Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "Беляев йолдызлары – 2016" II Республикакүләм академик вокал конкурсының Гала-концерты үтте

17 май көнне Чаллы шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында үткән Рәис Беляев исемендәге "Беляев йолдызлары – 2016" II Республикакүләм академик вокал конкурсының Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләклә...

17 май көнне Чаллы шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр арасында үткән Рәис Беляев исемендәге "Беляев йолдызлары – 2016" II Республикакүләм академик вокал конкурсының Гала-концерты һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
NE71HWWln4Y
Конкурс Аксубай муниципаль районының мәдәният бүлеге тарафыннан Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. "Беляев йолдызлары" конкурсы Аксубай районында 2015 елдан реализациягә кертелгән "Татарстанның яшь тавышлары" ("Молодые голоса Татарстана") проекты кысаларында оештырыла.
Катнашучылар арасында 12-17 яшьлек укучылар, Татарстанның төрле музыкаль көллиятләреннән студентлар бар иде. Солистлар белән беррәттән вокал ансамбльләр дә чыгыш ясады.
p9FRN7qV1nI
YBQGrPRQ7f8
3qA5_dwzrj4
PzIT8RExJ2E
Әлмәт, Чаллы, Казан, Нурлат, Түбән Кама, Аксубай һ.б. шәһәрләрне берләштергән әлеге конкурс югары дәрәҗәдә үтте. Моның нәтиҗәләре гала-концертта ачык күренде.
Профессионалларга тиң академик вокал, көчле тавыш, сихри моң барлык тамашачыларны таң калдырды.
Жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина да яшь артистлар белән чын күңелдән горурлануын, соклануын белдерде. Җиңүчеләр төрле яшь категорияләрендә укучылар һәм студентлар арасында  аерым I, II, III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Моннан тыш, өч конкурсант махсус приз – 5 меңлек сертификатка ия булды. Шулай ук җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга да рәхмәт хатлары тапшырылды.
0yqsUEcohVQ
tQuk257Z6Bo
ev6dVE-DFRI

Комментарийлар