Чаллының «Энергетиклар» мәдәният сараенда танылган язучы һәм шагыйрь Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилее узды.
Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Чаллы шәһәре җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет рәисе урынбасары Рамил Хәлимов тәбрикләде.
Татарстан Язучылар оешмасы җитәкчесе Данил Салихов юбилярга Рәхмәт хаты һәм котлаулар тапшырды. Кичәгә шулай ук Түбән Кама язучылары, Уфадан, язучының туган ягыннан да килгәннәр иде. Алар җылы истәлекләре белән уртаклашып, Айдар Хәлимгә теләкләрен җиткерделәр.
Шагыйрьләр Айрат Суфиянов, Рәкит Әбделмәнов Айдар Хәлимгә багышланган шигырьләрен укыдылар.