Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының Муса Җәлил скверында Җиңү көненә багышланган чара узды

Чаллының Муса Җәлил скверында Җиңү көненә багышланган чара узды.  Фото: «Мәйдан» журналы архивыннан.Әлеге чарада фашист төрмәсендә башлары киселгән җәлилчеләр искә алынды. Чаллы педагогия университеты...

Чаллының Муса Җәлил скверында Җиңү көненә багышланган чара узды. 
img_6842 Фото: «Мәйдан» журналы архивыннан.
Әлеге чарада фашист төрмәсендә башлары киселгән җәлилчеләр искә алынды. Чаллы педагогия университеты студентлары биредә Абдулла Алиш һәм Муса Җәлил шигырьләрен укыды, алар сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкарды. Быел А.Алишның тууына 110 ел тулу турында да белдерелде. Тантанада Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк татар язучылары һәм шагыйрьләренең фронтка китүләре, анда батырларча сугышулары да бәян ителде. Күпләре яу кырында ятып кала. Хәрби-патриотик тема буенча мондый чара быел унсигезенче тапкыр уздырылды.
 
 
Гафиулла ГАЗИЗОВ.

Комментарийлар