Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда яшәүчеләр «Китап» радиосының авточабышына кушылды

Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышына кушылды.Шәһәрлеләр өчен Габдулла Тукай һәйкәле яны...

Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышына кушылды.

Шәһәрлеләр өчен Габдулла Тукай һәйкәле янында «Китап» радиосы башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр сөйләде, «MINGAZOV» кавер төркеме танылган җырлар башкарды.
«Чаллыда без „Уфтанма“, „Красивая/Хороший“, „Син — минем җанымның яртысы“ җырлары белән чыгыш ясадык. Һәр шәһәрнең күбрәк тыңлый торган җыры була. Шуңа күрә Чаллыга әлеге композицияләрне алып килдек. Халык бик яратып кабул итте, кушылып җырладылар. Үтеп баручылар туктап, биеделәр хәтта», — диде «MINGAZOV» кавер төркеме солисты Ильяс Мингазов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Җыр-бию, шигырьләрдән тыш, чарага килүчеләр өчен уеннар да оештырылды. Тамашачылар Чаллы шәһәренең тарихына, Габдулла Тукайга, «Китап» радиосына кагылышлы сорауларга җавап бирде. Иң актив катнашучыларга «Татмедиа» акционерлык җәмгыятеннән бүләкләр бирелде.
Бүген Казанның 1 Май мәйданыннан «Китап» милли радиосының Татарстан һәм Башкортстан районнары буйлап «Мин матурлык эзләп йөрим…» дип исемләнгән авточабышы башланды. Моңа кадәр коллектив Мамадышта булды. Анда алар «Париж, Париж» җырын башкарды. Киләсе район — Минзәлә районы.

Автор: Гадел Әхмәтҗанов


Фото: Гадел Әхмәтҗанов


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/culture/25-10-2021/challyda-yash-chel-r-kitap-radiosyny-avtochabyshyna-kushyldy-5841821

Комментарийлар