Юл тасмасы машинаны суырыпмы суыра. Электр баганалары, юл буе каеннары, шайтан таяклары – барысы да ялт та йолт артта кала.

 

Офыктагы таулар исә, киресенчә, машинага ияреп алга йөзәләр шикелле. Әйтерсең, машина Җир шарын ертып бара. Алай гына да түгел. Алып көченә ия булгандай, җирнең ике яртысын ике якка әйләндерә иде.
Рульдәге карт, башын артка таба боруга охшаш бер хәрәкәт ясаса да, юлны күз уңаеннан ычкындырмыйча:
– Кайлардан кайтып килүең, моряк? Ниләр күрдең? – дип сорады.
– Ниләр күрмәдең дисәң генә инде, бабай, – диде егет, янында утырып килүче кызның бөтен игътибары үзенә юнәлүен тоеп, картка түгел, кызга җавап биргән шикелле. – Җир шарының полюсларында гына эзләрем калмады.
– Шунда берәр яхшырак урын булмадымыни? Авылыңны шәһәр басып китте. Монда нәрсәгә таянып яшәрсең?
– Ә андагы җилбәзәк пальмаларга, иләмсез кактусларга таянып яшәп буламы? Фронтовик әтием белән сөйләшеп утырган эскәмияне оныттырырлык бернәрсә дә очратмадым мин анда. Суларында балык тоткан елгамны, төшләремә кереп аптыраткан авылым чишмәсен кая куяр идем?
Егетне сынар өчен генә әйтелгән сүзләренә шундый җавап ишетеп, карт куанып куйды. Көзгесенә күз ташлады. Карашы пассажир кызның очкындай кабынып киткән күзләре белән очрашты. Егет турындагы фикерләре туры килде бугай, икесенең дә йөзендә елмаю чагылып узды.
Озак кына тын бардылар. Калган вакыт инде шулай эндәшми генә үтәр кебек тоела башлады. Ләкин көтмәгәндә кыз:
– Бабай, әнә тегендә уң якка юл кереп китә бит, шунда туктатыгыз яме, миңа төшәргә, – диде.
«Шулай тиз?» Егетнең аяк астында палуба авыша башлагандай тоелды.
Кыз машинадан чыгу белән, җил аның чәчләрен тузгытып җибәрде. Үзенә дә аңлашылмаган хәлсезлек белән егет кыз артыннан күзәтте. Машина, нигәдер, кузгалып китәргә ашыкмады.
– Йә, океаннарны буйсындырган егет?.. – диде карт.
– Нәрсә, бабай? Ни димәкче буласыз? – диде, уйлары эченнән бер генә мизгелгә башын калкытып.
– Аңламаганга сабышасыңмы? Аңламаучыга мин тел әрәм итеп әйтеп тә тормас идем.
– Кузгалдыкмы? – диде егет, кыз агачлык эченә кереп югалгач.
– Әй егет, еге-е-ет! Мин синең урында булсаммы?..
Карт, җебегән икәнсең, дигән бер кыяфәт белән кулын селтәде дә газга басты.
Кызның ераклаша баручы сыны егетнең күз алдыннан китмәде. Аның чәч исе машина эчендә калган кебек иде. Егет, тау башындагы телебашняны карап калу сылтавыннан, кыз утырган урынга күчте. Әйтерсең, шундук кызга кагылды: ул калдырган җылыны тойгандай булды.
Озак та үтми алда таныш калкулык күренде. Соңгы калкулык… Егет, авылы бетеп бару турындагы сүзләрне ишетүгә дә карамастан, аны элек булганча күз алдына китереп, очрашу мизгелен көтә иде. Менә машина калкулыкка да күтәрелде…
Егет таң калды. Ярты авыл, сыер ялап алганмыни, юк иде. Тирә-як урманнар, алан һәм кырлар, әйтерсең, бомба һөҗүменә тотылган. Балчык өемнәре, тирән-тирән чокырлар, төбе-тамыры белән актарып ыргытылган агачлар… Мәсхәрәләнеп ташланган кызны хәтерләтә иде туган ягы.
Кайда аның өч колач җитмәслек балачак өянкесе? Ботагына атынгыч эленгән иде, кәүсәсендә зур куыш иде. Уйнаганда яңгыр башланса, шул куыш эченә кереп посалар иде. Ә печәнлек? Аның янындагы шомырт куагы кайда? Шомырты нинди сусыл, тәмле иде бит аның. Бервакыт шул куак өстендә шомырт ашап утыралар. Ул:
– «Шомырт кап-кара» урысча ничек була икән? – дип сорады.
