Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узачак

Чаллының төп Яңа ел чыршысын Азатлык мәйданында 25 декабрь көнне ачачаклар. Быел Яңа ел бәйрәм программалары шәһәрнең 9 мәйданчыгында узачак. Һәр елдагыча беренче чыршы Сидоровка паркында 14 дека...


Чаллының төп Яңа ел чыршысын Азатлык мәйданында 25 декабрь көнне ачачаклар.


 
Быел Яңа ел бәйрәм программалары шәһәрнең 9 мәйданчыгында узачак. Һәр елдагыча беренче чыршы Сидоровка паркында 14 декабрьдә утларын кабыза. Ә Җиңү паркында - 27 декабрьдә. Автокаланың Азатлык мәйданында 25 декабрь көнне төп Яңа ел чыршысы ачылу тантанасы уздырыла.

Анда Чаллы артистлары чыгышларыннан торган зур концерт программасы әзерләнә, шул исәптән акробатлар, мимнар, барабанчылар чыгышлары да көтелә. Шәһәрдәшләр өчен призлы бәйгеләр оештырыла. Мәсәлән, спорт сөюче чаллылылар киез итек киеп футбол уйный алачак. Чана белән төрле ярышлар узачак. Нәни шәһәрдәшләр себер хаскилары җигелгән чаналарга утырып йөри һәм Кыш Бабайлар парадын тамаша кыла алачак.

Комментарийлар