Логотип «Мәйдан» журналы

Чәкчәк пешерү рецепты

Татар халкыбызның милли ризыгын һәркем пешерә белергә тиеш! Чәкчәк! Бал гына.. күбек кенә, авызда эреп китүчән иң татлы ризыкларның берсе ул!Рецепт:-10 йомырка,- ярты чәй калагы сода- он- 2-3 тамчы  9...

Татар халкыбызның милли ризыгын һәркем пешерә белергә тиеш!
Чәкчәк! Бал гына.. күбек кенә, авызда эреп китүчән иң татлы ризыкларның берсе ул!
Рецепт:
-10 йомырка,
- ярты чәй калагы сода
- он
- 2-3 тамчы  9% лы уксус
Эшләү тәртибе:
Туңдыргычта катырылган 10 йомырканы бүлмә температурасында эретеп миксер белән күпертәбез. Бераз күпергәч ярты чәй калагы соданы уксус белән күпертеп йомыркага кушабыз... тагын күпертелә. Аз-азлап (!!!) он куша барып йомшак камыр ясыйбыз. Камырны җәеп теләгән зурлыкта тасмалар кисеп майлы табада-духовкада пешерәбез. Майның тирәнлеге 1-1,5 см тирәсе! Пешергәндә майның кайнар булмавы шарт! Төшләрне салыр алдыннан бераз иләп алабыз, аннан җылымса майга салып, духовкада бер-бер артлы пешерә барабыз!
Ширбәт өчен: 0,5 л бал һәм 1 ст шикәр комы. Балны шикәр комы белән бутап сүрән утта кайнатабыз, әзерлеген салкын суга тамызып карап беләбез, җәелеп китмәсә, тамчы рәвешендә калса ширбәтебез әзер!
 
Гөлүсә РӘХМӘТУЛЛИНА.

https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар