Логотип «Мәйдан» журналы

Чәчәк бирәм сиңа…

Чәчәк бирәм сиңа,Тик сине минЧәчәкләргә генә тиңләмим.Матур да син,Нәфис тә син гөлдәй,Тик чәчәкләр кебек шиңмә, дим.Чәчәк бирәм сиңа,Чөнки синеСерле болыннарга тиң күрәм.Күкрәгемдә назлы былбыл сайры...

Чәчәк бирәм сиңа,
Тик сине мин
Чәчәкләргә генә тиңләмим.
Матур да син,
Нәфис тә син гөлдәй,
Тик чәчәкләр кебек шиңмә, дим.
Чәчәк бирәм сиңа,
Чөнки сине
Серле болыннарга тиң күрәм.
Күкрәгемдә назлы былбыл сайрый,
Синең өчен гөлләр үстерәм.
Чәчәк бирәм сиңа,
Чәчәкләрем
Йөрәкләрне, димен, бәйләсен.
Ике йөрәк бергә бәйләнсен дә
Парлап үскән гөлгә әйләнсен!
 

Зәет МӘҖИТОВ 


Фото: vk.com




«Мәйдан» №8, 2017 ел.




Комментарийлар