Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Г.Камал театры артистлары белән кызыклы очрашу узды (ФОТОЛАР)

Бүген, 1 март көнне Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән бик җылы һәм күңелле очрашу узды.  Очрашуга Татарстанның халык ар...

Бүген, 1 март көнне Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән бик җылы һәм күңелле очрашу узды.
 
 
mbjgmagz4vq
Очрашуга Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Илдар Хәйруллин, Наил Дунаев, Луара Шакирҗанова, яшь артистлардан Айгөл Абашева, Эльвир Сәлимов, Алмаз Борһановлар килгән иде.
Кичә шәһәрнең 12 нче мәктәбе укучылары башкаруында "Беренче театр" спектакленнән өзек белән башланып китте. Яшь талантлар матур итеп саф татар телендә сөйләшүләре, рольләрне оста итеп башкарулары, матур милли киемнәре белән зал тутырып килгән тамашачыны да, танылган театр артистларыбызны да сөендерде. Бөтенебез яратып карый торган спектакльдән соң сәхнәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары чыкты. Зал аларны алкышлар белән каршы алды.xdsfkt1e5ea
Иң беренче итеп сүз Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләловка бирелде. Ул кичәне башлап җибәргән мәктәп укучыларына карата, аларның саф татар телендә сөйләшүләренә, талантларына соклануын белдерде. "Бүген безнең академия театры сездә кунакта.  Без әлеге очрашуга бик куанып килдек. Кичә без "Миркәй белән Айсылу" спектаклен уйнадык. Зал туп-тулы. Чаллы каласы һәрвакыт сәнгатькә, әдәбиятка, театрга мәхәббәтле булды", - диде Хәлим Җәләй.
Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан чаллыларны якташлары буларак сәламләде. Чөнки аның әти-әнисе шушы яклардан икән. Луара ханым очрашуга килгән артистлар һәм аларның театр тарихында тоткан урыннары белән таныштырып китте.  "Театрның тарихын сөйләп бетерә торган түгел. Ул безнең илебездәге милли театрлар арасында иң өлкәне. Быел 112 нче сезон. Бу бик зур сан. Рус драматургы Островский әйткән бит: әгәр дә халыкның музейлары, университетлары, өстәвенә әле театры да булса, ул инде өлгергән халык, зур халык дигәнне аңлата. Димәк, татар халкы өлгеррәк булып чыккан", - дип горурланып сөйләде Луара Шакирҗан.
 
j9frsg8neri
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Ильфир Якупов: "Безнең театр бик күп чит җирләрдә: Пекинда, Колумбиядә, Европа илләрендә булды. Географияне санап китсәң бик күп, Аллага шөкер. Чаллыда гастрольләребез ел да үтә, зал тутырып тамашачылар җыела, театр тәмамланганнан соң үз фикерләре белән уртаклаша. Без моның өчен бик шат. Театрның репертуарында 25 ләп спектакль. Кызганычка каршы, барлык спектакльләрне дә гастрольгә алып чыгып булмый. Чөнки сәхнәләр төрле, ә безнең спектакльләргә декорацияләр Камал театры сәхнәсенә яраклаштырылган", - дип аңлатты.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры замана белән бергә атлый. Хәзерге вакытта театрның репертуарындагы, тарихындагы спектакльләр дискларга яздырыла. "Россиядә беренче булып безнең театр гына шулай спектакльләрне яздырып, лицензия алып сатарга мөмкинчелеге бар. Шулай ук безнең бөтен язмалар, театрның чыккан китаплары, спектакльләрнең видеоязмалары интернет сайтыбызда урнаштырылып бара. Тагын бер яңалык: быелдан "Татар-информ" сайтында турыдан-туры трансляция ясыйбыз. 1 февральдә шул рәвешле "Искән җилләр көенә" спектаклен һәм Ренат Таҗетдиновның иҗат кичәсен күрсәттек. Март аенда да бер спектакль һәм бер юбилей кичәсен күрсәтәчәкбез", - диде театрның директоры.
ti9si2o_pds
Кичәне Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Россиянең атказанган артисты, сәхнәдә Тукай образын тудырган Илдус Әхмәтҗанов бөек шагыйрьнең "Театр" шигыре белән тәмамлады:
...
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Театр көлдерәдер, уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне уйлатадыр...
 
Ләйлә ХАРИСОВА.

 
 

Комментарийлар