Логотип «Мәйдан» журналы

Чәч бөртеге

Өске каттан төшеп, үзе эшли торган бүлмәгә якынлашып килгәндә, телефон шылтыраганны ишетеп, Фәрит кызурак атлый башлады.

Тугыз катлы бинаның дистәләгән бүлмәсендә телефон аппаратларының тавышы көнозын тынып тормаса да, үзенекен – алтынчы катта утыра торган бүлмәдәге телефонныкын әллә кайдан таный ул. Әнә шул аксыл төстәге телефоны, чарага калдырмый тыпырчына-тыпырчына елаган баладай, берөзлексез чылтырый бирә, трубканы алдырмый барыбер туктамыйм дигәндәй, зыңгылдап чыккан тавышын бүлмәгә, аннан коридорга тарата.
Фәрит, ачкычлар салынган күн футлярын тиз генә кесәсеннән алып, аның капкачын ачты, ачкычларның футляр бавына тагылган боҗрадан ычкынмасын белгән хәлдә, кулын кискен хәрәкәт белән аска таба селтәде, күз ачып йомганчы кирәкле ачкычны аралап, йозак тишегенә тыкты. Ишекне ачып, эчкә таба эре-эре өч-дүрт адым атлауга, телефон трубкасы аның кулында иде инде.
– Миңа Фәрит Гарифуллин кирәк иде!
– Сезне Гарифуллин тыңлый.
Әлеге җавабын биргәндә Фәрит шылтыратучының тавышын танып өлгергән иде инде. Үзе аралашкан кешеләрнең тавышын аеруда күпләр белән ярыша ала ул. Шулай, моннан берничә ел элек, очраклы рәвештә танышып, поездда сөйләшеп барган кешенең тавышын телефон трубкасында танып, әлеге иптәшне шаккатырган иде. Ә хәзер шылтыратучы – Казандагы фәнни-тикшеренү институтларының берсендә эшләүче Фәтхи, шул даирә кешеләре әйткәнчә, Фәтхи Саматыч була. Өч-дүрт ай инде тавыш-тын биргәне юк иде.
– Ни... брат, бу араларда командировкага чыгасың юкмы?
Хәтер калдырмас өчен генә бер-ике сүз белән хәл-әхвәл сораганнан соң Фәтхи Саматыч шулай диде.
Бу соравын бирми калганы юк Фәтхинең. Дөресрәге, нәкъ әнә шуны – Фәритнең командировкага китү-китмәвен белү өчен генә шылтырата да инде ул. Моның шулай икәнен күптән аңлаган Һәм әлеге сөйләшүнең квартира ачкычына килеп терәләсен белгән Фәрит: «Командировкалар күренми шул әле», – дип җавап бирде Һәм менә хәзер Фәтхинең «үгезне мөгезеннән» тотарга керешәчәген көтте. Чыннан да, сүзгә-сүз кабатланмаса да, фикере белән таныш җөмлә яңгырады.
– Кара әле, ни... брат, син ничәләрдә өеңә кайтып җитәсең?
– Эш сәгате беткәч кайтырга чыгам. Юлга бер сәгать чамасы салсак, җиделәрдә өйдә булырмын.
Сөйләшүдә пауза туды. Фәтхинең төп сүзен әйтер вакыт җитте. Һәрьюлы шулай итә ул. Бераз тукталып тора да, тамагын кырып кую урынына «ни»не күбрәк кушып, сүзен дәвам итә. Бу юлы да шулай булды, трубкада таныш сүзләр яңгырады.
– Ни, кара әле, брат, ни, сезгә килеп чыгарга уйлаган идек. Чамаң ничегрәк?
Бу сорауны да көтте Фәрит. Чөнки Фәтхи Саматычның «үгезне мөгезеннән тотуның дәвамы менә шушы «чамаң ничегрәк?»тә инде.
– Белмим шул, – дип башлады ул җавабын, – әлегә ни әйтергә дә белмим. Эш көне тәмамланырга да байтак вакыт бар. Безнең эшне үзең беләсең, кичкә кадәр кырыкка төрләнергә мөмкин.
Фәтхи Саматычның үзе кебек бераз пауза ясап торганнан соң, Фәрит сүзен дәвам итте.
– Миндә бер дә рәт юк бит әле. Дача йорты өчен алган сүсне балконга куеп торган идем. Кичәге яңгыр чылатып бетергән. Киптерергә дип шуны идәнгә тараттым. Анда ничек кеше алып киләсең инде...
– Йә, ярый, алайса. Мин сиңа шылтыратырмын әле.
Әлеге җөмләдән соң телефон трубкасында «пик-пик», «пик-пик» дигән кыска сигналлар ишетелә башлады. Алар, трубканы тотып торуда мәгънә юк, шылтыратучы кеше сөйләшүдән туктады инде дигәнне аңласалар да, Фәрит трубканы урынына куя алмый торды. «Пик-пик»ларга кушылып, шәҺәрнең икенче бер урынында шушындый ук телефон трубкасына әйтелгән «мин сиңа шылтыратырмын әле» дигән сүзләр аның колагында Һаман яңгырый иде.
Фәтхи Саматычның әллә нигә бер шылтыратуы, анда да хәл белү, ничек яшәве белән кызыксыну өчен түгел, бәлки «сезгә барып чыгарга уйлаган идек»не әйтергә шылтыратуы Фәритнең кулыннан эшен төшерде. Өстәлендә яткан кәгазьләрне бер алды, бер куйды, кат-кат укып карады, әмма аларда сүзнең ни турында барганы аның башына барып җитмәде. Шул халәтендә ул урыныннан торып ишекле-түрле йөренеп алды да тәрәзә кырына килеп басты.
Фәрит эшләгән бина калку урынга салынган, бу тирәдә иң биеге булганлыктан, каршыдагы Һәрнәрсәне рәхәтләнеп күзәтергә була. Аның карашы шәҺәр төзелеше кагылырга өлгермәгән шәхси йортларга, алар арасына уентык-уентык булып калган таллыкларга, аннан соң берөзлексез машина агылган урамга төште.
Күз алдындагы манзара сәгатьләр буе аерылмыйча карап торырлык булса да, ул күренешләр бүген Фәритнең игътибарын җәлеп итә алмады. Аның уйлары, ирексездән, үткәндәге бер вакыйгага әйләнеп кайтты, шул вакыйганы ул тагын бер кат хәтер иләгеннән үткәрә башлады.
Йөрәгендә җәрәхәт калдырган әлеге вакыйга Фәтхи Саматычның шундый бер «кунакка» килүеннән соң булган иде. Шул очрактан соң Фәрит якташының шылтыратуларын кабул итә алмый башлады, шәҺәрдән читтәрәк берәр төбәккә барырга туры килгәндә аңа квартира ачкычын калдыру түгел, менә шушылай, эштән соң кем беләндер килеп чыгарга уйласа, төрле сәбәпләр табып, идәненә «юеш сүс таратып» булса да, тегене китертмәү ягын карады.
...Ул елны, гомеренең дүртенче дистәсен тутырып килгәндә, мәхәббәткә икенче тапкыр тарыган иде Фәрит. Җырларда җырланган, романнарда тасвирланган бу илаҺи, изге хасиятнең бер кешегә ике кат килүенә нык шикләнә, хәтта ышанычын ук югалта башлаган бер чорда тарыган иде ул аңа.
Яшьлегенең таңында кичергән Һәм үзе өчен күңелсез тәмамланган мәхәббәттән соң Фәрит күпме еллар дәвамында берәүгә дә гашыйк була алмады. Бәлки, болай дип әйтү бик үк дөреслеккә дә туры килмидер. Ни дисәң дә, Фәриткә ошаган, яки аны ошаткан кызлар булмады түгел, булды. Студент чагында алар группасындагы бер кыз Фәриткә гыйшык тотып йөрде. Күз яшьләре белән еларга да тартынмады, хәтта: «Сукыр син, кызлар мәхәббәтен аңламыйсың», – дип, аны битәрләп ташлады.
Әмма Фәритне якын иткән хатын-кызны – ул үзе, ул танышырга теләгән кеше аны кабул итмәгәнлектән, күз төшереп йөргән очракларның дәвамы озакка бармый, күл су өстенә ыргыткан таштан соң хасил булган түгәрәкләр кебек, үзеннән-үзе юкка чыга торган иде. Бу юлы исә алай булмады.
...Чираттагы командировкага баргач, анда да китәр көненең соңгы сәгатьләрендә генә, Гөлйөзем исемле кызны очраткан иде ул.
