Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда бассейнлы хастаханә кулланылышка тапшырылды

Яр Чаллы шәһәрендә 6нчы хастаханәдә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган. Анда хәзер бассейнда да йөзәргә була. Бу хакта "Шәһри Чаллы" басмасы яза. Сәламәтлек саклау учреждениесендә ремонт эшләре...

Яр Чаллы шәһәрендә 6нчы хастаханәдә капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланган. Анда хәзер бассейнда да йөзәргә була. Бу хакта "Шәһри Чаллы" басмасы яза. 
6-xastaxane
Сәламәтлек саклау учреждениесендә ремонт эшләре ике ел дәвамында алып барылды.  Эшләрнең бәясе 212,6 млн сум тәшкил иткән. Шәһәр башлыгы өчен яңартылган учреждение буенча экскурсияне хастаханәнең баш табибы Нияз Мөҗәһитов уздырды. Мэр персонал белән аралашты, аларга ремонтның сыйфаты буенча сораулар бирде.
Бассейн инсульттан һәм җитди имгәнүләрдән соң пациентларны реабилитацияләү өчен билгеләнгән. 14 ел дәвамында ул файдаланылмаган. Бассейнны төзекләндерүне шәһәр Советы депутаты Марсель Мингалимов җитәкчелегендәге "Твой дом" компаниясе үткәрде. 6-xastaxanede


Бассейн касәсе - 73 квадрат метр, тирәнлеге – 1,2-1,4 метр. Аның мәйданы бер үк вакытта 10-12 кешегә кадәр суда шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бассейнга керү җайлаштырылган, периметр буенча култыклар урнаштырылган, җылы идәннәр җәелгән.Начар күрүчеләр өчен күп санлы схемалар бар.

 6-xastaxanede-bassejn

"Көндезге стационар, физиотерапия, физик культура белән дәвалау шартларында пациентларны аякка бастыру элементлары кергән, амбулатор звенода реабилитациянең өченче этабын актив рәвештә гамәлгә кертәбез. Бассейнда инсульт һәм травмалар кичергән пациентлар өчен гидротерапия булачак", – дип аңлатты 6нчы хастаханәнең баш табибы Нияз Мөҗәһитов.


Пациентлар белән дәресне дәвалау физкультурасы буенча инструктор үткәрәчәк. Бассейн касәсендә су дезинфекцияләгәндә зарарсыз концентрация чаралары һәм ультрашәмәхә нурлары белән суны ионизацияләү методы кулланыла.

Фото: shahrichalli.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/05/192827/

Комментарийлар