Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә “контрастлар һәм метафоралар шагыйре” (Нәҗибә Сафина), “тормышны шигырь итү талантына ия” (Сирень Якупова), “гаҗәеп бер шигырьгә тиң шәхес” (Факил Сафин) дип бәяләнгән Айрат Суфияновның 60 яшьлек гомер бәйрәме билгеләп үтелде. Гомере буе әдәби иҗаттан ерак өлкәләрдә хезмәт куйган шагыйрьнең иҗат кичәсенә язучылар, шагыйрьләр, укытучылар, китапханәчеләр, шигырь сөючеләр җыелган иде.

wb2hfu3ubck

Шигърият мәйданына 2006 елда “Кылычлы җил” исемле китабы белән килеп кергән Айрат Суфияновны тиз арада танылган шагыйрьләр күреп алды, уңай бәяләрен бирде. Шуннан бирле күңелен бимазалап, җанын әрнетеп туган шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә. Аның үз укучысы бар: халкының әрнүле гамен үз гаме итә алган, милли җанлы җитди укучы. Нәкъ үзе кебек. Кичәдә дә бу хакта күп әйтелде, аны Дәрдемәнд белән чагыштыручылар да булды.

Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Айрат Суфияновны тирән фикер остасы буларак бәяләде, иҗатының үзенчәлекләренә тукталды: “Гомере буе сорау астында яши ул. Бу дөньяга мин нәрсә әйтә алам? Нинди үзгәреш кертә алам? Никадәр яктылык бирә алам? Ни өчен ул яктырмый? Хак, хакыйкать турындагы уйлары аңа тынгылык бирми генә түгел, ә ниндидер фокуска җыелып, шигырьдән шигырьгә безнең аңыбызга үтәргә омтыла…”

Факил Сафин кичәдә иҗатында зур активлык күрсәткән танылган шагыйрьгә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хаты, Чаллы бүлеге язучылары исеменнән котлау сүзләре һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Җырчы Флүрә Талипова башкарган “Йөрәкләргә шакыйм” җыры шагыйрьнең җан авазы булып яңгырады:

Ялантәпи салкын бозга басып,

Сүнә-сүнә балкыйм.

“Ачыгыз!” дип,

кешеләрнең бикле

Йөрәкләрен шакыйм.

Үзе көй авторы да булган Флүрә Талипова очрашу дәвамында Айрат Суфияновның тагын берничә җырын яңгыратты, көндәлек “җиңел “ җырлардан аермалы буларак, алар уйланырга, уянырга чакыручы җитди җырлар иде:

Күтәрел, күтәрел, әй Хәтер!

Гасырлар катламын арала.

Сулкылдап-сулкылдап, йөрәктә

Ачыла йомылган яралар…

Әдәбиятыбыз аксакалы Айдар Хәлим Айрат Суфияновның шигърияттә беренче адымнар ясаган чакларын искә алды. 30 еллар элек Башкортстанның “Кызыл таң” газетасына килгән шигырьләр арасыннан ул аның шигырьләренә игътибар итә, язып чыга. Соңрак, Чаллыга килгәч, инде шагыйрь булып танылган Айратның үзе белән таныша.“Каршылык – Айрат шигъриятенең төп чыганагы, – ди олпат әдип. – Аңарда без фаҗигаи бердәмлек күрәбез. Кара, авыр эштә эшләп, нинди нәзек, нинди нечкә шигырьләр яза! Бер караганда, шигърият куанычтан тора кебек. Шигъриятнең нигезендә гаҗәпләнү ята дип уйлый идем мин элек. Хәзер исә аның төп нигезендә фаҗигаи бердәмлек ята кебек тоела. Уйлап карагыз: ул бүген заводтагы эшеннән килде кичәгә. Шундый шартларда да татар шигърияте үзенең көчле, җиңелү белмәс рухын югалтмый. Айрат Суфиянов шигърияте дә Җәлилләрдән, Хәсән Туфаннардан калган чын бөеклекне өсти”.

fb92a091a4b23215005c5fdef92a2fec_xl

Каләмдәш дусты, язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр “фамилияңне Сафиянов дип үзгәртергә була, чөнки синең җаның саф, синдә бернинди хөсетлек, усаллык юк “ дип, шагыйрьне шәхес буларак ачты. ”Чын шагыйрьләр әрсезләнеп йөрми, исем-ат турында уйламый, алар нәкъ синең шикелле иҗат кына итә! Талантлы кешегә дан-дәрәҗә дә, том-том китаплар язу да кирәкми. Дәрдемәнд кебек бер китап белән дә татар әдәбиятында лаеклы урын алырга мөмкин. Моның өчен бары тик 40-50 ләп классик дәрәҗәдәге шигырьләр язуың гына кирәк. Ә синең андый шәп шигырьләрең күп” дигән фикерләр әйтте.

Кичәгә Чаллыда яшәп иҗат итүче күп кенә шагыйрьләр һәм язучылар, сәнгать әһелләре килгән иде. Сәхнәгә юбилярны хөрмәт итеп килгән күпләр менде. Әнвәр Шәрипов, Рәзинә Мөхияр, Мансур Сафин, Әлфия Ситдыйкова, Вера Хәмидуллина, Рәкит Абделмәнов – һәммәсе дә “шагыйрь булып туган” Айрат Суфиянов иҗатына зур бәя бирделәр, ихласлыгын, тыйнаклыгын билгеләп үттеләр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов, җырчы мөгаллим Дания Сибгатуллина тарафыннан башкарылган җырлары да җылы кабул ителде.

sufiyan-ov

Кичә азагында Айрат Суфиянов барысына да ихлас рәхмәтен белдереп, шигырьләрен укыды. Үз шигырьләрен үтемле, матур итеп укый белүче шагыйрьләр сирәк. Шул сирәкләрнең берсе – Айрат Суфиянов. Аның укуында шигырьләр җанланып, тере сүз булып күңелгә керә. Үзенең шигъриятен “әрнүле” дип бәяләп китсә дә, үзен төшенкелеккә бирелгән кеше дип исәпләмәвен, ә чынбарлыкны йөрәге аша үткәреп язуын гына әйтеп үтте ул:

Чынбарлыкка тугры калган килеш,

Чагылдырып чорның сурәтен,

Калкан итеп хаксызлыкка каршы

Күтәрә ул сүзләр кодрәтен (“Шагыйрь”).

Сирень Якупованың “Бәйрәмнең башыннан азагына кадәр чын шигърият тантана итте. «Чишмә булып бәреп чыккан идем / Бәгыреннән туган җиремнең…» – дип язган шагыйребезгә җан сусавын басар шигырьләре өчен мең рәхмәт!” дигән сүзләренә кушылмый мөмкин түгел. Әдәби-музыкаль кичәне алып баручы Роза Хәмидуллина бу юлы да үз эшенең чын остасы булуын раслады. Кичә эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтеп китте. Биредә кабул ителгән матур традиция буенча, ул күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

eoguuiokuxg

 

Лилия Фәттахова

Комментарий язарга