Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда инвалид блогер кызның 5 ел буе көткән коляскасын урлаганнар

Чаллыда блогер-инвалид кызның 5 ел буе көткән коляскасын урлаганнар. Шулай итеп, танылган бьюти-блогер Лилия Лотфрахманова бердәнбер хәрәкәт итү чарасыннан мәхрүм калган. Фото: Дмитрий МаксимовҖиденче...

Чаллыда блогер-инвалид кызның 5 ел буе көткән коляскасын урлаганнар. Шулай итеп, танылган бьюти-блогер Лилия Лотфрахманова бердәнбер хәрәкәт итү чарасыннан мәхрүм калган.
0025 Фото: Дмитрий Максимов
Җиденче каттагы баскыч мәйданчыгында торган инвалид коляскасы 9 августта юкка чыккан. Колясканың югалуын беренче булып кызның әнисе күргән. Лилия полициягә мөрәҗәгать иткән.
«Бу колясканы миңа моннан бер ел элек кенә бирделәр, ул минем бердәнбер хәрәкәт итү чарасы иде. Аны алу өчен миңа 5 ел чиратта торырга туры килде», - ди Лилия Лотфрахманова.
Лилия сүзләренчә, Комаров урамындагы 36нчы йортта видеокамера булса да, полиция хезмәткәрләре аның яздырмавын әйткән.
Шаһитлар сөйләвенчә, ул кичтә шәһәр урамнары буйлап инвалид коляскасында «җилдергән» ике исерек егетне күргәннәр.
Лилия Лотфрахманова - Татарстанда Олбрайт синдромыннан интегүче танылган бьюти-блогер. Хәзерге вакытта кызның ютуб каналында 270 меңнән артык кеше теркәлгән.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/17/169863/

Комментарийлар