Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы билгеләнде

Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы итеп балалар хирургы Марат Насыйбуллин билгеләнде.Марат Насыйбуллин 2009 елда Казан медицина университетын...



Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Кама балалар медицина үзәгенең баш табибы итеп балалар хирургы Марат Насыйбуллин билгеләнде.


dsc_7809%5b1%5d


Марат Насыйбуллин 2009 елда Казан медицина университетын «педиатрия» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2012 елда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясендә «оешма менеджеры» белгечлеге буенча дипломы алган.




Ул хезмәт эшчәнлеген 2010 елда Казанның 7нче поликлиникасында башлаган. Алты ел Балалар республика хастаханәсендә хирург булып эшләгән. Әлмәттә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең медсанчастендә бер ел эшләгән, 2016 елдан 2018 елга кадәр Мәскәү Сәламәтлек саклау департаментының Башляева исемендәге Балалар клиник хастаханәсендә хезмәт куйган.









2019 елның гыйнварында Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенә күчкән, 2020 ел башында медицина учреждениесенең баш табибы урынбасары итеп билгеләнгән.




Кама балалар медицина үзәгенең элеккеге җитәкчесе Тимур Мөбәрәкшинны Сколководагы медицина үзәгенә җитәкче итеп куйдылар.


 
Фото: КБМҮ матбугат хезмәте

https://tatar-inform.tatar/news/health/26-08-2020/challyda-kama-balalar-meditsina-z-gene-bash-tabiby-bilgel-nde-5766370

Комментарийлар