Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Ерак-ерак патшалык" барлыкка килде

Чаллының ЗЯБ поселогы 15/28 йорты ишегалдында яңа шәһәр скверы барлыкка килде. "Ерак-ерак патшалык" ("Тридевятое царство") дип аталучы әлеге ял итү урынын "Жилкомсервис" идарә компаниясе хезмәткәрләре...

Чаллының ЗЯБ поселогы 15/28 йорты ишегалдында яңа шәһәр скверы барлыкка килде. "Ерак-ерак патшалык" ("Тридевятое царство") дип аталучы әлеге ял итү урынын "Жилкомсервис" идарә компаниясе хезмәткәрләре ясады, дип яза "Вести КАМАЗа" басмасы.
Монда яңартылган балалар мәйданчыклары, чәчәклекләр, шәһәрдәшләр өчен ял итү урыннары һәм Су анасы, Убырлык карчык, Шүрәле, Батыр һәм Сихерче кебек әкият геройларының сыннары барлыкка килде. Комсомол районы җитәкчелеге әлеге сквер күпләрнең ял итү урынына әйләнер дип өметләнә.
 
9f71aeb98b608bdc7e4cf4d7e0fa8ef6
8062ba59c7e2a71da2d8e5e02b1a817a
53ac9ba8286c85bd66fd30d62b9e25cb
cfefd4c15023247459c004369bd8c962
84b008c7f75381cab46ea4bf1ddf164a
 
Фото: Эльвира Валиева, Анна Янтураева-Михайлова.
 

Комментарийлар