Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда юл һәлакәтендә өч иномарка янган

Чаллының Сөембикә проспектында өч чит ил машинасы янып беткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" яза.Янгын...

Чаллының Сөембикә проспектында өч чит ил машинасы янып беткән.
019
Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" яза.
Янгында “Мерседес” һәм “Лифан” бөтенләй янып беткән, “Киа”ның мотор өлешен саклап кала алганнар.
27 октябрьдә төнлә Сөембикә проспектында 84нче йортка каршы урында дүрт автомобиль бәрелешкән һәм шуннан соң аларга ут капкан.
54нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре дүрт минуттан һәлакәт урынына килеп җиткән. Алар биш минуттан янгынны сүндергән. “ГАЗель” йөк машинасына ут капмый калган.
Янгын 11 квадрат метр мәйданны биләгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәткә тарыган машиналарның берсенең төзек булмавы һәм шуның аркасында янгын чыгуы фаразланган.
022

Фото: ГУ МЧС России по РТ


Комментарийлар