Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда «Көмеш кыңгырау» дусларын җыя» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте

Бәйрәм 2022 елга нәтиҗә ясау, газетаның актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру максатыннан оештырылды.Кичәне «Көмеш кыңгырау» га...

Бәйрәм 2022 елга нәтиҗә ясау, газетаның актив хәбәрчеләрен барлау, зурлау, ә иң лаеклыларга Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премияләр тапшыру максатыннан оештырылды.
Кичәне «Көмеш кыңгырау» газетасының бүлек мөхәррире Гөлинә Гусамова һәм 2нче гимназия укучысы Айзат Гайнетдинов алып барды.
Әдәби премиянең Шәүкәт ага Галиев исеме белән аталуы очраклы түгел. Ул – балалар әдәбиятына саллы өлеш кертеп калдырган иң күренекле әдипләрнең берсе. Быел җәмәгатьчелек Шәүкәт Галиевның 95 яшен билгеләп үтәчәк.
Шәүкәт Галиев премиясе быел 4нче тапкыр кызыклы әдәби-журналистик язмалары һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы белән даими хезмәттәшлеге өчен дүрт яшь хәбәрчегә һәм бер өлкән авторга бирелә. Газетаның даими хәбәрчеләре дүрт кенә түгел, әлбәттә, алар бик күп. Кичә барышында аеруча лаек укучылар «Көмеш кыңгырау» һәм Татмедиа дипломнары тапшырылды.
Татмедиа Акционерлык җәмгыяте дипломнары белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм язучы, «Мәйдан» журналы баш редакторы Лилия Фәттахова түбәндәге укучыларны бүләкләде:
Яңа Чишмә районы Чаллы Башы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Фирүзә Ибраһимова,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Адилә Мингарипова,
Чаллы шәһәре 41нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Әдилә Закирова,
84нче лицей-интернат укучысы Алия Вәлиева.
641060f3c69f9_photo_5224477014780660203_y
«Көмеш кыңгырау» белән даими хезмәттәшлек итүче иң актив яшь шагыйрьләрне татар әдәбиятында танылган шагыйрәләрнең берсе, язучы Лилия Гыйбадуллина тәбрикләде.

Чаллы шәһәре 52нче мәктәп укучысы Руслан Логинов,
Чаллы шәһәренең 42нче мәктәбеннән Эльвина Вәлиева,
Чаллы шәһәре 14нче гимназия укучысы Ләйлә Хаҗиева,
Аккүз мәктәбе укучысы Ильвина Шәйдуллина,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбе укучысы Камилә Әхмәдиева «Яшь шагыйрь» номинациясендә җиңүче булды.
Бәйрәмне 2нче гимназиянең «Мизаж» төркеме чыгышы ямьләде.
Алга таба газета белән хезмәттәшлек итүче иң актив яшь журналистларны сәхнәгә чакырыр вакыт җитте. Аларны «Көмеш кыңгырау» газетасының беренче мөхәррире Нәсимә апа Садыйкова тәбрикләде.
Чаллы шәһәренең 84нче лицей-интернаты укучысы Язилә Гәрәева,
Арча районы Наласа мәктәбеннән Әнвәр Мөхетдинов,
Түбән Кама шәһәренең «Адымнар» гимназиясе укучысы Азалия Кәримова,
Кукмара районы Мәчкәрә мәктәбе укучысы Әдилә Вәлиева,
Мамадыш районы Дүсмәт мәктәбе укучысы Нәфисә Шәяхмәтова,
Тукай районы Калмаш мәктәбе укучысы Азалия Хәйбуллина,
Чаллы шәһәре 54нче гимназия укучысы Айзилә Шакирова «Яшь журналист» номинациясендә дипломнар һәм бүләкләр алды.
Алга таба сәхнәгә «Яшь видеожурналист»лар күтәрелде. Бүген «Көмеш кыңгырауда «Көттегезме, без килдек», «Афәрин», «Көнбагыш», «Кызыклы лаборатория» видеопроектлары эшләп килә. Тамашачылар әлеге проектлардан өзекләр дә карап үттеләр. Видеожурналистларны «Арча «НУР» балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова тәбрикләде. Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясеннән Инзилә Абдуллина белән Чаллының 19нчы мәктәбеннән Әминә Сәлимова әлеге номинациядә бүләкләргә лаек булды. (Инзилә Абдуллина үзе килә алмаганлыктан, бүләкне аның энесе Рәзил кабул итеп алды)
«Көмеш кыңгырау»ның якын дуслары яшь хәбәрчеләрне берләштергән аерым төркем барын белә. Егетләр-кызлар анда актив сөйләшүләр алып бара һәм бу әңгәмәләр социаль челтәрләрдә, газета битләрендә дә кулланыла. Интернет-хәбәрчеләрне «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррир урынбасары, журналист Айсылу Сәлимова һәм Чаллы шәһәренең әдәби тарихны өйрәнү музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина котлады.
Чаллы шәһәренең 84нче лицей-интернат укучысы Рамазан Нурлыев,
Чаллы шәһәре 18 лицей укучысы Ислам Гиндуллин,
Адымнар Чаллы гимназиясеннән Ильяс Сираев,
Адымнар-Чаллы гимназиясенән Азилә Сираҗиева,
Чаллы шәһәренең 29нчы гимназиясеннән Әдилә Искәндәрова,
Чаллы шәһәренең 54нче гимназиясеннән Камилә Нургатина иң актив интернет-хәбәрчеләр буларак бүләкләнде.

«Көмеш кыңгырау» газетасы бүлек редакторы Гөлинә Гусамова тамашачылар «Гөрләп яшәргә» дигән җыр башкарды.
«Көмеш кыңгырау» газетасы бүлек редакторы Гөлинә Гусамова тамашачылар «Гөрләп яшәргә» дигән җыр башкарды.
Кичәнең иң көтелгән һәм дулкынландыргыч мизегеле иң-иң актив хәбәрчеләргә спонсорларыбыз ярдәме белән Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр тапшыру булды.
 
Сәхнәгә Татарстан Язучылар Берлеге рәисе урынбасары, Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, язучы, шагыйрь Факил абый Сафин һәм спонсор Римма Шәйхелгыйлем кызы Идиятуллина күтәрелде.
 
«Көмеш кыңгырау» газетасында 2022 елда басылып чыккан язмалары һәм газета белән актив хезмәттәшлеге өчен Шәүкәт Галиев исемендәге премия һәм яшь хәбәрче таныклыгы түбәндәге укучыларга тапшырылды:
 
Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе укучысы Таңсылу Ганиевага
Арча районы Шушмабаш мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Айгөл Фәттаховага
Арча районы Ашытбаш мәктәбенең 9нчы сыйныфы укучысы Азалия Сабитовага
Шәүкәт Галиев исемендәге премия язучы Лилия Фәттаховага бирелде.
6410616987ac4_photo_5224477014780660254_y
Узган ел «Көмеш кыңгырау» газетасы «Акчарлак», «Ирек» мәйданы газеталары белән берлектә «Хи-хи хикәя» бәйгесе игълан иткән иде. Редакция почтасына барлыгы 11 эш кабул итеп, яшь каләм тибрәтүчеләр арасыннан өч җиңүче билгеләнде. Беренче урынга Мамадыш районы Җәнлек Совхозы мәктәбе укучысы Әмир Фәрхуллин, икенче урынга Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Салават Бәдретдинов, өченче урынга Балтач районы Карадуган мәктәбеннән Рәйсә Абдуллина лаек дип табылды. Бәйге шарты буенча, аларның хикәяләре Акчарлак һәм Ирек мәйданы газеталарында басылып чыкты. Әлеге укучылар үз бүләкләрен алды.
«Көмеш кыңгырау» газетасының беренче баш мөхәррире Нәсимә апа Садыйкова, газетаның барлыкка килүенә һәм эшчәнлегенә зур өлеш керткән Факил абый Сафин һәм хәзерге баш мөхәррир Ризидә Гасыймова бәйрәмгә йомгак ясады.
 

Чыганагы: https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/callyda-komes-kyngyrau-duslaryn-yia-digan-adabi-muzykal-kica-utte


 

Комментарийлар