Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда пенсионерларга чит телләрне һәм бию терапиясе өйрәтәләр

150 кеше өчен укулар башланды инде, 10 төркем формалашты.Өлкән яшьтәге чаллылылар өчен уку программалары эшли. Менә алар: компьютер белеме нигезләре, хокук белеме мәктәбе, туган як тарихы, финанс беле...

150 кеше өчен укулар башланды инде, 10 төркем формалашты.
Өлкән яшьтәге чаллылылар өчен уку программалары эшли. Менә алар: компьютер белеме нигезләре, хокук белеме мәктәбе, туган як тарихы, финанс белеме нигезләре, сәламәт тормыш рәвеше, рәсем сәнгате, чит телләр. Быел тагын берничә яңа юнәлеш барлыкка килде: бию терапиясе, мәдәният һәм агарту, бакчачылык.
Укуларга эшләмәүче пенсионерларны кабул итәләр, хатын-кызлар 55 яшьтән, ир-атлар 60 яшьтән.
Оештыручы - "Россия пенсионерлары берлеге" җәмәгать оешмасы җирле бүлеге һәм Пенсия фонды идарәсе.
Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтләрендә эш көннәрендә кабул ителә. Адреслар: Яңа шәһәр, 32/17 һәм 7/20 йортлары. Укыту бушлай. Белешмәләр өчен телефон: 8-906-123-40-80.
 
Фото: https://www.asi.org.ru

Комментарийлар