– Черемуха чёп-чёрная, – диде абыйсы. Шунда апасы, авызы тулы шомырт көе көлеп, тешен сындырган иде.
Беренче тапкыр кыз белән үбешү ләззәтен дә шул куак төбендә татыган иде ул… Боларның барысы да, димәк, тапталган, изелгән?
Юк! Бу аның күзенә генә күренәдер. Мираждыр бу, кино гынадыр. Кино хәзер бетәр, авылы элекке хәленә кайтыр.
– Ә чишмә? Шомырт төбендә бит чишмә иде!
Бу сүзләр инде, аның эченә генә сыеп калмыйча, карт ишетерлек итеп әйтелде.
– Ә? – диде карт. Ишетмәдеме, үз уйлары уй идеме.

Кадыйр күзләрен ачты. Озак кына кайда икәнен аңламый ятты. Ләкин аңа рәхәт иде. Пәрдә челтәре артыннан оялып кына кояш карый. Ачык тәрәзә аша тавыклар кыткылдавы ишетелә. Әнә, әтәч тә үзенең дөньяда барлыгын, алай гына түгел, монда ул хуҗа икәнен белдереп, карлыккан тамагын ертып алды.
«Тип-тип-тип…» Әни. Ул инде күптән аяк өстендә, билгеле. Мин аның ятып торганын берәр күргәнем булдымы икән, хәтерләмим.
Капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Әнисе кемгәдер:
– Йоклый әле, арып кайткан, – диде.
– Нинди йокы ди инде бу вакытта? Аның кайтканын ишетеп, мин төнге сменадан туры монда килдем. Йоклый ул…
Дусты Вәкил иде бу. Кадыйр, мизгел эчендә сикереп тә торды, трусик-майкадан гына тупсага чыгып та басты.
– О-о!.. Чыннан да диңгез бүресе булып кайткан бу…
– Сәлам, – дип, дустын кочаклап алды Кадыйр.
– Әйдәгез, өстәл артында сөйләшерсез, чәй әзер, – диде әнисе.
Кадыйр кулъюгыч янына килде. Суны битенә бәрә-бәрә:
– Эх, җирдә нык басып торуның, менә шулай үз ишегалдыңда үрдәк кебек чупылдап бит юуның кадерен белмисез сез, – диде.
– Нишләп белмәсен. Белмәсәк, авылда яшәмәс идек, – дип каршы төште дусты.
– Нигә син алайса авылны җимерүчеләр рәтендә соң?
– Нишлисең бит, яшәргә кирәк, ә авылда эш юк.
Чәй эчәргә утырдылар. Кадыйр, чынаягыннан бер йотым капты да:
– Әни, кичә үк шикле тоелган иде. Чишмә суы түгел бит бу, – диде.
– Чишмә юк бит инде, улым.
– Ничек юк?
– Шулай, юк. Асфальт юл астында калган.
– Колакларыма ышанмыйм! Һәм сез шуңа тыныч кына риза булып ятасызмы? – Кадыйрның миенә кан йөгерде. Дустына таба борылып: – Син нәрсә карадың? – диде.
– Нигә миңа бәйләнәсең әле? Син кайда булдың?
– Мин илне сакладым. Ә син шул илнең бәләкәй генә бер чишмәсен дә саклап кала алмагансың.
– Бөтен хөкүмәт машинасына бер мин каршы тора аламмы?
– Шуңа күрә дә бу хәлгә төшкәнбез инде. Америкада, әнә, бер фермерның җире аша юл үтәргә тиеш булган. Ә фермер бирми җирен. Нинди генә акча белән кызыктырмасыннар, урыныннан кузгалмый. Нәтиҗәдә проектны үзгәртеп, тау аша туннель тишәргә туры килә. Менә сиңа бер кеше!
Аның соңгы сүзләрен көчәнеп-көчәнеп җир этүче бульдозер тавышы күмеп китте. Кайдадыр дыңкы-дыңкы субай кага башладылар.

