Логотип «Мәйдан» журналы

Чәй тәме

Шаян сәхифә.

Чәй яраткан кешеләр белә: чәй эчүнең үз яме, үз тәме бар. Хатының белән кара-каршы утырып, баллап-майлап һәм ипләп кенә сайрашып чәй эчүгә җитәме соң!
Бу шөгыльгә үзем былтыр өйрәндем. Ул хәл болай булды. Ач карынга әче суган кабып, һәр борын саен берәр савыт «сындырдык» ул кичне. Иртәгесен хатыным Майтап чеметеп куйды:
— Кичә акчаңны юдыгызмы? Юдыгыз. Әнә идәнне ю бүген...
Кырын гына күз салам: сап-сары идән йөзендә кап-кара шадралар — Әхти истәлеге. Юньле кеше түгелдер ул, кеше аракысын эчеп, идән таптап йөрмәсә!
Хатын алдында сер бирү юк—мунчалага ябыштым.
Ә чираттагы эш хакын алгач, үзебезнең урманчы Хисмәт очрады. Икәүләп өйгә кайттык. Бер шешә шәрабны «тәгәрәттек». Икенчесен башлагач, сүздән бау ишәргә керешкәнбез. Тик иртәгесен ул бауның буен хәтерләп булмады. Әле ярый хатын бар.
— Сиңа лесник Хисмәт утын бирәсе итте. Үзе төяшеп җибәрәсе булды, — диде.
Авызыңа бал да май. Утын мәсьәләсе катлаулы нәрсә, тимерне кызуында сугу хәерле булыр.
Хисмәтне тиз туры китердем.
—Теге нәрсәне нитәргә иде бит,—дидем мин аңа.
— Нәмәрсәне әйтәсең?
— Соң, кичә әйттең ич... Утын...
—Нинди утын? Өскә аварга торган урманым юк әле монда, теләсә кемгә утын ышандырырга.
Әйтерсең лә, яңагыма суктылар. Кабат авыз ачар хәлем дә калмады.
Шуннан соң беркөнне кич кибет төбендә завхоз Ясәви тап булды үземә.
—Әйдә,—дидем мин аңа,—бер төкереп алыйк әле дөньясының артына! Минем кесәдә эш рәтле.
— Була ул! — диде Ясәви. Шактый гына «төшергәч» тә мөһим бер нәрсә исемә төште:
— Түбәлек калай кирәк иде бит, Ясәви туган!
Ясәви дигәнем бер миңа, бер бушап калган шешәләргә карап алгач, алыптай гәүдәсен кинәт турайтып урыныннан сикереп тормасынмы!
— Син нәрсә? Мине стакан белән сатып алырга уйладыңмыни? — диде. Аннары кәҗә тоягы күрсәтте дә, ашыгып, дөбер-шатыр киенеп чыгып та китте.
Майтабым бөгелеп төште... Елый дип котым очты... Ә ул көлә икән! Ачудан ни кылырга белмичә чәй эчәргә тотындым. Бер самовар эчеп бетергәч кенә туктаганмын. Ияләндем шуннан чәйгә, «мәйне» уйлаган да юк.
Түбәлек калай да табылды. Мүкләк сыерыбыз яшәсен: дәүләткә сөт саткан өчен авыл советыннан язып бирделәр. Утын мәсьәләсе дә уңай хәл ителде — колхоз диләнке алды. һәр йорт утынлы хәзер.
Беркөнне, җае чыгып, иске танышлардан Әхти белән урманчы Хисмәтне дә чәй белән сыйладым әле. Әйбәт кешеләр икән, рәхмәт әйтеп киттеләр.
 

Вәли ҺАДИУЛЛИН

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар