Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Шамил Шәйдуллинны искә алдылар

Язучылык эше – намус эшеЯзучы, шагыйрь, Татарстан  Язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллинга март аенда, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Чаллы шәһәрендә һәм  каләм иясенең туган ягын...

Язучылык эше – намус эше


Язучы, шагыйрь, Татарстан  Язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллинга март аенда, исән булса, 80 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Чаллы шәһәрендә һәм  каләм иясенең туган ягында искә алу чаралары узды.

Яңа Чишмә районы Акбүре авылына, гомерен мәгънәле итеп үткәреп, чордашлары күңелендә якты хатирәләр, укучыларга дистәгә якын китап калдырып киткән язучыны хөрмәтләп, каләмдәшләре Айдар Хәлим, Факил Сафин, Рәшит Бәшәр, Әлфия Ситдыйкова кайттылар. Алар Шамил Шәйдуллин турында матур истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә кысаларында Шамил Шәйдуллин исемендәге укучылар һәм укытучылар өчен III фәнни-тикшеренү конференциясе дә уздырылды. Конференциядә катнашучылар якташ язучылар һәм шагыйрьләр, күренекле шәхесләр, туган як тарихы турында чыгышлар ясадылар. Акбүре мәктәбе укучылары Шамил Шәйдуллинның шигырьләре һәм чәчмә әсәрләреннән әдәби композиция күрсәтте.

Әдипнең мирасын саклап, халыкка җиткерү эшен дәвам итүче хатыны Фиалка Шәйдуллина да буш кул белән кайтмаган иде. Ул язучының китапларын һәм “Мәйдан” журналын бүләк итте. Журналның быелгы март санында “Мәңгелеккә китә шагыйрьләр...” исеме астында Фиалка ханымның истәлекләре басылып чыкты, шулай ук Лилия Фәттахованың шагыйрьгә багышланган “Якты гамь” дигән шигъри бәяны дөнья күрде.
Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә 27 нче мартта үткән искә алу чарасы “Татлы моң булып...” дип исемләнгән  иде. Аны китапханәдә урнашкан Әдәбият тарихы музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина әзерләде һәм алып барды. Чаллыга КамАЗ төзелә башлаганда  килеп урнашкан, дистә еллар дәвамында тикшерүче булып эшләгән Шамил Шәйдуллин язучылык эшен дә намус эше дип саный. Җинаятьчелекне кисәтү өчен Галиҗәнап Сүз көченең кирәклегенә ышана ул. Аның үзенчәлекле каләме белән “Сөембикә шәмдәле эзеннән”, “Бүре өнендә”, “Вечная боль”, “Кляп из ваучеров”, “Упкын өстендә” һ.б. әсәрләр языла һәм үз укучысын таба.
Шагыйрьнең искиткеч моңлы шигырьләре белән ачылып киткән әдәби-музыкаль кичәгә каләмдәшләре – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, берлек әгъзалары Данис Хәйруллин, Галиәхмәт Шаһи,  Мансур Сафин, Сирень Якупова, Рәзинә Мөхияр, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова,  язучының гаиләсе, якташлары, дуслары, әдәбият сөючеләр килгән иде.


Кичә барышында бихисап күп ихлас, җылы сүзләр әйтелде, истәлекләр яңартылды. Телебезне саклау, әдәбиятыбызны өйрәнү, язучы-шагыйрьләребезне онытмау – һәммәбезнең изге бурычы дигән фикер-теләкләр җиткерелде.
Бу чаралар язучы Шамил Шәйдуллинның рухына дога булып барсын, исәннәрнең күңеленә якты нур, өмет өстәсен иде.
 
http://www.sptatar.ru/

Комментарийлар