Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда «Бер шәһәр – бер тарих» исемле иҗади бәйге узды

Кичә Чаллы Үзәк китапханәсендә «Бер шәһәр – бер тарих» дип исемләнгән шәһәркүләм иҗади бәйге узды. Аны туган як һәм татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Кичәдә 6 яшьтән 16 яшькәчә булган бала...

Кичә Чаллы Үзәк китапханәсендә «Бер шәһәр – бер тарих» дип исемләнгән шәһәркүләм иҗади бәйге узды.
R3ilc-wF6FQ
Аны туган як һәм татар әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре оештырды. Кичәдә 6 яшьтән 16 яшькәчә булган балалар Чаллыга багышланган шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Шулай ук тамашачы хозурына катнашучыларның әлеге гүзәл каланың тарихы чагылган кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды, балалар нәфис сүз сөйләү һәм музыкаль осталык буенча көч сынашты. Шәһәрнең үткәне һәм бүгенгесенә багышлап төшерелгән махсус фильм аша Чаллыга сәяхәт кылу мөмкин иде.
Балалар барысы да бик сәләтле, чыгышлары үзенчәлекле иде, шуңа араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Шулай да жюри әгъзалары иң талантлыларны билгеләде. 10 мәктәп укучысы Эвелина Сингатуллина берничә шигырьне берләштерегән иҗади композиция белән чыгыш ясап, гран-прига лаек булды. Шул ук мәктәптән күңелгә ятышлы тавышы белән «Гүзәл шәһәрем» җыры өчен 3 нче сыйныф укучысы Ләйсән Хаҗиева «Оригиналь башкаручы» номинациясендә җиңү яулады. Кечкенәләр арасында 4 нче номерлы балалар бакчасыннан Алинә Фәйзиева «Яр Чаллы туган калам» шигырен сөйләп, бик күпләрне таң калдырды һәм беренче урынга лаек дип табылды. Һәркем үзе туып-үскән төбәкнең тарихын өйрәнсен, үзенең тамырларын белсен, туган ягы белән горурлансын иде!
FJtk3YflmXw
YcUtXAo2Vdc
Z6O3bLRdI8Q
bUFNIKIlQh8
 

Комментарийлар