Шулай, үзен озатып йөргән вәкил белән хушлашып, тимер юл вокзалына төшим дип кенә торганда, теге иптәш: «Фәрит Әнәсович, тегү фабрикасына кереп чыгыйк әле. Эшне оештырудагы кайбер яңалыклар белән танышырсыз. Керсәгез үкенмәссез, карарлык Һәм башкаларга тәкъдим итәрлек нәрсәләр бар анда», – дип куйды.
Озатып йөрүче вәкил тәкъдим иткән фабрикада булу Фәритнең планына кермәгән иде керүен. Шулай да ул анда кереп чыгарга уйлады. Беренчедән, хезмәтне оештыру, ярышның төрле алымнарын производствога кертү өлкәсендә эшләүче инженер буларак, игътибарга лаек яңалык яныннан болай гына үтеп китә торган кеше түгел ул, икенчедән, поезд килергә әле сәгать ярым вакыт бар.
Цех эченә үтү белән Фәритнең күзенә бер нәрсә – тегүчеләрнең баш күтәрми эшләүләре ташланды. Аның байтак кына предприятиеләрдә, оешмаларда булганы, андагы эшчеләрнең, хезмәткәрләрнең үз вазифаларын ничек үтәгәннәрен күзәтеп торганы бар. Алар, гадәттә, ят кешене күргәч, безгә кем килгән, нинди кеше йөри монда, дип, кызыксынмый калмыйлар. Ә биредә, киресенчә, кунаклар ягына баш күтәреп карау түгел, керфек селкетүче дә булмады. Бу күренеш бик тә ошады Фәриткә. Аның асылында ул башкаларга җитеп бетмәгән оешканлык, тәртип дигән бик тә мөҺим сыйфатларның берсен күрде.
Менә Фәриткә эшчеләрнең хезмәтен оештыру белән шөгыльләнүче, идарә штатында каралганча итеп әйткәндә, мастерны тәкъдим иттеләр.
– Гөлйөзем Садриевна, – диде ул кыяр-кыймас кына кулын сузып. Аннары кыска, әмма төпле итеп цехта, фабрикада хезмәтне оештыру турында сөйли башлады.
Фәрит иң элек шуңа игътибар итте: кыз үз эшен яхшы белә, бер генә урында да төртелеп, уйланып тормый. Артык, кирәкмәгән сүзләр дә кыстырмый. Әйтерсең, бу фабрикада ул мастер түгел, экскурсовод булып эшли. Шуның өстенә, күпме кешеләр белән сөйләшеп, күпме лекцияләр тыңлап та, Фәритнең мондый ягымлы тавышны ишеткәне юк иде. Йомшак, нәзакәтле, үзенә бер хас яңгырашлы бу тавыш теләсәң-теләмәсәң күңелне җәлеп итә, алай гына да түгел, җанга, йөрәккә үтеп керә. Бер сүз белән әйткәндә, нәфис, бик тә нәфис тавыш иде бу.
Буй-сын, килеш-килбәт ягыннан да табигать кыерсытмаган Гөлйөземне. Уртача буй, кара кашлар астындагы коңгырт күзләр, елмайганда үзенә бер сөйкемлелек өстәүче бит чокырлары, калынча иреннәр – боларның барысы егетнең күңелен яулаганнан-яулый барды.
Гөлйөзем сөйләвеннән туктады. Әмма Фәрит тораташтай басып торуын дәвам итте. Кызның тавышын тагын, тагын ишетәсе килә иде аның.
– Фәрит Әнәсович, бәлки цехларга үтәрбез, кайбер эшчеләр белән сөйләшербез!
Озатып йөрүче вәкилнең тавышы айнытып җибәргәндәй итте аны. Вакыты чамалы булу сәбәпле, Фәрит цехларда иркенләп йөри алмады. Әмма ул бик тә, бик тә канәгать иде. Аның бирегә килүе ярап куйды бит әле. Гөлйөзем Садриевнаның фабрикага кагылышлы йомыш белән Казанга барасы бар икән. Алар шунда очрашырга, мәкалә турында сөйләшергә сүз куештылар. Ә газетага язышу Фәрит өчен яңалык түгел. Дистәләгән язмасы дөнья күрде инде аның. Бу юлы да редакциянең бүлек мөдире: «Игътибарга лаек тәҗрибә булса, газетага мәкалә язарсың», – дип калган иде.
Шул очрашудан соң Фәритне алыштырып куйдылар диярсең. Вагон тәрәзәсеннән карап кайтканда да, шәҺәр транспортына күчеп утыргач та, өенә кайтып кергәч тә Гөлйөзем күз алдыннан китмәде. Икенче, өченче, дүртенче көннәрне дә дәвам итте аның бу халәте. Эштә эш сәгатен, өйдә ял вакытларын уздыра алмый газаплана башлады ул. Һәр сәгать, Һәр минут үткән саен кызны күрү теләге отыры арта барды. Шундый кичерешләр әсирлегендә иңке-миңке йөри торгач, ниҺаять, кызның Казанга килер көне дә җитте. Тик ни хикмәттер, Гөлйөзем үзенең килүе хакында хәбәр итмәде. Телефон шылтыраган саен Фәритнең башына: «Бу юлы ул инде», – дигән уй килсә дә, трубкадан ишетелгән тавыш Гөлйөземнеке булып чыкмый иде.
Инде тәмам тәкате калмагач, кызны үзе эзләп китте. Ярый әле, Гөлйөземнең кайсы оешмага киләсен сорап куйган иде. Ләкин түземсезләнеп көткән очрашу шатлыгын бу юлы да татырга туры килмәде: чөнки Гөлйөзем, килеп, бер генә көн күренгән дә авырып киткән. Туктаган кунакханәсендә урынлап ук ята икән.
Хәзер инде күрү Фәритнең үзеннән тора, ләкин авырып яткан кыз ничек кабул итәр икән аны?
Ни булса – шул дип, тәвәккәлләргә уйлады Фәрит. Чәчәк кибетенә кереп иң матур бер бәйләмне алды да кунак йортына юл тотты. Тиз барып җитте ул анда. Гөлйөзем туктаган икенче катка да тоткарлыксыз үтте. Нишләптер залның үзендә дә, аның ике ягы буйлап тезелеп киткән бүлмәләрдә дә тавыш әсәре сизелми иде. Күрәсең, җыештыручылар эшләрен тәмамлап ял итәргә утыргандыр, бүлмәләрнең вакытлы хуҗалары исә йомышларын тизрәк башкарыр өчен тиешле урыннарына киткәндер.
Фәрит кыяр-кыймас кына Гөлйөзем туктаган бүлмәнең ишеген шакыды. Эчтән бернинди тавыш ишетелмәде. «Әллә кайтып киткәнме?» дигән уй килде аның башына. Шулай да ул тагын шакып карарга булды. Әмма уң кулының бармаклары «тук-тук» дигән тавыш чыгарырга өлгермәде – ишек ачылып китте. Аның каршында күзләре яшьләнә төшкән, борынын кулъяулыгы белән томалаган Гөлйөзем басып тора иде. Шик юк, кызга грипп йоккан. Бөтен килеш-килбәте шуны раслап тора.
– Гөлйөзем Садриевна, исәнмесез! Хәтерлисез микән, мин сезнең фабрикада булган идем. Мәкалә язарбыз дип килешкән идек. Килүегез турында хәбәр итмәгәч, менә үзем эзләп таптым сезне.
– Хәтерлим, хәтерлим. Әйдәгез, узыгыз! Тик миннән авыру йоктыра күрмәгез. Сезгә хәбәр бирмәвем дә менә шушы авыру аркасында килеп чыкты инде.
Гөлйөземнең «узыгыз» дигән сүзен ишеткәч, Фәрит тартынып кына эчкә үтте, кулындагы чәчәкләрне кыз яткан карават башындагы вазага утыртты, аннары су салды.
– Менә бу чәчәкләр сезне тизрәк терелтсен! – дип, карават башына табарак этеп куйды.
Чәчәкләрнең тылсымлы көчкә ия булуын үзенең тойганы булмаса да, Фәрит ул турыда ишетеп белә. Үзләре белән бергә эшләүче бер ханым: «Мин үлеп чәчәкләр яратам. Бүләк итүче булмаса, үзем сатып алам. Елның теләсә кайсы вакытында алам. Аннары шул чәчәкләр шиңгәнче рәхәтлек кичерәм», – дип сөйли торган иде.
Дөрес, Фәрит үзе дә чәчәкләргә карата бөтенләй үк битараф кеше түгел. Ләкин аңа күбрәк болындагылары ошый. Бала чакта зурларга ияреп болынга барганда, үсә төшкәч күкрәк киереп печән чапканда төрле төстәге чәчәкләргә карап соклана торган иде.
