Логотип «Мәйдан» журналы

Чиксезлеккә ымсыну

Данис Хәйруллин шигыре.

Чиксезлекнең чиген чикли күңел,
Чик куясы килә..
Ә аннары, тагын теге ягын
Бик тоясы килә.
 
Кабатланып торган сәер бу уй,
Уйный тагын, тагын,
Һәм чыга да оча – гүя кулда
Күбекләнгән сабын.
 
Юылмаган уйлар гына кала,
Юыласы керләр...
Акылыңны мең кат чайкасаң да,
Ачылмас бу серләр.
 
Ачылмасын белеп, ачынырга
Өлгерми дә кеше;
Чиксезлекне чикләп китә тора
Күрше арты, күрше...
 

Данис ХӘЙРУЛЛИН

 

Фото: https://pixabay.com/


 
«Мәйдан» №10, 2020 ел.

 

Комментарийлар