Кечкенә генә обелиск янында озак торды егет. Әтисе чишмәнең күмелүенә юл куймас иде, юк. Немец танкына берүзе каршы чыкканны…
Хәтерендә, үз янына эскәмиягә чакырып алыр иде дә, күктәге иң якты йолдызга күрсәтеп: «Беләсеңме, улым, – дияр иде, – галимнәр әйтә, әнә шул йолдызда да кешеләр бар икән», – ди. Шуннан икесе дә дәшми генә утырырлар иде. Шундый ерак йолдызда да кемдер яшәсен әле. Моннан соң инде нәрсә генә әйтсәң дә, ни турында гына уйласаң да, фикерең бик сай, уең төссез булыр кебек иде.
Агач башларыннан җил йөгереп үттеме, үлән арасындагы тычкан, оеп китеп, аякларын суздымы… Әллә инде берәрсе сүз әйттеме? «Чишмәне тап!» –дигән пышылдау ишетелгәндәй булды. Кадыйр артына әйләнеп карады. Анда берәү дә юк иде.
Зират эчендә генә сакланып калган агачлыктан чыгу белән егет тагын шөкәтсезлек алдында калды. Кайчан гына әле монда, чәчкәдән чәчкәгә ут кабызып, пар күбәләкләр оча иде. Чикерткәләр чыңы, башларыңны миңгерәүләтеп, бу дөньяның тирән-тирән чоңгылларына алып китә иде. Тургай җыры күкләргә күтәрә, рухыңны ниндидер космик рух белән тоташтыра иде кебек. Хәзер исә… Болай да асты өскә әйләндереп ташланган җирне тагын да ныграк мәсхәрәләргә, ахыр чиккәчә мыскыл итәргә, аны инде бөтенләй бернәрсә дә тудыра алмас дәрәҗәгә җиткерергә теләгәндәй, краннар гүли, тракторлар үкерә, йөк машиналары улый…
Теге уналты катлы ике йорт нәкъ аларның печәнлеге урынында икән…
Шул йортларның берсе алдында балалар мәйданчыгы. Ком өстендә малай белән кыз. Читтәрәк, зәгыйфь кенә куаклар янында, ике хатын. Берсе, эскәмиядә утырганы, аягын аякка салган да гамьсез генә тәмәке көйрәтә. Басып торганы исә туктаусыз кызы артыннан күзәтә, аңа күрсәтмәләр бирә, нәрсәдәндер тыя. Беренчесе иренеп кенә тәмәке төтенен чыгарды да сүз юктан сүз булсын, әтәчегез күкәй саламы, дигәндәй:
– Нәрсә, диван алдыгызмы инде? – дип куйды.
– Юк әле, – диде тегесе, – чират җитми.
– Чират ул җиткерә белсәң генә җитә инде…
Шул урында хатын, бүленеп, каядыр читкә карап тора башлады. Авыл зираты ягыннан бер егет килә иде. Кара чалбар, тельняшка… Хатын, тәмәкесен дә суырырга онытып, егет артыннан күзәтте.
Менә егет төзелеш гарасатыннан могҗиза ярдәмендә генә исән калган бердәнбер нарат янына җитте. Туктады. Танышы белән күрешкәндәй, аның кәүсәсенә кулларын салды.
Нарат чыннан да Кадыйрның танышы иде. Менә әтисе каккан кадак, әнә агач куышы, анда тиеннәр яши иде… Егет чайкалып куйды. Агачка башын салды. Күзләрен йомып, сумала исен шашынып иснәде.
Балачагындагы бу гадәтен кабатлау аны шул вакыттагы аланга алып китте. Ул кочаклаган нарат мондагы урманнан калган бердәнбер агач иде. Янәшәдә генә аларның печәнлеге, ә нарат төбендә учак була иде. Әтисе, фронтта бер кулын югалтып кайтуына карамастан, чалгы сабының бер очын каеш бау белән иңбашына бәйли иде дә, шул рәвешле печән чаба иде. Кадыйр дүртенче сыйныфтан соң ук инде чалгы тотарга өйрәнде. Шуннан әтисе белән беррәттән йөри башлады… Әнә, чишмә чылтырый… Учак төтене борынны кытыклый…
Егет күзләрен ачты… Тузан, асфальт, шомырт исе. Шомырт исе? Кайдан килә соң шомырт исе? Юл кырыендагы бәләкәй генә куаклык янына килде. Иелде. Чыннан да шомырт бит! Безнең шомырт тамырыннан үсеп чыкканмы? Димәк, моннан җиде адымда… Егет, юнәлешне билгеләп, адымнарын саный башлады. Ләкин моның кирәге дә булмаган икән. Җиденче адымны ясавы булды, бөтен барлыгы белән сизде: чишмә монда, һәм ул тере.