Чәчәк куелган вазага күзен төшергәч, Гөлйөзем ничектер моңсуланып калды. Беркавым шулай әле Фәриткә, әле чәчәкләргә карап торды да, елмаеп:
– Рәхмәт, зур рәхмәт сезгә. Сигезенче Март белән котлап бер тапкыр чәчәк бүләк иткәннәр иде миңа... Шуннан соң чәчәк алганымны хәтерләмим. Сез минем күңел түрендә, иң тирәнгә яткан хисләремне кузгатып җибәрдегез, – диде.
Бу сүзләрне ишеткәч Фәриткә рәхәт булып китте – кыздан бу кадәресен үк көтмәгән иде ул. Хәл-әхвәлдән соң, сүз акрынлап фабрика хәлләренә күчте. Хезмәт дисциплинасы Һаман шулай әйбәт икән, Гөлйөземнәр цехы планны да әүвәлгечә арттырып үтәп бара икән. Инде сүз мәкаләгә килеп терәлде.
– Әйдәгез, бу юлга калдырып торыйк! Беренчедән, мине грипп газаплый, икенчедән, материалларны да җитәрлек күләмдә туплый алмадым. Аннан соң, дөресен әйтим – мин Сезнең ул тәкъдимегезне бик үк җитди кабул итмәдем, килгән кешеләр «сезнең тәҗрибәгезне матбугатта яктыртырга кирәк» дип бер генә тапкыр әйтмәделәр. Үзләре киткәч, сүзләре дә онытыла иде. Чынлап язу турында менә сез беренче булып әйтәсез.
Мондый җавапны ишетеп Фәрит шатланды гына. Димәк, Гөлйөзем белән яңадан очрашырга сәбәп бар. Әнә шулай уйлап, урыныннан кузгалырга булды ул Һәм саубуллашканда:
– Хәлегезне белергә керсәм, каршы килмәссезме? – дип өстәде.
– Юк, юк. Килеп йөрмәгез. Грипп ул бик йогышлы авыру. Бераз хәлләнү белән кайтып китәргә уйлыйм. Врачлар: «Гриппны аяк өсте уздырырга ярамый», – дигәнгә генә урынга яттым. Юкса, кайтып китә идем инде.
– Алайса мин фабрикагызга барып чыгармын. Анда барысы да кул астында: кешеләр дә, эшкә бәйле мәгълүматлар да.
– Үзегезгә карагыз, кирәк дип саныйсыз икән, рәхим итегез! Без кунакларны каршыларга Һәрвакыт әзер.
Гөлйөземнең җавабы Фәритне әлләни канатландырмаса да, күңелен дә төшерердәй булмады. Аның өчен иң мөҺиме – очрашуга юл өзелмәде. Әнә бит, хәл белергә дигәч, кунакларны каршыларга без Һәрвакыт хәзер диелде.
Шуларны уйлый-уйлый егет өйләренә таба юл тотты. Юк, кыз аны кире какмый, кире кагардай булса, мәшәкатьләнеп йөрмәссез, минем вакытым юк, кына дияр иде. Бигрәк тә андый тәкъдимнәрне элегрәк тә ясаганны искә алганда...
Трамвай тукталышына килеп җиткәндә Фәритнең кәефе шактый күтәрелгән, алдагы көннәргә кыйбласы аныкланган иде инде. Трамвайда, аннары троллейбуста кайтып, соңыннан ярыйсы гына җәяү атлыйсы булса да, фатирына кайтып җиткәнен сизми дә калды ул.
Гадәттә, бүлмәсенә Фәрит битараф кына кайтып керә. Берүзенә бер бүлмә булса да, күршеләр белән яшәү рәхәт түгел шул. Күршеләр дигәннән, чынлыкта ике бүлмәле фатирның кечкенә ягында яши ул. «Син ялгыз кеше, бер башыңа шул бүлмә җитеп торыр. Өйләнгәч, зуррагында яшәрсез», – дигәннәр иде аңа ордер биргәндә.
Ул вакыттан соң ун елга якын үтте инде, ә гаиләле була алганы юк әле Фәритнең. Хәер, гаиләле булсаң да, яңа фатир ачыкычын тиз генә чыгарып тоттырмыйлар сиңа. Ичмасам, күршеләре адәм рәтле кешеләр булсын иде. Бар тапкан акчаларын эчүгә бетереп баралар. Кайда эчеш – шунда сугыш, шунда талаш. Ә бер кухня, бер коридор булгач, Һаман-Һаман очрашып торырга туры килә үзләре белән. Әле бер көнне генә кухнядагы суыткычыннан колбаса алырга дип кергән иде, колбасасыннан җилләр искән булып чыкты. Хәер, ашау-эчү әйберләре бер генә тапкыр юкка чыкмады инде Фәритнең. Әйтә калсаң, «юк, без күрмәдек, без тимәдектән» башканы ишетмисең.
Бу юлы Фәрит күңелсез уйлардан арынырга тырышты. Дөресрәге, күңелендә туган өмет чаткысы кысрыклады ул күңелсез уйларны. Әйе, адәм баласын өмет яшәтә. Ә өмет Фәрит кебек ялгыз кешеләргә, яше җиткән генә түгел, үткән, әмма гаилә кора алмаган кешеләргә аеруча кирәк.
Гөлйөзем: «Хәл белергә килмәгез», – дисә дә, Фәрит ике-өч көннән яңадан кунакханәгә барырга булды. Шул ике-өч көн гүя өч ай кебек тоелды аңа. Ә баргач соңга калган булып чыкты. Кыз, аз гына хәлләнә башлау белән, җыенган да кайтып киткән икән.
Хәзер Фәриткә бер генә юл күренә кебек: тотарга да Гөлйөзем эшләгән фабрикага барырга! Ә барырга сәбәбе табылды бит инде. Бергәләп мәкалә язу турында беренче очрашу вакытында да, икенчесендә дә сүз булды. Шуның өстенә, берләшмә җитәкчеләре дә Фәритнең уй-ниятен хуплады.
Тормышта могҗиза булмый, диләр. Була икән шул. Фәрит командировкага таныклыгын алып, юлга чыгарга җыенып кына беткән иде, телефон трубкасында Гөлйөзем тавышы ишетелмәсенме?!
– Килеп чыктым әле, сез сораган мәгълүматларны да алып килдем. Теге юлы авыргач, эшләремне бетерми кайтып киткән идем, – диде ул, үзе килгән оешмадан шылтыратып.
Бу юлы инде алар күптәнге танышлар кебек күрештеләр.
– Сезне ничек көткәнемне белсәгез иде. Түзәр хәлем калмагач, үзем юлга җыендым. Менә командировка таныклыгы.
Егет шул сүзләрне әйткәч, кулын куен кесәсенә тыга башлады. Бу хәрәкәте белән ул «түзәр хәлем калмагач»ны аңлатырга уйлаган иде. Әмма Гөлйөзем аны туктатты:
– Документ күрсәтмәсәгез дә ышанам. Мәкаләнең шулай ашыгыч икәнен белмәгән идем. Менә, кирәклесен үзегез сайлап алырсыз, – дип, Фәриткә бер папка сузды. Аннары, егеткә сүз әйтергә урын калдырмаган кебек, болай дип өстәде:
– Мисаллар бездән, язу сездән. Минем үз гомеремдә андый әйбер язганым юк, хат язуны да хәтта көч-хәл белән башкарып чыгам.
Кызның сүзләренә каршы ни әйтсен соң Фәрит! Мәкалә турында сүзне беренче булып ул үзе чыгарды бит. Әмма аның башка әйтер сүзләре бар, нинди генә сүзләр әле?! «Ничек көткәнемне белсәгез», «түзәр хәлем калмагач»ка өстәп: «Фабрикагызда күргәннән бирле күз алдымнан китмәдегез, чын-чынлап гашыйк булдым мин сезгә»не, – өстисе бик тә килде аның. Ләкин... бу юлга сабыр итәсе булыр. Кызның: «очраган Һәр итәккә ябыша икән бу», дип уйлавы бар. Яшьрәк чакта гына ул ни әйтсәң – шул килешә. Аннан соң, Гөлйөзем егетнең халәтен болай да аңлады бугай: коңгырт күзләрендә кабынып киткән чаткылардан сизелде анысы.
Танышканда Һаман шулай эш турында гына сөйләшмәссең бит инде, дип Фәрит теманы алыштырырга булды.
– Бүгенге очрашуны, бәлки, билгеләп үтәрбез. Берәр кафега керик, яисә кино карыйк, – диде ул кызга.
