Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда чүп чыгару хезмәтенә тарифлар сизелерлек артачак

 Чүп чыгару хезмәтенә тариф күләме артачагы турында республика нефть-газ форумы-2018 дә ТР төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Мәсәлән, Чаллыда хәзерге в...

 
Чүп чыгару хезмәтенә тариф күләме артачагы турында республика нефть-газ форумы-2018 дә ТР төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
 
Мәсәлән, Чаллыда хәзерге вакытта әлеге хезмәт өчен кеше башыннан аена 60 сум түлиләр. Яңа елдан исә бу бәя 104 сум булырга мөмкин, дип Чаллы шәһәре мисалында тариф үсүен аңлатып бирде министр.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта калдыкларны чыгару һәм күмү өчен региональ операторларны билгеләү эше бара, республиканың Кама аръягы зонасына ул инде билгеләнгән - бу "Гринта" ҖЧҖе.
«Гринта ТР Дәүләт комитетына тарифлар буенча үз бәяләрен бирде, ә комитет әлеге тәкъдимне караячак әле. Компаниянең барлык документларында 104 сум тарифы күрсәтелгән, - дип белдерделәр ТР төзелеш министрлыгы матбугат хезмәтендә. - Дәүләт комитеты 90 яисә 100 сум итеп билгеләргә мөмкин, ничек кенә булмасын, бу хезмәт өчен бәяләр сизелерлек артачак. Хәзер чүп чыгаручы оешмалар үзләренә зыянга гына эшли, чыгымнарын да каплый алмый. Ә аларга полигоннар, чүпне аеру станцияләре төзергә кирәк".
 
Чыганак: chelny-izvest.ru

Комментарийлар