Гашыйклар күле…
Табигатьнең искиткеч матур урыны.

577c3a17697b1b937c8e1c63dcb12743

Фото: wildfrontier.ru

Парлап йөзүче аккошлар, шаулап үскән камышлар, яр буенда очкан кечкенә генә күбәләкләр дә, күл буена хуш ис таратып үскән чәчәкләр дә кабатланмас манзара тудыра. Вәсилә дә бу күлнең матурлыгын, чисталыгын әйтеп бетереп булмый икән дип уйлады. Әлбәттә, ул шушы җирләрдә туып үсте, шушы күл янында сөйгәнен дә очратты бит.
Әлеге күл бик күпләрне кавыштырды, шуңа күрә дә аңа халык Гашыйклар күле дигән матур исем бирде. Печән өсте иде. Көннең кызулыгы үзәкләргә үтә. Алып кайткан печәнне өйгәч, егетләр авылга терәлеп үк торган күлдә су кереп хәл җыйдылар.
Бервакыт кеше ышанмаслык хәл булды. Печән өеп арыгач, Рәсим дә Гашыйклар күлендә су коенып чыкмакчы, аннан көч алмакчы булды. Авылда уңганлыгы белән дан тоткан Рәсим көн кызуында су коенырга кергәч тә бата башлады. Кеше-кара күренмәде, тик ерак түгел генә Вәсилә җырлый-җырлый бөрлегән җыя иде. Әле ярый чиләгем тулды дип кайтып китмәгән иде кыз. Рәсимне батудан коткарды ул. Рәсим дә төшенкелеккә бирелмәде, үзе дә исән калыр өчен тырышты. Электән үк таныш бу яшьләр бик тиз арада кавышып та куйдылар. Халык аларның гаилә коруының төп сәбәпчесе, һичшиксез, Гашыйклар күле дип билгеләде.
Менә Рәсим белән Вәсилә гөрләтеп яши башлады. Алар парлашкан җәйне өй кыегына карлыгачлар оя ясады. Рәсимнәрнең өе эчендә дә, тышында да үзенчә матур һәм бәхетле тормыш гөрләде. Вәсиләнең балага узганын белгәч, Рәсим бөтенләй канатланды, хәтта эшендә дә нормадан артыграк эшләп ташлады. Иң күп ашлык чәчүче дә, сугучы да ул булды.
Беренче кар төшкән көнне көтеп алынган бәби аваз салды. Вәсилә тагын да матурланып китте, ул беркайчан да бала карап арыган ана кебек күренмәде. Киресенчә, ут чәчрәтеп яшәде, гади генә киемне дә матур итеп кия белде. Авылның алыштыргысыз тегүчесе иде Вәсилә – һәр өйдәге пәрдәләр, челтәрләр аның кул җылысын саклый иде. Ул теккән киемнәрне дә кешеләр рәхәтләнеп, мактый-мактый киде. Мондый бәхетле тормыштан көнләшүчеләр дә аз булмады. Ниндидер бер тылсым аларның гаиләсен бербөтен итеп калырга ярдәм итте. Айзатка бер энекәш алып кайтырга булды әтисе белән әнисе. Ике ул тапкан хатын –уңган хатын, кыз тапканы – изге хатын була диләрме әле халыкта?
Бәби тудыру йортыннан чыгуга Рәсим яраткан хатынына чәшке тун бүләк итте. Ир шундый бәхетле иде: аның сөйгән яры, инде ике баһадиры булды, менә бит тормыш нинди матур! Ходай күпсенмәсен генә…
Балаларны тәрбияләшергә әби белән бабайлары да ярдәм итте. Тормыш рәхәтләнеп гөрләгәндә, авылдагы колхозны бетереп куйдылар, шунлыктан Рәсим дә шәһәрдән эш эзләргә мәҗбүр булды. Хатыны белән район үзәгендә эшләп йөри башладылар. Теге бүләк иткән тунны да кияргә мөмкинлек туды. Ул Вәсиләгә бик килешә иде, ничекләр итеп дөрес сайлаган Рәсим! Яратканнар бер-берсен сүзсез дә аңлый диләрме әле?..
Боргаланып-сыргаланып ятты ул төнне Вәсилә, күзен йомуга ниндидер бер елга янында иде үзе. Монда шомлы һәм салкын. Бермәлне ул су буеннан бәргәләнеп чаба торган кечкенә генә җәнлекне күрде, аны якыннанрак килеп карады. Әлеге кечкенә генә җанвар чәшке баласы булып чыкты. Аның күзләреннән мөлдерәмә яшь ага иде. Ул Вәсилә ягына күтәрелеп тә карамады, бары тик суга текәлеп, елавын дәвам итте. Вәсилә бу бәләкәчне бик кызганды һәм кулына алмакчы булып, аңа үрелде, тик чәшке баласы телгә килеп: «Сез миннән нигә елыйсың дип сорамакчы иттегез…» – диде. Вәсилә аптырашта калды, ул үзен саташам дип уйлады. Чәшке баласы дәвам итте: «Менә кичә шушы тыныч кына елгабызда бергәләп гомер итә идек, ә бүген монда үзем генә калдым. Кичә ниндидер кешеләр килеп, бар гаиләмне атып үтерде, кайсыларын капкынга төшерделәр, ә минем капкынга койрыгым гына кысылып калды. Әнием: «Кач, улым, син капкынны ныграк селкет, койрыгың турында уйлама, баш исән булса, койрык зур кайгы түгел…» – дияргә генә җитеште, аңа шундук аттылар, ниндидер капчыкларга салып алып та киттеләр. Мин бар көчемә суга ыргылдым, тоттырмадым!» – диде яшьләренә буылып. Ә аннан дәвам итте: «Хәер, мин сезгә моны ник сөйләдем инде, сез дә бит чәшке тун киеп йөрисез, минем туганнарым сезнең өстегезне җылытып йөри… Ә беләсезме бу суда күпме бәхетсез тормыш бар? Кичә минем гаиләмне юкка чыгардылар, ә аңа кадәргеләренең санын да белмибез. Сезгә барыбер, чөнки гаиләгез түгәрәк, кайчан үтереп, тун тегәрләр микән дип куркып яшисегез дә юк… Аңламыйсыз шул сез безнең тормышны. Ә бит минем дә әти-әнием, туганнарым, абый-апаларым белән бергә яшисем бик килде… Безне инде Кызыл китапка да кертеп карадылар, тик браконьерларның үз кануннары, Кызыл китап алар өчен түгелдер, мөгаен. Дөресен генә әйткәндә, мин чәшке тун киеп йөргәннәрнең берсен дә күралмыйм. Сез барыгыз да үтерүчеләр! Әгәр дә сезнең балалардан да тун тегеп кисәләр, сез нишләр идегез микән?!» – диде бу бәхетсез җан иясе мөлдерәгән күзләрен Вәсиләдән алмыйча. Бу тавыш үзәкләрне өзде, тик аннан да авыррагы әлеге койрыксыз чәшке баласының яралы аягы белән суга кереп китүе иде.
Вәсилә уянып китте… Бу төшне оныту мәңгегә дә мөмкин түгел иде. Хатын тизрәк балалары янына йөгерде, аларның тыныч кына мышнап йоклауларын күргәч, тынычлангандай булды, тик теге чәшке баласы күңелдә уелып калды. Кием элгечендәге тунга күтәрелеп тә карый алмады Вәсилә. Эшкә дә яшел пәлтәсен киеп йөрде, Рәсим бу халәткә аптырады, тик төрләндерер өчен генә киядер дип артыгын уйланмады.
Вәсилә күрше абыстайга хәер бирде, тик теге төш төн җиткән саен борчыды. Балкып йөргән Вәсилә сула башлады. Бу хакта әнисенә сөйләде, күпне күргән ана бу хәлдән чыгу юлын өшкертүдән эзләде, тик файдасы озакка бармады.
Бер тун тегәр өчен кимендә илле чәшке тиресе кирәк, әле анысының да сырт өлешен генә кулланалар икән. Бу бит Вәсилә өстендә иллеләп каргыш дигән сүз. Хатын күзгә күренеп ябыкты, Рәсим дә аптырашка калды, кояш кебек яктырткан алиһәсе көннән-көн сулды. Вәсилә тун турында иренә әйтергә курыкты…
Көн артыннан көн узды…
Вәсилә хәзер кечкенә генә ветеринар клиника җитәкчесе иде. Теге хәлләрдән котылу юлы нәкъ шушы булды. Төш турында сөйләгәч, Рәсим Вәсиләнең хәлен аңлады, җанына якын булган Гашыйклар күленә алып кайтты, яр буенда бер этнең хәлсезләнеп ятуын күргәч, аның мөлдерәмә күзләреннән аккан яшь тамчылары, әйтерсең лә, теге чәшке баласының яшьләре иде. Сынып беткән аякларына таба борылып, авыртудан шыңшып, яларга дип хәтта телен дә чыгара алмаган бу җан иясен Рәсим белән Вәсилә өйләренә алып кайтып дәваладылар. Бер миһербансызы машина белән этнең аякларын таптаткан һәм үләргә дип су буена китереп аткан.
Вәсилә өчен бу маэмай гаилә әгъзасына әйләнде, мондый яхшы хуҗаларга эләккән эт чиксез бәхетле иде. Кешеләрнең барысы да вәхши һәм кансыз түгел икән бит… Җәнлекләрне терелтү ниятеннән, Вәсилә ветеринария бүлеген тәмамлады. Аның куллары ничәмә-ничә җанварга ярдәм күрсәтте, тик теге чәшке баласы гына ярдәмсез калды. Бу үкенеч иркенләп яшәргә ирек бирмәде. Шуннан соң алар бер чәшке гаиләсе алып, аларны үрчетеп суга җибәрә торган булдылар. Төннәрен шыбыр суга батып, куркып уянган Вәсилә, ниһаять, җанына тынычлык тапты.

Алсу ТӨХБӘТОВА,
Чаллы.

Комментарий язарга