– Кафеларда утырырга без күнекмәгән. Ә менә берәр кино караганда ярар иде. Тик Казанга эш белән килгән кешене вакыт дигәне бер дә иркәләми, мин кичке якта кайтып китәрмен дигән идем. Чакыруыгызга рәхмәт, караган чаклар булыр әле.
– Вәгъдә – иман алайса, киләсе очрашуда йә кинога, йә спектакльгә барырбыз. Бу юлы утырып киткән поездыгызга карап калырга рөхсәт итәрсез, бәлки.
– Вокзалга төшеп мәшәкатьләнеп йөрмәгез. Эшем кайчан бетсә – шунда кайтып китәм мин. Поездлар безнең якка бер-бер артлы узып кына тора.
Шулай дип, Гөлйөзем китеп тә барды.
Утырып язар өчен Фәриткә аулак, кеше комачауламый торган урын кирәк иде. Үзе эшли торган кабинеттан да кулайрак урын юктыр мөгаен. Шуңа күрә ул яңадан эшенә юнәлде.
Үзе күреп-белгәннәрне Һәм Гөлйөзем китергән кәгазьләрне өйрәнгәннән соң, бер-ике утыруда язып та бетерде ул аны. Язу машинкасында басылгач, алты битлек мәкалә булды. Атна-ун көн узуга язмасы республика газетасында басылып та чыкты.
Сабый баладай сөенде егет. Ташка басылган хәлендә берничә тапкыр укып чыкты ул мәкаләне. Менә әкәмәт, әйтерсең лә үзе түгел, башка кеше язган аны. Хәер, Һәр язмасы белән шундый хәл була аның. Газетада әйберсе дөнья күргән көнне күңеле түгәрәкләнеп, кәефе күтәрелеп китә.
Шул халәтендә ул, почтага кереп, зур конверт алды, конверт эченә газетаны тыгып ябыштырды. Юк, болай гына булмый бит инде. Берничә генә җөмлә булса да хат язарга кирәк. Фәрит конвертын яңадан ачты. Шунда ук, почта өстәленә утырып, хат язды. Фабриканың тәҗрибәсен яктырткан әлеге мәкаләнең редакция хезмәткәрләренә ошавын әйтте. Гөлйөзем Казанга килгәч яки үзе командировкага баргач бу вакыйганы билгеләп үтәрбез, дигән җөмләне дә өстәде.
Шундый зур мәкаләнең басылуы Гөлйөземне дә битараф калдырмаган икән. Алар бу газетаны эштә, кызлар белән бергә җыелышып укыганнар, үз исемнәрен күреп сөенешкәннәр.
Болар хакында Гөлйөзем җавап хатында язган иде. Әлеге хатны кат-кат укыды Фәрит. Инде алга таба нишләргә? Шулай хат язышуны дәвам итәргәме, әллә аралашуның башка юлын табаргамы?
Әлеге сорауга җавапны икенче көнне генә тапты ул – мәкаләсен чыгарган редакция булышты аңа. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, редакциянең бүлек мөдире әлеге тәҗрибәне киңәйтебрәк язарга, брошюра итеп бастырып чыгарырга тәкъдим ясады. Брошюраны китап итеп бастыру хакында нәшрият белән үзе сөйләшергә булды.
Бу тәкъдимне Фәритнең эш урынында да хуплап каршы алдылар. Мондый ук зур эшкә тотынганы булмаса да, язып карарга ниятләде ул. Ни дисәң дә, изге гамәл үтәү өстенә, Гөлйөзем белән очрашуны дәвам итәр өчен бер сәбәп бит!
Шул көннән башлап, җае чыкса – җаен туры китереп, чыкмаса үзе чыгарып, фабрика тарафына сукмак салынды.
Бу район үзәгенә эләгү авыр түгел үзе, әмма кунакханәгә урнашу гына кайчак авырга туры килә иде. Шулай бер баруында урынсыз калды. Гадәттә, иртәнге якта, поезддан төшү белән кунакханәгә урнашып куя иде Фәрит. Бу юлы исә фабрикага юнәлде – тизрәк Гөлйөземне күрәсе килде. Ә кичен, фабрикада эшен бетереп, кунакханәгә килсә – бер генә буш урын да юк. Инде нишләргә? Кая барырга? Шул сорауга җавап эзләп торганда, Гөлйөзем аңа:
– Әйдәгез, безгә киттек! Мин апа белән генә яшим. Алай фатирыбыз бик яхшыдан түгел түгелен. Ошатсагыз, бездә кунарсыз, – дип әйтеп куймасынмы! Әле дә ярый кунакханәгә Гөлйөзем белән бергә сугылганнар иде.
«Ошатсагыз, имеш!» Гөлйөзем сүзләреннән соң Фәрит көлемсерәп куйды. Әйтерсең, аның үз фатиры Һушны алырлык. Аннары Фәритнең бирегә килеп йөрүе, беренче чиратта Гөлйөзем өчен түгелме соң инде?!
– Саумысез, хуш киләсез! – дип каршы алды аларны Гөлйөземнең апасы.
Мондый ачык йөз, эчкерсезлекне күптән тойганы юк иде Фәритнең. «Әллә әйтеп куйдымы икән? Әйтеп куйса, бигрәкләр дә әйбәт. Димәк, минем хакта биредә сүз булган».
Кичке ашны ашагач, озак кына альбом карадылар. Әтисе белән әнисе бергә төшкән фотоларны караганда Гөлйөзем моңсуланып калды, күзләре яшьләнгәндәй булды. Фотога караганда, кыз коеп куйган әтисе икән. Шундый ук киң маңгай, почык борын. Хәер, бу яктан Фәрит белән дә охшаш икән ул.
Гөлйөзем бик иртә әнисез калган. Кызчык башлангыч мәктәпне тәмамлыйсы елны ук мәңгелек йортка озатканнар икән аны. Үлеме дә бер дә уйламаганда, юктан гына килеп чыккан.
Яз көне – иртә-кич туңдырып, көндезләрен кояш җылысыннан күлләвекләр хасил булган чорда булган ул хәл. Иртәнге якта әнисе, мал-туарга печән төшерим әле дип, абзар түбәсенә менгән. Төшкәндә баскычы таеп киткән дә, әнисе аяк астындагы бозга егылган. Баш мие селкенүдән вафат та булган. Вакытында ярдәм итсәләр, бәлки, исән дә калыр иде. Күрүче, алып кереп урынга салучы булмаганлыктан, әнисе салкын абзарда озак яткан. Мәктәптән кайтканда Гөлйөземне әнисенең суынган гәүдәсе генә каршы алган.
Аннан соң әтисе белән генә яшәгән кыз. Юк, начар кеше булмаган Садри ага. Хәләл җефетеннән калгач, эчеп-исереп, азып-тузып та йөрмәгән. Киресенчә, буш вакыты булу белән өенә, кызы янына ашыккан. Ерак юлга чыкканда гына Гөлйөземне күршеләре белән калдырып китә торган булган.
– Гадәттә, йоклаганда гырлаган кешене яратмыйлар. Ә мин, киресенчә, әти гырлаганны ишетсәм – җаным тынычланып китә иде. Аллага шөкер, әти өйдә, без бергә бит, дип уйлый идем, – диде Гөлйөзем, әтисенең фотосына карап.
Садри ага да исән түгел икән инде. Гөлйөзем, буйга җитеп, техникум тәмамлаган елны әтисе вафат булган. Шулай итеп, кыз берьялгызы калган. Әле дә ярый, әнисенең сеңлесе бар икән. Мөлаем йөзле, кече күңелле шушы апа белән фатирдашлар гына түгел, сердәшләр дә булып яшәп яталар.
Бер кичтә әнә күпме белде Фәрит Гөлйөзем турында. Ә йоклар алдыннан урам әйләнеп кайтканнан соң, алар арасында ниндидер бер якынлык, җылылык урнашты. Гүя аларның танышлыгы еллар буена дәвам иткән диярсең.
Бу җылылык Фәрит өчен аеруча мөҺим, аеруча зарур иде. Ни генә дисәң дә, гашыйклык, мәхәббәт уты бер яктан гына кабынса – аның ахыры күңелсез тәмамлана. Фәрит моны бик яхшы белә.
Икенче көнне, көне буе фабрикада булганнан соң, Казанына юл тотты Фәрит. Вагонда кайтканда күңеле күтәренке, кәефе яхшы иде аның. Моннан соң инде ул үзенең Казанында да, фабрикага килгән очракта да, Гөлйөзем белән якын кешеләр кебек күрешәчәк. Тик менә шунысы: фабрикага якын арада гына барып чыга алырмы әле ул?
