Чаллының ике кызы "Татарстан энҗесе" исеме өчен көрәшәчәк
Инвалид-хатын-кызлар арасындагы “Татарстан энҗесе” республика конкурсында Чаллыдан 19 яшьлек Вероника Лазарева һәм 26 яшьлек Эльза Мөхәмәтова катнашачак, дип хәбәр итә Woman`s Day журналы. Фото: wday....
Инвалид-хатын-кызлар арасындагы “Татарстан энҗесе” республика конкурсында Чаллыдан 19 яшьлек Вероника Лазарева һәм 26 яшьлек Эльза Мөхәмәтова катнашачак, дип хәбәр итә Woman`s Day журналы.
Фото: wday.ru
Верониканың аяклары һәм кулының терсәктән аскы өлеше юк. Шулай да бу тырыш кыз җырларга ярата, синтезаторда уйный һәм төрле бәйгеләрдә катнаша. Эльза исә ДЦП белән авырый. Ул бисерлар белән үрү, психология белән шөгыльләнә, китап укырга һәм пазллар җыярга ярата икән.
"Татарстан энҗесе" конкурсында тагын җиде хатын-кыз катнаша. Тавыш бирүләр 8 декабрьдә тәмамлана. Бүләкләү тантанасы 9 декабрь көнне Казанның "Әкият" балалар үзәгендә булачак. Башлана 14.00 сәгатьтә. Керү бушлай.

Комментарийлар