Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның "Синең өчен яшим" дип аталган иҗат кичәсе узды

28 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрә, драматург, язучы, публицист, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, күп елла...

28 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрә, драматург, язучы, публицист, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, күп еллар "Мәйдан" журналында эшләгән хезмәттәшебез Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды.
2vrtfz0yxak
Кичәне оештыручы һәм алып баручы әдәбият музее хезмәткәре, "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина шагыйрәнең "Ак чәчәкләр" шигыреннән өзекне укып башлап җибәрде:

 
Ак гөлләрдән җан җылысы алып,
Йөрәкләргә саласы иде.
Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып,
Саф күңелле каласы иде...
 
Айгөл Әхмәтгалиева шушындый җылы, тирән эчтәлекле әсәрләре, шигырьләре белән генә түгел, ә «Ак чәчәкләр», «Синең күзләр» кебек киносценарийлар авторы буларак та халыкка таныш.
vug2zz-ai8
p95igxquovi
yw8hax0lvli
Кичәгә язучылар, Айгөл Әхмәтгалиеваның хезмәттәшләре, дуслары, якташлары һәм, әлбәттә, аның иҗатын сөюче укучылар җыелган иде. Барысы да аңа карата хөрмәт, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әдәбиятта инде нык урын алган язучыга киләчәктә дә зур уңышлар теләде.
Очрашуда китап сөючеләр язучының тормышы һәм иҗат юлы, шулай ук гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, бәхетсез мәхәббәт белән сугарылган әсәрләре белән танышты. Чарада авторның «Баланнарда бал тәме», «Синең өчен яшим», «Сагынган чакларымда», «Ак читек», «Хәния» әсәрләренә тукталып уздылар. Айгөл Әхмәтгалиеваның күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Кичә матур җырлар белән дә үрелеп барды.
iytwphr7pmy
jga4bj9u5pw
Яр Чаллы педагогия көллияте студентлары Айгөл Әхмәтгалиеваның "Ачкыч кайда?" комедиясеннән өзекне сәхнәләштереп, кичәгә тагын бер ямь өстәде.
qiitumlxbi
Очрашу ахырында язучы: "Залда бер генә очраклы кеше дә юк: иҗатка кереп китүемдә терәк-таяныч булган олпат әдипләр, иҗатташ дусларым, "Мәйдан" журналында озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләрем, иптәш кызларым, җырчылар, укытучылар, укучылар... Җылы сүзләрегез, теләкләрегез, берсеннән-берсе матур гөлләмәләрегез, бүләкләрегез өчен үзегез күтәрә алганча рәхмәтләремне җиткерәм!" - диде.
8gqxeg0_qnq
 
 

Комментарийлар