан чылтыр-чылтырЮллар сала үзе чамалап.Карап торам, чишмә бик кечкенә,Ләкин суы бетми һич кенә.Көмеш суын алып учларыңа,Рәхәтләнеп эч т...

Юл буенда чишмә бәреп чыкты,
Каты токымнарны аралап.
Ташлар арасыннан чылтыр-чылтыр
Юллар сала үзе чамалап.
Карап торам, чишмә бик кечкенә,
Ләкин суы бетми һич кенә.
Көмеш суын алып учларыңа,
Рәхәтләнеп эч тә эч кенә.
Тик кешеләр һаман игътибарсыз
Чишмә җыры-нурлы сүзенә.
Ком салалар аны туктатырга,
Таш салалар зәңгәр күзенә.
Ә ул янә үзенекен итә,
Тишеп чыга асфальт, ташларны.
Боргаланып озын юллар үтә,
Барган юлы берәр туктармы!
Менә елга. Чишмә шунда төшә,
Әнисенә килгән баладай.
Елга ала аны кочагына,
Кечкенәсен сөйгән анадай.
2003 ел
 

Әгъдәл НИЗАЕВ


Фотосурәттә: авторның оныгы, аның истәлеген һәм иҗади мирасын пропагандалаучы егет, "Чакмагыш чаткылары" район әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Юлай Низаев. Башкортостан.

Комментарийлар