Кайтып җиткән көнне үк Фәрит язарга утырды. Үзе яза, үзе Һаман Гөлйөзем белән бергә булган минутларын искә төшерә. Эшкә бара-кайта, аннары өйдә язулары өстендә утыра торгач, айдан артык вакыт үткәнне сизми дә калды Фәрит. Бу вакыт эчендә эше тәгәрәп кенә барды аның. Брошюра дигәненең дә йомгаклау өлеше генә калды.
Беренче итеп ул, әлбәттә, Гөлйөземгә укытачак. Тик нишләргә? Җыенып, фабрикага китеп барыргамы, әллә Гөлйөземнең Казанга килгәнен көтәргәме? Айга бер тапкыр барыбер килми калмас бит инде ул. Уйлана-фикерли торгач, телефоннан шылтыратып сөйләшергә булды.
Бер уң кылса, кыла бит Ходай! Шушы көннәрдә Гөлйөзем үзе Казанга җыена икән. Бер-бер хәл килеп чыкмаса, өч-дүрт көннән килеп тә җитәчәк!
Каршы алырга кирәк аны! Бәлки Фәрит кызны үзләренә дә чакырыр әле. Килсен, күрсен егетнең кайда яшәгәнен. Танышу-аралашу матур гына барса, кызга өйләнү турында тәкъдим ясауны да тау артына күчермәс Фәрит.
Әнә шундый уйлар белән яшәде егет бу өч-дүрт көндә. Эшенә киткән саен бүлмәсен яхшылап җыештырып китте, кайткач та кирәк-кирәкмәгән әйберләрдән арына торды. Бүлмәсендә тәртип салу тәмамлангач, аның башына спектакль карар өчен билет алып кую фикере дә туды. Һәм ул, эштән кайтышлый кассага сугылып, бу гамәлне дә үтәде.
Гадәттәгечә сүзендә торды Гөлйөзем, әйткән вакытында килеп кенә калмады, шул көнне үк телефоннан шылтыратып, Фәриткә хәбәр дә бирде. Тик килгән көнне үк очрашып булмаячагын да искәртергә онытмады.
Иртәгә булгач иртәгә! Әмма спектакльгә билет бүгенге кичкә алынган бит. Чөнки Фәрит билетны нәкъ менә Гөлйөземнең килер көненә чамалап алган иде. Трубкага шул турыда әйтергә ашыкты.
– Анысы мөмкин. Ул кич белән, эш көне тәмамлангач була бит.
Кызның уңай җавабын ишеткәч, очрашу урынын билгеләделәр. Аңа кадәр вакытны ничек кенә уздырырга соң? Әллә кайтып, киемнәрне алыштырып килергәме? Алай дисәң, Фәрит бу араларда эшкә иң матур костюмын киеп килә. Бүген дә ул кешелеккә дигән костюмыннан иде. Чәчәк хәстәрләп куйса – яхшы булыр иде. Әнә бит, беренче тапкыр чәчәк биргәндә ничек сөенде Гөлйөзем.
Көнлек планны корып, эш өстәле артына утырганнан соң да шактый гомер тынычлана алмады егет. Әйтерсең ул яшьлегенә кире кайтты, әйтерсең беренче тапкыр кызлар янына барырга җыена. Шул халәтеннән айный алмый утырганда, Фәритнең бүлмәсенә Фәтхи Саматыч килеп керде.
Шактый ук чибәр күренә үзе. Башында – диңгез җәнлеге тиресеннән теккән бүрек, өстендә – яңа пальто, кулында – дипломат.
– Дус кеше, кара әле, ни... ачкычыңны биреп тормассыңмы? Бер чәчби белән барып чыгарбыз дигән идем. Бүген минем эшкә барасы көнем түгел, – диде ул, бик нык ашыкканын сиздереп.
Әллә нәрсәгә йомшаклык күрсәтте шунда Фәрит. Бирде ачкычын. Һәм кисәтеп тә куйды:
– Мин кайтканчы өйдә торыгыз! Бәлки мин дә кунак алып кайтырмын. Юкса, ялгыз ир яшәгән бүлмәгә кыз кешенең керәсе килмәс. Бигрәк тә беренче тапкырында. Ә болай, сез көтеп торсагыз, кунак янына кунак булып керергә, бәлки, баш тартмас.
Әйе, Фәритнең йомшаклык күрсәтүе нәкъ әнә шул кунаклар янына Гөлйөземне чакырырга ният итүдән иде.
Очрашу урынына килгәндә аеруча бер җиңеллек, күңел күтәренкелеге биләп алган иде Фәритне. Шуның өстенә, урамда ябалак-ябалак кар ява. Чип-чиста, ап-ак кар! Аның белән бергә җир өстенә пакьлек, аклык иңә. И-и, ярата да соң Фәрит утырып кына яуган карны. Авылда яшәгәндә, ишеп-ишеп яуган кардан соң, аягына аучы чаңгысы элеп, басуда, урман аланнарында йөрергә чыгып китә иде ул. Тирә-як тынлыкка чумган. Кошлар, җәнлекләр әле ояларыннан чыкмаган да бугай – нинди дә булса эзнең әсәре дә юк. Менә кинәт кенә, чаңгы тавышын ишетеп булса кирәк, кар астыннан көртлек атылып чыга да бар көченә канатларын җилпи-җилпи урман өстенә таба оча башлый. Кардан ышыкланып торган пошиларның куаклыкларга таба юл алган эзләре күзгә ташлана...
Спектакль башланырга сәгатькә якын вакыт бар әле. Әнә Фәрит көткән урынга Гөлйөзем якынлашып килә. Өстендә – озын тун, башында – тунының якасы төсле үк мех бүрек. Коеп куйган артистка диярсең. Бу инде фабрикада күргән, өстенә халат кигән мастер кыз түгел. Шулай да Гөлйөземне артистка белән чагыштыруына бераз уңайсызланып куйды Фәрит.
Нишләптер халыкта матур, чибәр кешене: «Нәкъ артист кебек», – диләр. Баксаң, артистлар гына матур киенми икән бу дөньяда...
...Яңа театр бинасының фойесы зур, иркен иде. Ул үзе бер музейны хәтерләтә. Киндер тукымаларда – танылган артистларның портретлары, төрле елларда куелган спектакльләрнең афишалары, театр коллективына бирелгән Мактау кәгазьләре, артистлар эшчәнлегенә багышланган төрле экспонатлар...
Гөлйөзем артистларның яшь чактагы рәсемнәрен карарга ярата икән. Төрле елларда төшкән Һәр труппаны, андагы Һәр артистны ул җентекләп күздән кичерде. Шулай гастрольдә төшкән бер рәсем яныннан китә алмый торганда, Фәрит, беренче тапкыр кызның кулыннан алып, аны алга таба әйдәгәндәй итте, залга үтәргә вакыт җиткәнлеккә ишарә ясады.
Гөлйөзем аның бу хәрәкәтеннән канәгатьсезләнү сиздермәде, киресенчә, табигый бер күренеш буларак кабул итте. Залга да алар кулга-кул тотынып үттеләр.
Әсәр яшьләр тормышы турында иде. Ә кайда яшьләр – шунда мәхәббәт, уен-көлке, җыр-музыка. Мәхәббәт, гыйшык-мыйшык уйналган җирдә исә хәйләсе дә, мәкере дә, алдау-йолдау да урын ала. Җилбәзәк егет бер үк «яратам» сүзен берничә кызга әйтеп йөргән урынны караганда, Гөлйөзем:
– Иң яратмаганым – алдакчы кеше. Бигрәк тә сөю-сөелү, яратышу кебек тойгыларда уйнаучыны, мәхәббәткә хыянәт итүчене күрә алмыйм, – дип куйды.
Аңлаган кешегә аңларлык иде кызның сүзләре. Күрәсең, инде ул мәхәббәт кебек изге тойгыны татып караган, йә хыянәт, йә башка сәбәп аркасында күңелсезлеккә тарыган, ир-ат халкына ышанмый башлаган. Гөлйөзем әйткән сүзләрдән, ул сүзләрнең әйтелешеннән шуны аңларга була иде.
Спектакль тәмам. Алар киенеп урамга чыктылар. Инде үзләренә кайту турында Гөлйөземгә әйтергә вакыт җитте. Тик ничек итеп ясарга соң бу тәкъдимне? Ярый ла, Фәритне кыз дөрес аңласа. Ә аңламаса? Аны спектакльдәге сыман җилбәзәк егет дип кабул итсә?! Шулай да егет җөрьәт итәргә булды Һәм кызга, беренче тапкыр син дип дәшеп, сүз кушты:
– Мин сине кунакка чакырырга уйлаган идем. Әйдә, безгә киттек! Ничек диләр әле, кунак ашы – кара каршы, диләрме? Мин сездә кунакта булдым бит...
