Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда быел өченче тапкыр өч игезәк туган!

11 июльдә Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь бүлегендә табиблар кесарево операциясе ярдәмендә өч игезәккә - бер малай һәм ике кызга - дөньяга килергә булышты, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.Мар...

11 июльдә Кама балалар медицина үзәгенең Перинаталь бүлегендә табиблар кесарево операциясе ярдәмендә өч игезәккә - бер малай һәм ике кызга - дөньяга килергә булышты, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.
Марина һәм Фидаил Баймөхәммәтовлар гаиләсен өчләтә бәхет басты. Кама балалар медицина үзәге матбугат хезмәте белдерүенчә, әти һәм әни моңа кадәр бер ул һәм ике кыз үстерәләр.
Яңа туган өч сабыйның авырлыклары 2130, 2300, 2150 грамм булган. Аларга Әмир, Амелия һәм Наилә исемнәре кушканнар.
 
e055d097411e9884cd44c76bec7038ae
Фото: КДМЦ.
 

Комментарийлар