Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда җәйге ярминкә ачылды

Чаллыныж 32 нче комплекстагы "Мегастрой" гипермаркеты каршында җәйге ярминкә үз эшен башлап җибәрде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.24 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге ярминкәдә чаллылыларга Р...

Чаллыныж 32 нче комплекстагы "Мегастрой" гипермаркеты каршында җәйге ярминкә үз эшен башлап җибәрде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
24 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге ярминкәдә чаллылыларга Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән товарларының киң ассортименты тәкъдим ителә. Удмуртия җитештерүчеләре: туклыклы сөт ризыклары, җиләк-җимеш каклары, соклар әзерләү өчен махсус җайланмалар, натураль казылык эшләнмәләре һәм башка күп төрле көнкүреш товарлары алып килгән. Моннан тыш, диңгез ризыклары, аш тәмләткечләр, төрле сорттагы сыр продуктлары, татлы ризыклар, көнчыгыш хушбуйлары, җитен тукымадан букча, күлмәклар һәм башка кирәк-яраклар сатылачак.
500 сумнан артык продукция сатып алучы призлар уйнатуда катнаша ала.
 
 

Комментарийлар