Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда бала тудыру йортыннан яңа туган сабыйны каретада алып кайттылар

31 май көнне Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган сабыйны өенә үзенчәлекле итеп озаттылар.Мария һәм Максим Крюковлар гаиләсендә кыз туган. Яшь әти - Шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы әгъзасы һ...

31 май көнне Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган сабыйны өенә үзенчәлекле итеп озаттылар.
6807bc185951e3c2b83af04fd34ae755
Мария һәм Максим Крюковлар гаиләсендә кыз туган. Яшь әти - Шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы әгъзасы һәм тавыш режиссеры - әнисе белән кызны өйләренә гадәти булмаганча, корольләрчә стильдә алып кайтты.
Бала тудыру йортыннан чыгуның рәсми өлеше узгач, әти, әни һәм кунаклар принцессага таҗ кидерү чарасына килеп эләкте, диярсең. Фанфара тавышлары, кунакларны каршылау, диадема алып чыгу, атлар һәм бәйрәмчә бизәлгән карета һ.б.
Ни өчен, дигән сорауга Максим: «Балачак бик тиз узып китә, шунлыктан үзебезнең нәниләребезгә тууга бәйрәмнәр ясый башларга кирәк», дип җавап бирде.
ca43bd9f99d87e5d92d797571ff6ba62
3327f410bc500f2b468afb999149761b
Фото: Максим Крюков, Равилә Зарипова.
 

Комментарийлар