Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыдагы 550дән артык гаилә өч ел дәвамында социаль ипотека йортларына күченәчәк

Өч ел дәвамында Чаллыдагы 550 гаилә 63нче микрорайондагы социаль ипотека йортларына күченәчәк. Әлеге йортлар Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре ярдәмендә төзелә. Бу х...

Өч ел дәвамында Чаллыдагы 550 гаилә 63нче микрорайондагы социаль ипотека йортларына күченәчәк.
Әлеге йортлар Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре ярдәмендә төзелә. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Социаль ипотека йортлары төзелешенә җир кишәрлекләре әзерлеге нигезендә расланган план буенча, Чаллыдагы социаль ипотека чиратында торучы 550 гаилә алдан төзелгән исемлектән җыелма Реестрга күчерелде.
Әлеге гаиләләргә 60 көн эчендә, быелның 18 декабреннән дә соңга калмыйча, Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды төбәкара вәкиллегендә социаль ипотека килешүе төзергә һәм башлангыч взнос туплый башларга кирәк.
Быел мәҗбүри айлык минималь түләү 4 034,47 сум.
Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды ел башыннан социаль ипотека чиратында торучы 1300дән артык кешене алдагы исемлектән җыелма Реестрга күчерде.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/01/172620/

Комментарийлар