– Чынлап әйтүеңме бу сүзләрне? Соң бит инде. Бу вакытта кунакка баралармыни?!
– Бәлки ялгыз яшәгән ир фатирына барырга тартынгансыңдыр. Тартынма! Без ялгыз бүлмәгә кайтмыйбыз. Анда бер пар көтә безне. Сиңа иптәш бар, диюем.
– Бүген соң инде. Әйдә, укыйсы язманы иртәгә карыйк. Көндез мин гел буш, ә кичен өйгә кайтып китәрмен. Бик уңайлы поезд бар.
Әнә шундый сөйләшү булды егет белән кыз арасында. Ә Гөлйөземнең сүзләрендә гаҗәпләнерлек берни дә юк. Авыл күзлегеннән караганда, вакыт, чыннан да, шактый бит инде. Юк, Гөлйөземнең сүзләрен баш тарту дип аңларга кирәкми. Әнә ул да беренче тапкыр «син» дип эндәште.
Кызны трамвай тукталышына терәлеп диярлек торган кунакханәгә кертеп җибәргәннән соң, өйләренә юл тотканда шулай дип уйлады Фәрит.
Кайтып кергәндә Фәтхи Саматычлар юк иде инде. Балигъ кешеләр өчен вакыт артык соң булмаса да, дустының Һәм аның белән «кунак»ка килгән ханымның эзе суынган Һәм «Ярый әле, Гөлйөзем бүген килергә ризалашмады. Юкса, алдакчы булып кала идем. Юк кунакларны бар диеп...» – дигән уй узды Фәритнең башыннан.
Иртән яхшы кәеф, күтәренке күңел белән уянды Фәрит. Бүген ул эшкә барып бер кат күренәчәк тә, андагыларны кисәтеп, Гөлйөземне алырга китәчәк. Аннан соң алар бирегә – егетнең фатирына кайтачаклар.
Чәй янына куелачак тәм-томнарны егет аның теләгеннән чыгып, кыз белән бергә алачак. Ә ит затыннан булган колбаса, ветчина, каклаган каз кебек ризыклары әзер инде аның. Хәтта әнисе җибәргән казылыгы да бар әле. Күршеләренең генә кулы тимәсен суыткычка.
Фәрит, кунак алдына куелачак нигъмәтләрне күңеленнән үткәргәннән соң, бүлмәсенә күз ташлады. Урын-җирләр тәртиптә. Караваты матур итеп җыештырылган. Мендәрләр кабарып тора. Карават җәймәсе өстәл өсте кебек тип-тигез. Фәтхи Саматыч алып килгән ханымның кулы тимәде микән бу караватка. Фәрит болай ук пөхтә итеп җыештырган кебек тоелмаган иде.
Утырып яза, эшләп арыгач шунда гына йоклап китә торган диван-караватны исә Фәрит тагын бер кат рәтләгәндәй итте.
Барысы да алдан уйланылганча, сөйләшеп куелганча килеп чыкты. Бүлек җитәкчесенә хәлне аңлатканнан соң, Гөлйөзем янына ашыкты ул. Бу юлы инде кыз да ниндидер сәбәп табып тормады, күрешеп хәл-әхвәл сорашкач кына:
– Төнем тыныч үтмәде. Күрше бүлмәдәге ирләр төн буе шауладылар, ниндидер мәҗлес булды, ахры. Сөйләшүләре-кычкырулары исерек кешеләрнекенә охшаган иде. Әллә нәрсә башым авыртып тора, – дип куйды.
Фәритләргә барып кергәндә, төшке аш вакыты җитәргә шактый иде әле. Шулай да, башта өстәл артына утырып, капкалап алырга булдылар. Фатир тыныч, аулак. Фәритнең бәхетенә күршеләре каядыр киткән. Юкса, мондый тыныч вакытлар бик сирәк була биредә.
Чәйләп алганнан соң, Фәрит кызның алдына үзенең язмаларын куйды. Шактый күп җыелган икән инде. Болардан, мөгаен, кулга тотарлык, әйбәт кенә китап чыгачак.
Фәрит кычкырып укырга, Гөлйөзем тыңларга, үз фикерен әйтеп барырга дип килештеләр. Бер тын алуда диярлек язмаларының яртысына җитте Фәрит.
Гөлйөзем аны бүлми генә, бик тә кызыксынып тыңлап утырды. Әмма тора-бара аның игътибары кимегәндәй булды. Вакыт-вакыт ул башын да тоткалап куя иде. Аның бу халәтен күреп торган Фәрит түзмәде:
– Әллә кәефең начарланамы, Гөлйөзем? Алайса, әнә ятып тор! Вокзалга төшкәнче бераз хәл җыеп ал! – диде.
– Ниндидер бер начар гадәтем бар. Урын сайлыйм, кунакханәдә дә, кешедә дә ял итә алмыйм. Юлга чыксам ялым – ял, йокым – йокы түгел.
Кызның җавабы Фәриттә гаҗәпсенү уятмады. Киресенчә, Гөлйөземнең халәтен бик яхшы аңлады ул. ВУЗда укыганда аның бер бүлмәдәше нәкъ шундый егет иде. Бергә торгач, бергә ашап-эчкәч, шактый дуслашып өлгергәннәр иде алар. Хәтта башта Фәритләр авылына, аннан соң дус егетләрнекенә кунакка да кайтып килделәр. Менә шунда күрде ул урын сайлаган кешене. Кулдан килгәннең барысын эшләсә дә, студент дусты рәтләп ял итә алмады Фәритләр авылында. Гөлйөзем дә шундый кеше булып чыга инде алайса. Шулай да ул кызга тәкъдимен яңадан кабатлады:
– Тартынма, ял ит! Мин берәр сәгать кибетләрдә йөреп кайтам. Әнә сиңа карават. Ә язманың эчтәлеге сиңа таныш бит инде. Бастырып чыгарыр алдыннан, укып карау өчен, аның бер экземплярын бирәләр икән. Шунысын укырсың, – диде.
Әйткәннәренең буш сүз түгел икәнен раслар өчен Фәрит урыныннан торып киенә үк башлады.
Гөлйөземнең хәле, чыннан да, хәл иде булса кирәк. Егет чыгып киткәндә аңа кайтарып бер сүз әйтмәде. Ә кайтып кергәндә ул караватта ята иде.
– Әллә синең карават шифалы инде: бераз йоклап та алдым әле, – диде ул, Фәрит кайтып кергәч. Чишенмичә, болай гына ятып торганлыктан, кыз егеттән әлләни читенсенмәде.
Сәгатьле вакыт түгел, көннәр, айлар, хәтта еллар сизелми уза торган заманда яшәгәнгәме, әллә бу көнне бик озак көтеп алгангамы – Гөлйөземне өйгә дәшкән көн узып та китте. Һәрхәлдә Фәрит өчен бик тиз узды ул.
Кызны башта – кунакханәгә, аннан вокзалга озатып, фатирына яңадан кайтып кергәндә тышта караңгылык пәрдәсе үз канатларын Һәр тарафка киң итеп җәйгән иде инде. Аны тагын ялгыз бүлмә каршы алды. Ләкин бүгенге ялгызлыгы башка көннәрдән аерыла иде аның. Ни дисәң дә, бүлмә яңа истәлекләр белән тулыланды. Әнә Гөлйөзем утырган урындык, әнә Гөлйөзем чәй эчкән тустаган әнә Гөлйөзем ятып ял иткән карават. Озак карап торды ул кыз ял иткән караватка. Әйтерсең, толымнарын җәеп, кыз Һаман анда ятып тора. Тиз генә кагылмас әле Фәрит бу караватка, кызның төсе итеп саклар. Ә үзенә әнә диван-карават бар. Шунда ял итеп, шунда йоклап яшәр ул бер гомер.
Алдагы көненә планнар кора-кора ишекле-түрле йөренеп алды Фәрит. Аннары карават янына килеп басты. Басты да аеруча бер дикъкать белән күзәтүен дәвам итте. Чү, стена буенда, мендәрнең читендә кап-кара булып чәч бөртеге ята түгелме соң?! Әйе, нәкъ үзе! Гөлйөземнән тагын бер истәлек. Аның буй-сынына матурлык өстәп торган толымыннан калган бер бөртек!
Саклаячак Фәрит ул чәч бөртеген. Саклаячак Һәм Гөлйөземнең үзенә дә күрсәтәчәк. «Менә күр, минем өчен синең чәч бөртегең дә кадерле», – диячәк...
