Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда "акыллы" яктырткычлар урнаштыра башладылар

Август аенда «BarsLed» компаниясе җитәкчесе Айдар Вафин Чаллы мэры Наил Мәһдиевка шәһәрне яктыртуда энергияне саклаучы интеллектуаль система проектын тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы...

Август аенда «BarsLed» компаниясе җитәкчесе Айдар Вафин Чаллы мэры Наил Мәһдиевка шәһәрне яктыртуда энергияне саклаучы интеллектуаль система проектын тәкъдим итте, дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" басмасы.
Шәһәр башлыгы әлеге тәкъдим белән кызыксынды һәм шәһәрдә әлеге системаны кертергә кушты. Беренче "акыллы" яктырткычларны Татарстан урамында урнаштырырга булдылар. Интеллектуаль яктырткычлар тәүлекнең кайсы вакыты булуына һәм әлеге урында кешеләрнең активлыгына карап эшләячәк. Нәтиҗәдә, алар электр энергиясен 60% ка кадәр экономияли.
 
66838110ee6d9ff0a362cff9abf6c4d4
Фото: «BarsLed».
 

Комментарийлар