Егет, баскан урынында бераз торганнан соң, катгый бер карарга килгән шикелле, капыл гына урыныннан кузгалды һәм, уналты катлы йорт артына китеп, күздән югалды.
Хатыннар бер-берсенә карашып алдылар. Нәрсә булды бу? Моны ничек аңларга?
Күп тә үтмәде, йорт артыннан экскаватор килеп чыкты. Юл каймалары, чокырлар аша сикерә-атлый дигәндәй килде дә туктады. Менә ул чүмечен күтәрде. Шуннан, аны кисәк кенә аска ыргытып, асфальтка бәрде. Тагын күтәрде, тагын бәрде…
– Өр-яңа тротуарны нигә ваталар инде тагын? Бездә гел шулай инде, – диде әлеге хатыннарның басып торганы.
Чүмеч тагын күтәрелде, тагын бәрелде. Асфальт берничә урыннан ярылып-ярылып китте. Тагын бәрде. Шулчак нәрсәдер шартлап сынды. Трактор тынып калды.
Тракторчы җиргә сикерде. Бу бит әлеге матрос егет! Аның кулында кувалда иде. Ул, экскаваторның хәрәкәтсез калган чүмече янына килде дә асфальтка кувалда белән бәрә башлады…
Йорт артыннан ике эшче күренде. Ашыгыч адымнар белән тракторга якынлаштылар. Берсе, җаен туры китереп, егетнең кувалдасын эләктереп алды. Терсәгеннән тотты да, икенчесенә:
– Бар, милиция чакыр, – диде.
Егет, кискен генә хәрәкәт ясап, кулын тартып алды. Ләкин каядыр йөгерергә, качып китәргә уйламады да. Үз көчен яхшы белгән арыслан шикелле, урынында басып калды.
Шулчак төзелеп яткан йорт ягыннан: «Майна! Майна!» – дигән тавышлар ишетелде. Кадыйр ирексездән борылып карады. Башнялы кранның ыргагы тыныч кына чайкалып тора иде. Ә баскыч буйлап кранчы кыз төшеп килә. Кадыйр, трактор хуҗасына мөрәҗәгать итеп:
– Чишмәне кем күмде? – дип сорады.
– Синең анда ни эшең бар? – диде тегесе тупас кына.
Кадыйр аңа сугып җибәрүдән чак тыелып калды. Югыйсә, Япониядә өйрәнелгән алымнарның берәрсе автоматик рәвештә кулланылса, бер сугуда үтерә иде.
Ул арада кранчы кыз төшеп җитте, егет белән эшче янына таба йөгерде. Урталарына кереп басты да Кадыйрның күзләренә текәлде.
– Син? – диде егет. – Кичә… Машинада…
– Бергә кайттык, – дип бетереп куйды кыз.
– Сиңа ни кирәк монда тагын, бар, эшеңдә бул, – диде эшче.
Кыз, эшченең сүзләрен бөтенләй ишетмичә, аңа әйләнеп тә карамыйча:
– Чишмәне эзлисеңме? – диде.
– Күзләрең упкын икән, – диде егет, аның соравына җавап бирмичә.
Дәшми генә бер-берсенә карашып тордылар. Мәңгелеккә тиң мизгелләр үтә башлады.
– Ишетәсеңме? – диде кыз, беленер-беленмәс кенә күз хәрәкәте белән өскә таба ымлап.
Егет башын күтәрде. Күктән, төпсез бу зәңгәрлектән, җыр агыла иде. Сабан тургае! Әйе, ул! Тракторлар көчәнә, машиналар үкерә… Һәм сабан тургае сайрый.
Әйтерсең, егет белән кыз көчле өермә тәэсире астына эләкте. Алар икәүдән-икәү генә калды. Тирә-якта берәү дә юк иде. Егет, хисләрен инде тыеп торырга теләмичә, кызга якынлашты. Икенче мизгелдә ул инде… Сусыл иреннәр аның акыл киртәләреннән көчлерәк булып чыкты…
Шулчак ком өстендә уйнап утыручы кызчык:
– Карагыз, кара! Су! – дип кычкырды. – Аларның аяк астында су!

 


Комментарий язарга