Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясе старт алды

Чаллы шәһәрендә быел да "Теләкләр чыршысы" исеме астында хәйрия акциясе башлана.Ул шәһәр укучылар берләшмәсе, студентлар үзидарәләре, Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Ну...

Чаллы шәһәрендә быел да "Теләкләр чыршысы" исеме астында хәйрия акциясе башлана.
584e942e8d7e6
Ул шәһәр укучылар берләшмәсе, студентлар үзидарәләре, Башкарма комитетның Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе һәм "Нур" яшьләр үзәге булышлыгы белән шәһәр студентлар берләшмәсе тарафыннан оештырыла.
Декабрь ае буена уку йортларында, кибетләрдә, шулай ук шәһәрнең эре предприятиеләрендә яңа ел бүләкләре җыю уздырыла. Кызганычка, Яңа ел алдыннан кайбер балалар күптән көтелгән бүләген ала алмый, шул сәбәпле оештыручылар битараф булмаганнарны акциядә катнашырга чакыра. Бүләкләрне 12-24 декабрь аралыгында җыячаклар.
Барлык җыелган бүләкләр 29 декабрь көнне Кама балалар медицина үзәгенең нәни пациентларына һәм "муковисцидоз" белән авыручы балаларга тапшырылачак. Бәйрәм программасы кысаларында балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлаячак.
Искәртеп узабыз, узган ел бу акция вакытында 200 дән артык бүләк җыелган иде.
 

Комментарийлар