...Алдынгы тәҗрибә турында булгангамы, җәмгыять кануннарына туры килгәнгәме – нәшрияттә озак тотмадылар Фәритнең язмасын. Берәр ай чамасы үтүгә, брошюраның төзәтеп уку өчен бастырылган данәсен, наширләр теле белән әйткәндә, корректурасын укырга дип нәшрияткә чакырдылар. Бу хакта кичекмичә Гөлйөземгә хәбәр итәргә кирәк! Уртак хезмәт җимеше бит! Аннан соң, кыз белән очрашырга менә дигән сәбәп! Һәм, Фәрит, кичекмичә, әлеге фабриканың директорына шылтыратты. Китапның чыгуы фабрика өчен дә зур вакыйга булганлыктан, мастерын ул корректура укыр өчен махсус җибәрергә вәгъдә бирде.
Килсен, тизрәк килсен иде Гөлйөзем. Бу юлы, бәлкем, кызның тел төбен капшап карар, ягъни өйләнешү турында әйтергә җөрьәт итәр.
Сөйләшкәннең икенче көнендә Гөлйөзем Казанда иде инде. Бу яңа хәбәр аңа да яхшы тәэсир иткән, ахры. Йөзе көләч, шатлыгы тышка бәреп чыккан. Ә бәлки, брошюра түгел, егет белән күрешергә мөмкинлек туганга көләчтер аның йөзе. Адәм баласы – сихри дөнья! Шул дөньяга ачкыч тапсаң – син дә, ул да бәхетле, тапмасаң, шулай ачкыч эзли-эзли гомереңне үткәрәсең.
Бу юлы Гөлйөзем артык кыстатып, төрле сәбәпләр табып тормады, төзәтү өчен бастырылган данәне укыр өчен Фәритләргә барырга риза булды.
Шактый утырдылар алар корректура укып. Әле китап итеп төпләнмәгәнгә күрә, бер кисәген – берсе, икенче кисәген – икенчесе укыды. Хәер, кисәкләмичә, бер-бер артлы укысалар да булыр иде. Брошюра калын китап кадәр булмый инде ул. Капкалап, чәй эчеп, башны ял иттерү өчен туктап-туктап укый торгач, кичке якка таба эш төгәлләнде дә.
– Менә, җиңеп чыктык. Хәзер нишлибез? – диде Фәрит кызга. Һәм шунда ук сүзен дәвам итте. – Бу вакыйганы юып алабызмы әллә? Минем нәкъ кызлар эчә торган гына шәрабем бар.
– Юк, юк. Андый нәрсәне гомеремдә дә эчәсем юк. Бер мәҗлестә бик кыстагач бер-ике йотып караган идем. Кабаттан укшып, газапланып беттем.
Фәриткә бик тә ошады кызның җавабы. Дөресен әйткәндә, эчкән хатын-кызны җене сөйми аның. Асылда тәкъдимен нәкъ менә кызны сынап карар өчен генә әйткән иде ул. Тик менә нишләргә: өйләнешү турында әйтергәме-юкмы? Танышуларына ярты елдан артып китсә дә, сөю-сөелү, мәхәббәт турында зурдан кубып, уртага салып сөйләшкәннәре юк. Әмма бу юлы очрашканда Гөлйөземнең шатлыгы йөзенә чыкканлыгын сукыр кеше дә абайламый калмас иде. Шуңа күрә Фәрит өйләнү турында әйтмәсә дә, кызның күңел кылларын чиртеп карарга булды. Дөрес, гаилә кору турында әйтсә дә, зур гөнаҺ булмас иде. Чөнки берсе – дүрт дистәне, икенчесе – өчне тутырып килгән кешеләргә күпме көтәргә мөмкин? Алай тартып-сузып йөрсәң, бөтенләй ялгыз калуың бар.
– Беләсеңме, Гөлйөзем, – дип башлады сүзен Фәрит, – мин синең килүеңне чын күңелдән көттем. Көтү авыр булса да, көтәр кешең булгач, бу дөньяда яшәве алай ук авыр түгел икән. Аннан соң, син соңгы тапкыр Казаннан киткәч, мин ялгыз булмадым. Әнә, синең чәч бөртегең сине хәтерләтеп торды.
Егет Һаман сүзен дәвам иткән булыр иде, тик кызның йөзендәге үзгәрешне күреп, туктап калды, аның кыяфәте теге вакытны кунакханәдә чәчәк бүләк иткән чакны хәтерләтте.
– Чәч бөртеге дисеңме? Минем чәчме? Алыйм әле аны үзем белән. Мәрхүмә әнием: «Чәчегезнең бөртеге дә аунап ятмасын, башыгыз сызлаулы булыр», – дия иде. – Сезнең монда мич дигән әйберегез юк бит, кайткач яндырырмын мин аны.
Шулай сөйләнә-сөйләнә чәч бөртеген эленгән урыныннан алып кәгазьгә төрде, аннан сумкасының кечкенә кесәсенә салып куйды Һәм китәргә җыена башлады.
– Брошюра нәшриятта басылып чыккач, бәлки, безгә килеп чыгарсың. Фабрикада очрашу үткәрербез. Бу юлы кунакханәгә кереп йөрмә, туп-туры үзебезгә рәхим ит! Мин сине көтәрмен, – диде ул, Фәриткә карап.
«Мин сине көтәрмен!» Кызның менә шушы сүзләре сары май булып ятты егетнең күңеленә.
Брошюраның корректурасын укыр өчен килгән Гөлйөзем кичке поездга утырып өйләренә кайтырга җыенды. Соңгы китүләрендәге кебек, Фәрит аны бу юлы да вокзалга озата төште.
Әлбәттә, бу – гадәти генә, брошюра язарга булышкан кешене генә озату түгел иде. Бу юлы егет хәтта Гөлйөземне кочаклап та алды. Кешеләр булмаса, иреннәр иренгә дә тигән булыр иде. Әмма Фәрит алган тәрбия моны эшләргә ирек бирмәде. Ул үз гомерендә әтисе белән әнисенең үбешеп торганын бер генә тапкыр да күрмәде. Гомумән, авыл җирендә әллә тыйнаклыктан, әллә хисләрне тышка чыгаруны башкаларга күрсәтергә оялудан, үбешү-кысышу, кочышу кебек интим гамәлләр кеше күз алдында эшләнми. Менә шуңа күрә, бу теләге шактый көчле булса да, Фәрит кызны кочаклаудан ары китә алмады. Ләкин ул Гөлйөземне озатканда бер нәрсәне яхшы тойды: кыз аңа битараф түгел. Әнә ничек елыша төшеп, ярым иркәләнгәндәй итеп керде ул Фәритнең кочагына.
Брошюраның төзәтелгән данәсен нәшриятка тапшырып, ай-ай ярым да үтмәгәндер, Фәриткә, китапның сигнал экземплярын килеп алырга, дип шылтыраттылар. Бу инде брошюра әзер дигән сүз иде.
Әзер китапчыкны кулына алгач, Фәрит куанычыннан нишләргә дә белмәде. Әнә брошюраның титул битендә аның исем-фамилиясе зур итеп язылган – Фәрит Гарифуллин. Ә эчтә, беренче битендә үк, китапны дөньяга чыгаруда зур булышлык күрсәткән фабрика җитәкчелегенә, анда эшләүче мастер Гөлйөзем Садри кызы ҖиҺаншинага рәхмәт сүзләре әйтелгән.
Икенче көнне егет поездда иде инде. Ул хәтта юлга чыгасын әйтеп тә тормады. Нигә әйтеп торырга? Аны бит Гөлйөзем үзе чакырып китте. Эшчеләр белән очрашу оештырылмаган очракта да, Гөлйөземне күрәчәк, аны сөендерәчәк. Иң мөҺиме – өйләнешү турында тәкъдим ясаячак. Поезддан төшкәч, шундый уйлар белән туп-туры Гөлйөземнәр фатирына китте. Әмма, ни аяныч, кыз өйдә юк иде. Аны фабрика башка өлкәгә – командировкага җибәргән. Аның каравы, Фәрит Гарифуллинны фабрика директоры бик җылы каршы алды, кунаклар өчен тота торган махсус бүлмәгә урнаштырды.
Директор белән күрешкәннең икенче көнендә үк брошюраның язмышы хәл ителде. Дирекция аны тулаем сатып алачак, үз эшчеләренә Һәм республикадан читтәге төрдәш фабрикаларга бүләк итеп бирәчәк. Фәрит фабрикага килгән көнне үк директор шушы мәсьәләне дә хәл итеп куйды.
