Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчкә түтәлләрен кышка әзерлик

Күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү өчен иң уңайлы вакыт.Октябрь ае бакчада үскән күпьеллык чәчкәләрне кышка әзерләү өчен иң әйбәт вакыт. Гладиолус суганының кабыгы ачык коңгырт төскә керсә һәм бер-бер...

Күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү өчен иң уңайлы вакыт.

Октябрь ае бакчада үскән күпьеллык чәчкәләрне кышка әзерләү өчен иң әйбәт вакыт. Гладиолус суганының кабыгы ачык коңгырт төскә керсә һәм бер-берсеннән җиңел куба башласа, аларны җирдән казып алырга вакыт җиткән була. Беренче кыраулар георгин чәчкәсенең яфракларын өшеткәч тә, аның бүлбеләрен сәнәк белән казып алырга кирәк. Сабагын 15 сантиметр калдырып кискәч, бүлбеләрне туфрактан чистартып, сорты язылган этикетка беркетеп куегыз. Киләсе язга утыртыр өчен урын сайлаганда, георгинның төсен, биеклеген, формасын белеп торсаң, бик уңайлы. Бүлбеләрне киптерер өчен берничә көнгә гәзиткә тезеп куегыз. Соңыннан ком тутырылган тартмаларга салып, базга төшерсәгез дә була. Гладиолус, георгин кебек чәчкә бүлбеләрен әледән-әле тикшереп торырга киңәш ителә. Чери башлаганнарын шунда ук алып ташлагыз.
Хризантема, лилия, пион чәчкәләрен кыска гына кисеп, төпләренә туфрак яки тирес өеп куегыз. Көннәр ныклап салкынайткач, аларны яхшылап күмәргә дә була.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар