Логотип «Мәйдан» журналы

ЧӘЧ АКЛЫГЫ КАРТЛЫК ТҮГЕЛ

Чәч аклыгы картлык түгел әле,Төс үзгәрү генә җиңәлми.Олыгайдык дип һич бирешмик,Уңган атны арык җитәлми.Арттан куып җиткән чакларда да,Алга чыгып, үтеп китәлми.Үтеп карар, ләкин финишларгаБезне узып б...

Чәч аклыгы картлык түгел әле,
Төс үзгәрү генә җиңәлми.
Олыгайдык дип һич бирешмик,
Уңган атны арык җитәлми.
Арттан куып җиткән чакларда да,
Алга чыгып, үтеп китәлми.
Үтеп карар, ләкин финишларга
Безне узып барып җитәлми.
Ярышларда мәгәр җиңәлми.
Маңгай сыры яшьне күрсәтә алмый,
Үткәннәргә билге салса да.
Яшьлегебез күңелләрдә яши
Йөрәкләрдә кырау ятса да.
 

Әгъдәл НИЗАЕВ


Фото: https://tulpar.rbsmi.ru/

Комментарийлар