Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй янына эремчекле синнабон рецепты

Синнабон тәмле, йомшак ризык. Эчлекләрен төрлечә ясарга була. Бу очракта эремчекле эчлек һәм каймаклы крем сайланды. Синнабонның камыры өчен: 350 г он, 5 г коры чүпрә, 100 г сөт, 50 г шикәр комы, 50 г...


Синнабон тәмле, йомшак ризык. Эчлекләрен төрлечә ясарга була. Бу очракта эремчекле эчлек һәм каймаклы крем сайланды.


402


 Синнабонның камыры өчен: 350 г он, 5 г коры чүпрә, 100 г сөт, 50 г шикәр комы, 50 г маргарин (атланмай, үсемлек мае), 70 г каймак, 3,5 г тоз.

Эчлек өчен: 500 г эремчек, 1 йомырка, 100 г шикәр комы.












 Крем: 200 г кибет каймагы, 1 -2 аш кашыгы шикәр комы.
















Камыр басарга һәм җылыга кабартырга куярга. Кабарып менгәч баскалап янә кабартырга. Аннары камырны җәяргә һәм өстенә эчлекне ягарга, рулет итеп төрергә. Рулетны кисәкләргә бүлеп чыгарга һәм майланган табага ара калдырып тезәргә. Табада килеш бер-берсенә кушылганчы кабартырга. Аннары духовкага куярга.













 Синнабонны духовкадан алып, кайнар килеш өстенә кремны мулдан агызырга. Кремга бер йомырка да өстәргә мөмкин, ул вакытта синнабоннарны сүндерелгән, әмма кайнар духовкага 10 минутка куярга кирәк.


 
Фото: Гөлүзә Василова

Интертат

Комментарийлар