Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллының 5нче хастаханәсе йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктатты

6 августтан Чаллыда «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата. Клиникада булган барлык авырулар я тернәкләнеп өйгә кайтарылганнар, я башка...

6 августтан Чаллыда «5нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның стационары вакытлыча йогышлы авырулар госпитале буларак эшен туктата. Клиникада булган барлык авырулар я тернәкләнеп өйгә кайтарылганнар, я башка «ковидлы» госпитальләргә күчерелгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.301799859_big1
Бүгенге көндә хастаханәдә тулы дезинфекция үткәрелә. Киләсе атнада стационар яңадан күппрофильле хастаханә буларак эшне дәвам итәчәк. Пациентларга ашыгыч медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелер, ә планлы эш режимына этаплап кайту булыр дип көтелә.
5нче Шәһәр хастаханәсе базасында госпиталь ябылганнан соң, респиратор-вирус йогышы билгеләре булган пациентларны Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе кабул итәчәк.
 
Фото: https://minzdrav.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/health/07-08-2020/yar-challyny-5nche-hastahan-se-yogyshly-avyrular-gospitale-bularak-eshen-tuktatty-5761834

Комментарийлар