Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII Бөтендөнья форумы уза

Бүген Чаллыда «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII Бөтендөнья форумы уза, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Ул автокалада Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән һәм 11 чит илдән бизнес-бер...





Бүген Чаллыда «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIII Бөтендөнья форумы уза, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.









 
Ул автокалада Россия Федерациясенең 51 төбәгеннән һәм 11 чит илдән бизнес-берләшмәләр һәм милли мәдәни оешмалар вәкилләрен җыя. Чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнаша.
Форум программасы белән «КАМАЗ» ААҖ буенча экскурсия һәм «Мастер» Кама индустриаль паркы резидентларына бару планлаштырылган. Аннары ИТ-парк мәйданчыгында пленар утырыш була.
Бизнес-форум регионара сәүдә-икътисадый һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту максатыннан үткәрелә. Аны оештыру һәм үткәрүдә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе идарәсе зур өлеш кертә.
Форум беренче тапкыр 2000 елда старт алды, әмма кайбер елларда төрле сәбәпләр аркасында үткәрелмәде. Узган ел ул «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә узды. Ул вакытта форумга Россиянең 37 төбәгеннән, 10 якын һәм ерак чит илләрдән татар эшмәкәрләре җыелды.
 



Комментарийлар