Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчәкләргә манып кылкаләмен

Чәчәкләргә манып кылкаләмен,Яз яңарта җиһан сурәтен.Син бит мине үткәннәрдә калганЯзларымда яши өйрәттең.Андый язлар инде бүтән килмәс,Чәчәк атмас инде күңелем.Аҗагандай гына күренеп синЙөрәгемә нигә...

Чәчәкләргә манып кылкаләмен,
Яз яңарта җиһан сурәтен.
Син бит мине үткәннәрдә калган
Язларымда яши өйрәттең.


Андый язлар инде бүтән килмәс,
Чәчәк атмас инде күңелем.
Аҗагандай гына күренеп син
Йөрәгемә нигә үрелдең?!
Мигъраҗ киче түгел иде бит ул, –
Ачылмады күкләр капусы.
Язмышларны бозып яза икән
Аҗагандай сөю яктысы.
Йолдызларга басып чәчәк җыйдым,
Айга элеп хыял кәрзинен.
Син бит минем шигъри йөрәгемә
Аҗаганлап килгән яз идең.


ФИДАИЛ


Фото: https://pixabay.com 

Комментарийлар