Логотип «Мәйдан» журналы

Чикләвек

Кая карама яфрак та яфрак. Ник бер генә чикләвек калсын. Пәрәвезләр сырышкан куакларны карашың талганчы күзләсәң дә күренми чикләвек, яшеле уңа башлаган ябалдашларны тотып-тотып селкесәң дә коелмый.Шу...

Кая карама яфрак та яфрак. Ник бер генә чикләвек калсын. Пәрәвезләр сырышкан куакларны карашың талганчы күзләсәң дә күренми чикләвек, яшеле уңа башлаган ябалдашларны тотып-тотып селкесәң дә коелмый.
Шуңа күрә Фазыл, куак очларына карап яки ябалдашларны селкетеп, вакыт әрәм итеп йөрмәде. Бормалы сукмак буенча әрәмәлекнең аргы ягына чыкты да, басу читендәге кыска куаклар арасына кереп, чалкан сузылып ятты.
Әйе, җыярга теләсәң, бары тик шулай гына җыярга мөмкин сентябрь азагында чикләвекне. Әнә бит берсе, үләннәргә орыныр-орынмас, сары күзен җемелдәтеп тора. Фазыл аксыл кишәнкәгә орыну белән, гәрәбәдәй сап-сары чикләвек аның учына тәгәрәп төште. Тәмам өлгереп җиткән инде хәзер. Фазыл өзеп алмаса, тагын берничә көннән төше кабыгын ватып чыккан булыр иде, мөгаен. «Гали-баба Һәм кырык карак» әкиятендәге май чүлмәгеннән ким түгел бер дә.
Озак та үтмәде, ике чикләвекле ки­шән­кә тапты Фазыл. Аннары янә икелене, аннары берьюлы дүрт чиклә­векле кишәнкәгә юлыкты.
Куак асларыннан авыл ягындагы тау буена шуып барып җиткәндә, кесәсе сизелерлек кабарган иде инде аның. Тау буена чыгып утыргач, Фазыл чиклә­­векләрен кепкасына бушатып санарга кереште. Вагы-төяге белән утыз җиде чикләвек җыелган иде. Пар­сыз булса, берсен ашармын дигән иде Фазыл – сүзендә торды. Нәкъ бая үзе уйлаганча, симез Һәм утырган балдай каты иде чикләвек төше. Тәмен хәте­рендә калдырырга теләгәндәй, бик озаклап, әнкәсе әйтмешли, җанына яткызып чәйнәде аны Фазыл...
Әнисенә бирсә алтысын, каладыр утыз. Сеңлесе Гөләндәмгә бирсә дүрте­сен, каладыр... каладыр егерме алты. Күрше кызы Мәдинәгә дүртесе... Юк, бик күпкә китә ич әле бу болай. Мәди­нәгә биргәч, Ибрайны да калдырып булмый. Ибрайга биргәч, Шәриф нәрсә әйтер аннары? Әнисенә өлеш чыгарса, шул җиткән инде. Калганнары үзләре менеп җыйсыннар. Чур, яңабаштан... Әнисенә алтысын бирсә, каладыр утыз. Утызны икегә бүлгәч, унбишәр чыга. Менә шулай, унбишен үзе ашый Фазыл, ә унбишен Ясминә апасына бирә. Бик әйбәт бит Фазылларның Ясминә апалары. Фазылга «дүртле» белән «бишле»дән гайре билге куйганы да юк. Хәер, билге куйганы өчен бирми аңа Фазыл чикләвекне. Болай, хөрмәт иткәнгә, яратканга, бирәсе килгәнгә бирә.
Фазыл, уйларыннан аерылып, карт өянкеләр арасыннан кызарып күренгән мәктәп түбәсенә, аннары шактый биек күтәрелергә өлгергән сентябрь кояшына күз ташлап алды да көндезге аш вакыты җитүен чамалады Һәм, өермәдәй бөтерелеп, тау астына төшеп китте.
Әнисе чикләвекләрне, кирәкмәс иде, улым, үзең ашар идең, дигән булып, ялындырып кына алды. Бәхеткә кар­шы, Гөләндәм өйдә юк иде. Өйдә булып, кесәңдә чикләвек барын сизсә, тынгы­лык бирмәс иде абыйсына, берне генә, тагын берне генә, дип, теңкәсен корытып бетерер иде...
Әнисе өстәлгә китереп тезгән ризык­ларны ашаганда да, ашап-эчкәч, арка­сына сумкасын асканда да, мәктәп юлында да, шаулы класска барып кер­гәч тә бер уй, бер сорау борчыды Фазылны. Ничек итеп ялгызын гына ту­ры китерер дә Ясминә апасын, ничек итеп тапшырыр чикләвекләрне?..
Беренче дәрес тә, икенчесе дә үтеп китте, әмма Һич кенә дә чикләвек бирергә җай чыкмый иде. Озын тәнәфестә Фазыл Ясминә апасын укытучылар бүлмәсенә кадәр озата килде. Тик ялгызы гына түгел иде шул Ясминә апасы. Гадәттәгечә, бер төркем чыркылдык кызлар уратып алган иде аны. Сөйләп сүзләре бетәсе юк Һич тә шул тел бистәләренең. Тәнәфестә дә укытучыларга тынгылык бирмиләр.
Ул да түгел, Фазылның башына тагын бер борчулы уй килде. Кесәсез ак кофта гына кигән икән бүген Ясминә апасы. Кая куяр икән инде ул Фазыл биргән чикләвекләрне?..
Тагын бер генә дәрес калып бара бит инде. Ул чикләвекләрне бирергә җай чыкмый да чыкмый. Әгәр дә кайтканын саклап торсаң...
Басмадан төшкәч, Фазыл мәктәп ихатасы буенда торган мотоциклны күреп алды. Менә бәла. Җәяү кайтмый бит әле аларның Ясминә апалары өенә дә. Аны Һәркөнне физкультура укыту­чысы Галимҗан мотоциклына утыртып кайта.
Бүген дә шулай булыр инде. Фазыл, мотоцикл янына килеп, бармагы белән тәгәрмәчләренә баскалап карады. Бәлки, ватыктыр ул бүген? Бәлки, тәгәрмәчләренең тыны чыккандыр? Юк, тәгәрмәчләре таш кебек. Ватылган урыны да күренми. Бөтен җире көзге кебек ялтырап тора.
Дәрескә чакырып кыңгырау чылтырады. Шау-шулы чуар төркемне мәктәп ишеге минуты-секунды белән эчкә суырып алды.
Соңгы дәрес бит инде, соңгы дәрес. Фазыл Ясминә апасы сөйләгән сүзләрне рәтләп тыңламый да. Кесә төбендә унбиш чикләвек яткангадыр, ахрысы, тактага язылган саннарның Һәркайсы унбиш булып күренә аңа.
– Фазыл, ә син нигә язмыйсың?
Фазыл сискәнеп каләменә ябышты.
– Язам мин, апа.
– Йә, Фазыл, әйтеп кара әле, ике сигезең ничә була?
– Унбиш, апа.
Тирә-якта көлү тавышлары ишетелде.
– Дәрестә болай игътибарсыз утыра башласаң, «икеле» куярмын, кара аны, Закиров, – дип, шәмәхә-зәңгәр күзләрен җемелдәтеп алды укытучы.
«Икеле» сүзе башта хәтерен калдырган иде Фазылның. Аннары аның башында, азагы ни белән тәмамланасын әле үзе дә чамалап бетерми торган, үзенә калса кызыклы гына бер уй кыймылдап куйды.
Дөрес җавап бирмәгән укучыларны дәрестән соң алып кала торган гадәте бар лабаса Ясминә апасының. Ә бүген дөрес җавап бирмәгән укучы юк бугай әле. Димәк, Фазыл беренчесе була. Димәк, тагын бер тапкыр «ялгышса», Фазылның берүзен генә алып калачак Ясминә апасы.
Шул чагында укытучы, Фазылның уйларын сизгәндәй, аны такта янына чакырды.
– Нәрсә, Закиров, әллә сорауны ишетмәдеңме?
– Юк, – диде Фазыл, астыртын гына көлемсерәп.
– Илдус исемле малай өч дустына сигезәр чикләвек бүлеп биргән. Барысы ничә чикләвек биргән була инде Илдус дусларына?
– Егерме биш, – дип ялганлады Фазыл, күзен дә йоммыйча.
Арткы партадагы кызлар, прых-прых килеп, авызларын учлары белән томаладылар.
– Ничек егерме биш? Яле, йә, Фазыл, хисаплап күрсәт, – диде укытучы, тавышын күтәрмичә генә.
Фазыл, чынлап та берни белмәгән сыман, башын аска иебрәк, баскан урынында баганадай катып тора бирде.
– Нишләдең син, Закиров, – диде укытучы, шәмәхә-зәңгәр күзләрен зур ачып. – Утыр, бар. «Икеле». Иртәгә әзерләнеп кил дәрескә.
Фазыл урынына барып утырды Һәм, башын аска игән килеш, түземсезлек белән дәрес беткәнен көтәргә кереште.
НиҺаять, зарыгып көтелгән кыңгырау чылтырады... Тик нәрсә була соң әле бу? Ясминә апасы ни өчендер дәрестән соң калырга кушмады Фазылга.
Ишектән чыгып киткәнче ничек тә туктатырга кирәк иде аны. Фазыл җәҺәт кенә урыныннан сикереп торды да, әле класстан чыгып бетмәгән укучыларның игътибарын җәлеп итмәскә тырышып:
– Апа, – дип пышылдады.
Укытучы әйләнеп карады.
– Апа, мин «икеле» алдым ич.
– Алсаң соң, – диде Ясминә апасы, бер дә исе китмичә. – Икенче укып килергә яхшы булыр.
– Апа, чикләвек... – диде дә Фазыл тотлыгып калды.
– Йә, ничә? – диде укытучы, Фазылны уңайсыз хәлдән чыгарырга теләгәндәй, йомшак кына итеп.
Фазыл, кесәсенә кулын тыгып, чикләвекләрне йомарлап алды.
– Унбиш, апа.
– Әллә нишләдең әле син, Закиров, бүген, – диде Ясминә апасы, бөтенләй кәефе кырылган тавыш белән. – Ике җирдә сигезең уналты, ә өч җирдә сигезең егерме дүрт була, Закиров. Онытма. Колагыңа киртләп куй.
Укытучы, ишекне җилле генә ябып, класстан чыгып китте.
Коридорда биек үкчәле туфли тавышлары ераклашты. Бераздан урамда мотоцикл тавышы ишетелде. Ә Фазыл исә, кесәсендәге чикләвекләрен бармак араларында әвәли-әвәли, баскан урынында торды да торды.
 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

Комментарийлар