Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй янына — синнабон!

Соңгы арада бик популярлашып киткән бу тәмле кабартмаларны әзерләрүнең бер кыенлыгы да юк. Әйдәгез, яулыкларны чөеп бәйлик тә эшкә тотыныйк.Камыр өчен: 2 йомырка, ярты стаканнан азрак шикәр комы, 1 ст...

Соңгы арада бик популярлашып киткән бу тәмле кабартмаларны әзерләрүнең бер кыенлыгы да юк. Әйдәгез, яулыкларны чөеп бәйлик тә эшкә тотыныйк.
sinnabon
Камыр өчен: 2 йомырка, ярты стаканнан азрак шикәр комы, 1 стакан җылы сөт, 100 грамм акмай, ярты чәй калагы тоз, 1 чәй калагы коры чүпрә, ванилин, он кирәк булачак. Барысын бергә туглап, камыр басарга һәм җылы урында 2 сәгатьләп “ял иттерергә”.
Эчлек өчен: ярты стакан шикәр комына 3 аш кашыгы дарчин (корица) салып бутагыз.
Әзерләү тәртибе: камырны 6-8 миллиметр калынлыкта җәегез. Өстенә акмай сөртегез һәм дарчинлы шикәр сибегез. Камырны рулет итеп төрегез. Аннары 4 сантимер калынлыктагы кисәкләргә бүлеп чыгыгыз.
Синнабоннарны табага бераз ара калдырып тезәргә, кабартып алырга һәм 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 25 минут пешерергә кирәк. Мичтән алу белән өстенә тәмле кайнатма кушылган кибет каймагы, куертылган сөт яисә йогырт агызырга була.
Чәйләрегез тәмле булсын!
 
Фото:kopilka-kulinara.ru

«Кызыл таң»

Комментарийлар