Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй янына татлы рулет рецепты

Крем өчен варенье яки повидло да туры килә. Рулет өчен: 5 йомырка, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан шикәр комы, ванилин, бер стакан он.Йомырканың агына шикәр комы салып күпертергә...

Крем өчен варенье яки повидло да туры килә. 
Рулет өчен: 5 йомырка, 1 бал калагы көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стакан шикәр комы, ванилин, бер стакан он.
Йомырканың агына шикәр комы салып күпертергә, аннары акрындап сарысын салырга.
Он белән көпшәкләндергеч, ванилинны бергә болгатырга. Соңыннан ике массаны бергә кушарга.
Пергамент кәгазьгә җәеп, 180 градуска кадәр кызган духовкада 15-20 минут пешерергә кирәк.
Камыр кайнар килеш эчлеген салып тастымал белән тотып төрергә.
Крем өчен: 375 грамм эремчек, 270 грамм ак май, 100 грамм шикәр оны (сахарная пудра), 100 грамм куертылган сөт (сгущенка).
Ак май белән шикәр онын 7 минут миксер белән тугларга, аннары эремчек белән куертылган сөт массасын кушарга.
Крем өчен варенье яки повидло да туры килә.
 

Фото: Гөлнара Галимуллина


https://intertat.tatar/news/cooking/25-12-2020/ch-y-yanyna-tatly-rulet-retsepty-5794726

Комментарийлар