Логотип «Мәйдан» журналы

Чикләвекле сыр рецепты

Сыр өчен 1,5 кг эремчек, 1 литр сөт, 1 йомырка, 120 грамм атланмай, 1,5-2 чәй кашыгы тоз, 1 чәй калагы сода, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге кирәк булачак.Сөтне кайнатырга, эремчекне салырга һәм сары су...

Сыр өчен 1,5 кг эремчек, 1 литр сөт, 1 йомырка, 120 грамм атланмай, 1,5-2 чәй кашыгы тоз, 1 чәй калагы сода, 0,5 стакан әстерхан чикләвеге кирәк булачак.syr-s-orexami
Сөтне кайнатырга, эремчекне салырга һәм сары суы бүленеп чыкканчы утта тотарга. Аннары бу массаны саркытырга, әмма марляны каты кысып түгел, үз җаена җиңелчә итеп.
Шул арада әстерхан чикләвеген ваграк итеп турарга һәм коры табада киптереп алырга кирәк.
Эремчек массасын кире кәстрүлгә салырга, тоз һәм сода, йомырка салып болгатырга, утка куярга. Масса сузыла башлагач май белән чикләвекне салып, гел болгатып торырга кирәк.
Эремчек эреп беткәч тә уттан алырга.

Форманы майларга, әзер массаны салырга һәм суыткычта төнгә калдырырга кирәк.
Иртәнге чәйгә тәмле сыр әзер булачак.
 
Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/news/cooking/18-11-2020/chikl-vekle-syr-retsepty-5786287 сайтыннан алынды

Комментарийлар