Табигать шулай яратылган. Вакытны-сәгатьне, көнне... Һич кенә дә туктатып булмый. Берничә көн кунак дәрәҗәсендә булганнан соң, фабрикадан китәр көн дә килеп җитте. Иртәгә юлга – өенә кайтырга чыгачак Фәрит. Тик менә нишләргә – Гөлйөзем Һаман кайтып җитми. Аны күрми китә алмый бит инде ул. Автордаш буларак кына түгел, тагын да зуррак максат – гаилә кору хакында сөйләшергә иде бит үзе белән. Һәм менә сөенеч: кичтән, саубуллашыр өчен директор янына сугылгач, Гөлйөземнең иртәгә кайтып җитәчәген әйттеләр. Болай булгач, кызны күрмичә, аның белән сөйләшмичә китми инде ул.
Иртәгесен аларның очрашуы бик табигый, әмма башкаларына караганда салкынрак килеп чыкты. Юлдан арып кайткангамы, башка сәбәптәнме – Гөлйөзем Һич кенә дә ачылып сөйләшмәде, үзенең Һәм хезмәттәшләренең тәҗрибәсен яктырткан брошюраны кулына алгач та сөенечен әлләни сиздермәде.
– Мин бүген китәм инде. Чөнки сездә болай да озак кунак булырга туры килде. Синең белән бик җитди мәсьәлә турында сөйләшергә исәбем бар иде, – диде аңа Фәрит үз итеп.
– Безнең сөйләшәсе сүзләр бетте кебек. Языласы брошюра язылды. Моның өчен сезгә зур рәхмәт! Бер истәлек булып калыр ул безгә.
Кызның тавышында ниндидер битарафлык катнаш үпкәләү чалымы сизелә иде. Башка вакытта, башкарак максат белән сөйләшсә, бәлки, егет моны тоймас иде. Әмма бүген – кызны бөтен җаны-тәне, бөтен барлыгы белән бирелеп тыңлаганда сизде. Шулай да күңеленә нык беркетеп куйган сүзен әйтергә булды.
– Гөлйөзем, без инде яшь-җилкенчәкләр түгел, – дип башлады ул сүзен, – мәсьәләне олыларча, уртага салып сөйләшергә мөмкин. Мин дүртенче дистәне тутырып килсәм дә, күңелгә синдәй үзенә тартып торган кызны очрата алганым юк иде. Синең белән беренче тапкыр очрашканнан бирле шул хистән аерыла алмыйм. Бер сүз белән әйткәндә, мин синең кулыңны сорыйм. Әйдә, гаилә корып, бергә яшик...
Егет шул сүзләреннән соң туктап калды. Карашын бермәлгә Гөлйөземнең йөзенә төшерде. Кыз аның сүзләрен ничегрәк кабул итте – шуны ачыклыйсы килде аның. Әмма Гөлйөземнең йөзендә нинди дә булса үзгәреш, дулкынлану кебек нәрсәне сизмәде ул.
– Беләсезме нәрсә! Мин сезнең бу тәкъдимегезгә җавапны язма рәвештә, сезне поездга озата төшкәч бирермен. Казаннан киткәндә мине әллә ничә тапкырлар озаттыгыз. Мин дә сезне озатырга төшәрмен.
Шушы сүзләрдән соң ике арада тынлык урнашты. Поезд китәргә берничә сәгать бар иде әле. Кичен вокзалда очрашырга сүз куешып, егет – үз бүлмәсенә, кыз өйләренә таба атлады. «Юлда арыгандыр, шуңа күрә сөйләшәсе килмидер», – дип уйлады Фәрит, чемоданына әйберләрен тутыра-тутыра. Тик менә яңадан «син»нән «сез»гә күчүен генә аңлап булмый.
Бу дөньяда Фәриткә шулай язгандыр инде: Һаман көтәргә дә көтәргә кирәк. Әнә тагын поездга утырганда гына әйтәчәк җавабын Гөлйөзем. Көткән кешегә аның вакыты да бик акрын уза бит.
Бераз бүлмәсендә утырганнан соң, Фәрит калган вакытын кибетләрдә йөреп уздырырга булды. Әле китап кибетенә дә сугылачак ул. Зур шәҺәрләрдә таба алмаган китапларны кайчак район кибетләрендә очратасың. Шундый ният белән башта китап кибетенә юнәлде, анда киштәдәге Һәр китап белән озаклап танышып чыкканнан соң азык-төлек кибетенә сугылды. Аннан базарга таба борылды.
Тәне, гәүдәсе кибетләрдә йөрсә, күңеле белән кыз янында иде ул. «Нишләп бернинди үзгәреш тә сизелмәде соң Гөлйөземнең күзендә, кыяфәтендә; шатлыгын да, борчылуын да күрсәтмәде», –дип уйлады ул.
Һәр нәрсәне ашыкмый гына карап йөри торгач, шактый вакыт узды. Инде хәзер вокзалга таба борылса да була. Бүлмәсенә кереп торасы да юк, кечкенә юл чемоданын үзе белән алып чыккан иде инде.
Вокзалга якынлашып килгәндә егет туктап калды – рәт-рәт тезелеп киткән яшь каеннар ничек матур булып үсеп утыралар! Барысы да бердәй озынлыкта, бердәй юанлыкта. Кеше кулы белән утыртылганнары әллә кайдан сизелеп тора. Әнә шул каеннар кебек рәттән атлап, кулга-кул тотынып матур тормыш юлы кичерсәң иде!
Әнә Гөлйөзем үзе дә күренде. Ул да шушы сылуларга карап тора иде. Кулын суза төшеп, сәгатенә күзен төшереп алды. Поезд китәргә күпме вакыт калганын чамалый булса кирәк.
Кызга таба атлаганда, егет үзе дә сәгатенә күз төшерде. Чыннан да, поезд килергә күп калмаган икән. Инде платформага таба барсаң да ярый.
Өенә кайтып ял итеп килергә өлгерсә дә, Гөлйөземдә үзгәреш сизелмәде.
– Менә шушы конвертта минем җавап. Поездга утыргач яки өегезгә кайтып җиткәч ачарсыз аны. Шунда язылганнарга өстәп әйтердәй башка сүзем юк минем.
Кыз шулай диде Һәм, Фәритнең поезды кузгалганны да көтмичә, килгән юлыннан кире китеп барды. «Нәрсәдер булган бу кыз белән, бу кадәр үк салкын мөгамәлә күрсәтмәс иде», – дигән уй бөтерелде егетнең башында.
Менә поезд кузгалып китте. Чишенеп, билетта күрсәтелгән урынга утыргач, Гөлйөземнең хатын ачты.
«Мин Сезне җитди, Һәр нәрсәгә акыл белән карый торган кеше дип уйлаган идем. Сез дә шул спектакльдәге җилбәзәк егет кебек икәнсез. Ә бит мин Сезне чын-чынлап ярата башлаган, Сезнең белән күрешүләрне түземсезлек белән көтә башлаган идем.
Теге Сез биргән чәч бөртеге минеке түгел. Ул чәч – Сезнең чираттагы бер танышыгызныкы. Әйе, әйе, минеке түгел. Хушыгыз Һәм мине бүтән беркайчан да борчымагыз.
Гөлйөзем».
Бу юлларны укыгач, Фәрит аяз көнне яшен суккандай булды. Әнә шунда гына әлеге чәч бөртегенең Фәтхи Саматычлар визитыннан соң калган булуы башына барып җитте. Шулчакны аңарда, алдагы станциядә төшеп, Гөлйөземнәргә кире бару, аңа чынбарлыкны аңлату теләге туды. Әмма аңлата алырмы ул? Әнә бит теге вакытны спектакль караганда нәрсә дигән иде әле Гөлйөзем? «Иң яратмаганым – алдакчы кеше. Бигрәк тә сөю-сөелү яратышу кебек тойгыларда уйнаучыны, мәхәббәткә хыянәт итүчене күрә алмыйм», – диде түгелме соң ул. Кызганыч, тормышта, йөрәгеңне ярып күрсәтеп тә, ак әйбернең – ак, караныкын – кара икәнне дәлилләп булмый торган нәрсәләр бар. Дөрес, суд-медицина экспертизасы ул чәч бөртегенә ачыклык кертә алыр иде... Ләкин синең чәч бөртегең кемгә кирәк соң?!
Бу вакытта поезд тизлеген арттыганнан-арттыра барып, вагон тәгәрмәчләренең тавышы да, көйгә салынып, бер ритм белән яңгырый иде. Гүя алар «минеке түгел», «минеке түгел» дип кабатлый иде...
...Ул вакыйгадан соң байтак җилләр исте, байтак сулар акты. Фәтхи Саматычның гына шылтыратулары үзгәрмәде. Бүгенгесе шуларның чираттагысы иде.
1982 ел.

Комментарийлар